16+

Татарстанда 11 кеше янгын эченә кереп китеп, һәлак булган

Ел башыннан республикада 4 327 янгын очрагы теркәлгән, аларда 112 кешенең (8е –балалар) гомере өзелгән, 168 кеше төрле дәрәҗәдә тән пешүләре алган.

Татарстанда 11 кеше янгын эченә кереп китеп, һәлак булган

Ел башыннан республикада 4 327 янгын очрагы теркәлгән, аларда 112 кешенең (8е –балалар) гомере өзелгән, 168 кеше төрле дәрәҗәдә тән пешүләре алган.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә әлеге фаҗигале саннарны, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе җитәкчесе урынбасары вазифасын вакытлыча башкаручы, Татарстан буенча янгын күзәтчелеге баш дәүләт инспекторы Максим Трущин әйтте.

Саксызлык корбаннары

Көзге-кышкы чорда шәхси торак секторында янгыннар кискен артып китә. Бакчачылык ширкатьләрендәге җылытылмаган өйләрдә дә янгыннар күбәя. Халык мичләрне һәм электр җылыткычларын кулланырга керешә.

— Кабызылган мичне, тоташтырылган электр җиһазларын күзәтүсез калдырмагыз. Азнакай районында бер хатын үзенең кызы белән төтенгә булып үлде. Үтүкне розеткадан алырга онытканнар. Өйләренә ут та капмаган, эчтәге пластик чимал пыскып агулы газ чыгарган. Өй эчен пластик төзелеш әйберләре белән тышлау хәвефле. Гыйбадәт кылганнан соң кечкенә лампаларны һәм шәмнәрне дә сүндерергә онытмаска кирәк. Янып калган шәмнәр сәбәбендә дә янгыннар булгалый. Күп янгыннар верандадан башлана, анда тәмәке төпчеге тулысынча сүндереп бетерелмичә кала. Верандада, өйдә тәмәке тартмау яхшырак,-дип искәртте Максим Трущин.

Утның теле бар, күзе юк

Кечкенә балаларның өйдә яки фатирда учак кабызып җибәрүләре ихтимал. Максим Трущин сөйләгәнчә, кечкенә балалар учак зурая башлагач, куркып, йә карават, йә шкаф эченә кереп качалар икән. “Сабыйлар ут корбаны булмасын өчен, аларны ялгызларын гына калдырмагыз, шырпыларны еракка яшерегез, янгын башланса, ишектән урамга чыгу кирәклеген кат-кат әйтеп торыгыз”,-диде ул.

Татарстанда 11 кеше янгын эченә кереп китеп, һәлак булган быел.

— Кайбер кешеләр янгын башланып, өйләреннән урамга чыккан килеш тә, акчаларын яки документларын искә төшереп, кире ут эченә йөгерәләр. Акча булыр, документлар да яңадан торгызылыр, ләкин гомерне кире кайтарып булмый. Шуның өчен янгын эченә кермәгез, талпынган кешене дә туктатып калыгыз,-дип киңәш бирде Максим Трущин.

 “Чыелдык” файдасы.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тәкъдимендә республикада 2016 елдан башлап социаль яклауга мохтаҗ гаиләләрнең өйләренә һәм фатирларына янгын хәбәре бирү аппаратлары бушлай урнаштырыла. Инде 416 мең шундый аппарат куелган. Быел әлеге аппаратлар 8 очракта янгынны кисәткән, 9 кеше котылып калган.

 МЧС хезмәткәре кисәтүләре:

 - кечкенә балаларга мич кабызырга рөхсәт бирмәгез, мич-учак янында үзләрен генә калдырмагыз;

 - мич торбасын 2 айга бер мәртәбә корымыннан чистартыгыз;

 - мич алдына линолиум җәймәгез, утыннар өеп куймагыз;

 - кулдан ясалган яки ватык электр җылыткычларын кулланмагыз;

 - розеткага берничә электр җиһазы тоташтырмагыз;

 - караватта яткан хәлдә тәмәке тартмагыз;

 - өйдә газ исе сизсәгез, электр кабызмагыз;

 - балаларга ут белән сак булырга кирәклеген даими аңлатыгыз.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading