16+

Татарстанда җәмәгать транспортында пассажирлар агымы 18 процентка кимегән

Татарстанда 22 ноябрьдән җәмәгать транспортыннан файдаланганда куар-код булу зарур.

Татарстанда җәмәгать транспортында пассажирлар агымы 18 процентка кимегән

Татарстанда 22 ноябрьдән җәмәгать транспортыннан файдаланганда куар-код булу зарур.

Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов әйткәнчә, пассажирларның куар-кодын тикшерү җәмәгать транспорты эшчәнлегенә йогынты ясамаган.
— Транспорт чаралары линияләргә гадәттәгечә чыгарылды, рейслар саны киметелмәде, -диде ул.

Казан метросы да штат режимында эшли, пассажирларның тыгылышына юл куелмаган.
— Җәмәгать транспорты хәрәкәтендә тоткарлык тудырылмады. Туктап торуның берничә очрагы гына теркәлде. Моның сәбәбе-пассажирларның куар-кодлары булмавында. Казанда пассажирлар агымы 25 процентка, ә Татарстан буенча 18 процентка кимеде. Җәмәгать транспортында куар-код тәртибе кертелүне аңлап кабул итәргә кирәк, коронавирустан авыручылар күп,-диде Фәрит Хәнифов.

Татарстанның Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында 8 (843) 291-91-91 “Кайнар элемтә” телефоны эшли.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading