Хөрмәтле журналистлар, нәширләр, полиграфистлар, ветераннар һәм яшь каләм тибрәтүчеләр! Сезне Татарстан Республикасы Матбугат көне белән чын күңелдән котлыйм.
Скопировать ссылку
Хөрмәтле журналистлар, нәширләр, полиграфистлар, ветераннар һәм яшь каләм тибрәтүчеләр! Сезне Татарстан Республикасы Матбугат көне белән чын күңелдән котлыйм.
Күппартиялелекне ныгыту шартларында һәм чираттагы сайлау циклы чорында башкача була да алмый. Сентябрьдә VII чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлау булачак. Бу сайлау кампаниясендә генә түгел, ә алдагы бөтенесендә – Татарстан Республикасы Рәисен һәм муниципаль советлар депутатларын (2025 ел), IX чакырылыш Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатларын (2026 ел) сайлауларда да мәгълүмати фонның нинди булуы сезнең һөнәри осталыгыгыздан, хәбәрдар һәм гадел булуыгыздан торачак. Әлеге процессларда катнашучылар өчен бу бик тә мөһим.
Кадерле дуслар! Республика алдында олы бурычлар тора. Татарстанга берничә халыкара иҗтимагый-сәяси, мәдәни чараны һәм спорт чарасын үткәрү ышанып тапшырылды, аларны яктыртуда массакүләм мәгълүмат чаралары турыдан-туры катнашырга тиеш. Шушы көннәрдә республикада «Россия – Ислам дөньясы»: KAZANFORUM» XV Халыкара икътисадый форумы уза, алда безне БРИКС илләренең спорт уеннары, БРИКС дәүләтләре башлыкларының саммиты һәм башкалар көтә. Болар барысы да өстәмә җаваплылык йөкли, без аларны, һичшиксез, башкарып чыгачакбыз.
Комментарийлар