16+

Тукайлылар чаң суга: “Кыргый этләр 11 тавыкны ботарлаган”

Әледән-әле Татарстанның төрле почмакларыннан сукбай этләрнең балаларга ташлануы, шәхси хуҗалыкта асралучы мал-туарны ботарлаулары хакында хәбәрләр килеп тора. Эх, диябез,  уфтанабыз да чарасызлыктан башыбызны иябез. 

Тукайлылар чаң суга: “Кыргый этләр 11 тавыкны ботарлаган”

Әледән-әле Татарстанның төрле почмакларыннан сукбай этләрнең балаларга ташлануы, шәхси хуҗалыкта асралучы мал-туарны ботарлаулары хакында хәбәрләр килеп тора. Эх, диябез,  уфтанабыз да чарасызлыктан башыбызны иябез. 

Тукай районында яшәүче Гүзәл Мәрдәнова әйтүенчә, хуҗасыз маэмайлар белән бәйле фаҗигале хәлләр әледән-әле булып тора. "Усадьба бистәсендә даими яшәмибез, ялларга барганда балаларны чыгарырга куркып торабыз. Мәктәп балалары булган шунда яшәүче кешеләр балалары мәктәптән кайтканчы ут йотып тора. Дары мичкәсе өстендә шикелле яшиләр",  дип сөйләде безгә ул. 

— 25 апрель көнне булды бу хәл. Тавыкларны ашатырга барсак, алар ботарланган, үлеп яталар. Бөтен җир каурыйлар белән тулган. 11 тавыкның икесе һәм әтәч бөтенләй юк. Койма астында периметр буенча тимер челтәр куелган безнең. Күрәсең, этләр капка астыннан казып кергән. Тавыкларыбызның берсе дә исән калмаган. Күршеләр алдагы көнне көндез бер этнең кара тавык күтәреп киткәнен күргән, күзәтүдән видеосын табып бирделәр, әтәчебез булып чыкты ул. Икенче күршенең әйтүенчә, ул этләр безнең капка төбендә инде өч көн сагалаган. Тавыкларыбыз арасында иң яратканы, соры төстәгесе бар иде. Аны уйлаган саен елыйм. Ул безнең гаилә әгъзасы кебек иде дип әйтимме... Тәүлеклектән алып тартмада үстергән искиткеч матур, акыллы, буйсынучан балаларның яраткан тавыгы бит ул. Сабыйларым беркайчан да суймаячакбыз дип әйтә иделәр, - ди Гүзәл. 

Сукбай этләргә карата нишләп тиешле чаралар күрелми, менә шул сорау борчый һәммәбезне дә. Кешеләр урамга чыгарга курка, ди тукайлылар.

Фото: видеодан скриншот



Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Этләр җаны башка хайванныкыннан, кешенекеннән кадерлерәк булган заманда яшибез шул...

    Мөһим

    loading