16+

Туризм комитеты коронавирус белән авыручыларны тернәкләндерергә алына

Узган елны туризм тармагында югалтулар шактый булган, әмма быел, туристлар санын арттыру максатыннан, республикада медицина һәм экология туризмына басым ясамакчылар.

Туризм комитеты коронавирус белән авыручыларны тернәкләндерергә алына

Узган елны туризм тармагында югалтулар шактый булган, әмма быел, туристлар санын арттыру максатыннан, республикада медицина һәм экология туризмына басым ясамакчылар.

– 2020 елга без туризм тармагында керемнәрне һәм чит ил туристлары санын арттыру, яңа вакыйга туризмы чараларын булдыру кебек ниятләр белән кергән идек. Әмма бик тиздән безнең тармак югалу алдында калды. Гомумән пандемия чорында туризм икътисадның иң зыян күргән өлкәсе булды. Дөнья буенча халыкара сәяхәт итүчеләрнең саны 70 процентка кимеде. Татарстан да шактый зур югалтулар кичерде. 2019 ел белән чагыштырганда, 2020 елда туристлар агымы 47 процентка азрак булды, – дип белдерде Татарстанның туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов коллегия утырышында.

Быелгы яңа шартларда туризмда яңа тенденцияләр өстенлек алган. Аерым алганда эчке туризм белән кызыксыну арткан. Шәһәр читендә ял итүне өстен күрә башлаганнар. Республикага күрше төбәкләрдән килүчеләрнең саны артуын, чит илгә ял итәргә йөрүчеләрнең Россия буйлап сәяхәт итүен күреп, берничә проект булдырылган.

– “Ял көннәрендә 1001 ләззәт” программасына унбер район буенча маршрутлар керде. Әлеге программа аеруча Кама Тамагы һәм Алабугада уңышлы эшләде. Ул үзенә Башкортстан, Ульяновскидан килүчеләрне дә җәлеп итте. “2+1” дигән акциядә республиканың 24 отеле катнашты. Аның нигезендә ике төн кунган туристка бер төн куну бүләк итеп бирелде. Быелгы Яңа ел каникулларына нәтиҗә ясаганда, шунысы билгеле булды: туристларның Казанда булу чоры, узган ел белән чагыштырганда, ике тапкырга күбрәк булды. Бу отельләр, рестораннар һәм башка туристлык объектларына керем алырга булышты, – дип сөйләде Сергей Иванов.
2021 елга Туризм комитетының үз алдында куйган бурычлары белән дә уртаклашты. Аның иң беренчесе – туристлар агымын торгызу. Бу бигрәк тә туристлык тармагы предприятиеләренә ябылмыйча, үз эшләрен дәвам итәргә мөмкинлек бирәчәк. Моның өчен исә туристларга һәрдаим яңа һәм кызыклы маршрутлар тәкъдим итү. Туристларны истәлекле урыннар гына түгел, яңа объектлар һәм вакыйга туризмы да кызыксындыра.

– Заманча җәмгыятьнең төп тренды – сәяхәт белән яраткан шөгыльне берләштерү. Моның өчен безнең заманча инфраструктуралар бар. Шифаханәләрдә коронавирус кичергән кешеләргә тернәкләнү узу өчен махсус сәламәтләндерү программасы эшләргә кирәк. Бездә шифаханәләр базасы яхшы, әлеге өстенлектән файдаану зарур. Ул үзебезнекеләр өчен дә, башка төбәкләрдән һәм чит илдән килүчеләр өчен дә кызыклы булачак. Туристларның нәрсәгә өстенлек бирүен һәм нәрсә белән кызыксынуын истә тотып, яңа туристлык продукты эшләү зарур, – диде Сергей Иванов.  

Табигать территорияләрен үстерү дирекциясе департаменты җитәкчесе Оксана Саргина фикеренчә, экология туризмын үстерергә вакыт.
– Хәзер халык табигатьтә ял итәргә омтыла. Климат үзенчәлекләренә карамастан, Норвегия, Финляндия, Исландия дә экологик продукт тәкъдим итә.  Пандемия сәбәпле, күп кенә чит илләргә юллар ябык, халык үзебездәге ял итү урыннарын эзләячәк. Бездә бик матур җирләр бар. Аларда ял итү объектларын булдырып, кунакларны шунда җәлеп итәргә тырышачакбыз. Кама Тамагы һәм Биектаудагы «Зәңгәр күлләр» дәүләт табигый тыюлыгын үстерү буенча яңа проектка алынабыз, – диде ул.

Коллегия утырышында катнашкан Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева Туризм комитетына, Россиядәге Фән елына, ә Татарстандагы Туган телләр һәм халыклар бердәмлек елына нигезләнеп, яңа тренд уйларга тәкъдим итте.
– Татарстан төрле традцияләр, культураларга бай, аларны теләсә нинди туристлык продукты нигезе итеп алырга була. Туризм культура булган җирдә үсә, ә бездә аңа игътибар зур, – диде ул.    


Туризм өлкәсендә күрсәтелгән хезмәтләр (туристларның яшәүгә, ашауга, транспорт, күңел ачуга һәм сатып алуларга киткән чыгымы)
Тугаз айга:
2019 ел – 21,7 млрд
2020 ел – 13,7 млрд
Татарстанга туристлар агымы
2019 ел – 3,6 млн кеше
2020 ел – 1,9 млн кеше

 

Фото: http://kzn.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading