Россия шәһәрләре Мәскәү, Сочи, Санкт-Петербург һәм Казан 2028 елгы Олимпия уеннарын кабул итәргә мөмкин. Бөекбритания журналисты Дэвид Миллерга биргән интервьюсында Россия Президенты Владимир Путин шулай дип белдергән.
- Җәйге Олимпиаданы Мәскәү генә түгел, башка шәһәрләр дә кабул итә ала. Сочи бар, Санкт-Петербург та бар, Казанның да Олимпиада уздыруы ихтимал. Әлегә бернинди дә тәгаен гариза белән чыгарга җыенмыйбыз, - дип әйткән Владимир Путин.
Комментарийлар