16+

Хәрби егет үзенә хат язган баланы эзләп тапкан

Азнакай районы халкы бүген яу кырларында илебез азатлыгы өчен көрәшергә мәҗбүр булган батыр якташларын онытмый.

Хәрби егет үзенә хат язган баланы эзләп тапкан

Азнакай районы халкы бүген яу кырларында илебез азатлыгы өчен көрәшергә мәҗбүр булган батыр якташларын онытмый.

Җае чыккан саен кулдан килгән кадәр булышып, ярдәм итеп тора.  Әле күптән түгел генә  авыл уңганнары басып кискән токмач җибәреп,  хәрбиләребезнең туган як белән элемтәсен ныгытканнар иде. Инде менә яңа игелекле эш башлап җибәргәннәр. “Солдатка хат” акциясе уздырганнар. Мөслим һәм Урсай авылларының мәктәбендә, клубында,  авыл советы  бинасында  язганнар аны. Җаннан чыккан  җылы хисләрне, ихлас  рәхмәтләрне  илтеп  җиткерергә тиешле 100дән артык  өчпочмаклы хат җиңүгә өлеш кертер дип өметләнәләр бу хатларны язучыларның  олысы да,  кечесе дә. 

 Хат дигәннән гаҗәеп хәл дә булган әле күптән түгел генә. Урсай  мәктәбенең 9 сыйныф укучысы  Азалия Әхмәтова язган язган  җылы  ихлас хат  якташы Азнакай егете Нәфискә барып ирешкән. Һәм аны бик сөендергән.  Егет озакламый  ялга кайткан һәм үзен  шундый  җылы хат язган кызны эзләп мәктәпкә килгән. Буш кул белән дә түгел, зур йөнтәс аю йомшак уенчык тотып. Очрашу бик тәэсирле булган.  Бу хакта безгә Урсай авылыннан элеккеге укытучы бүген дә бик актив җәмәгать тормышы белән яшәүче Рузилә ханым Зарипова  хәбәр иткән иде. 

Менә бит кемнәрдер “ул  без җибәргән ярдәмнәр бүләк-хатлар барып җитә микән соң?” -  дип шикләнгәндә,  бу хәерле хәл әлеге сорауга уңай җавап та, матур дәлил дә.  Тагын 100гә якын хат язылган икән, димәк, мондый сөенечле очрашулар алда күп булачак әле дип өметләник. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading