16+

Галим, профессор Альберт Борһанов: “Бу минем дә Ватаным – Россия!”

Халыкны да йокыдын уятып, уйландырасы иде. Туган якны өйрәнүче төбәкче галимнәр белән юлга чыгуым беренче тапкыр гына түгел. Томск якларында татар бистәләренә багышланган конференциядә үк инде татар булуыма горурлык хисен бер елга җитәрлек җыеп кайткан идем.

Галим, профессор  Альберт Борһанов: “Бу минем дә Ватаным – Россия!”

Халыкны да йокыдын уятып, уйландырасы иде. Туган якны өйрәнүче төбәкче галимнәр белән юлга чыгуым беренче тапкыр гына түгел. Томск якларында татар бистәләренә багышланган конференциядә үк инде татар булуыма горурлык хисен бер елга җитәрлек җыеп кайткан идем.

Халыкны да йокыдын уятып, уйландырасы иде
Туган якны өйрәнүче төбәкче галимнәр белән юлга чыгуым беренче тапкыр гына түгел. Томск якларында татар бистәләренә багышланган конференциядә үк инде татар булуыма горурлык хисен бер елга җитәрлек җыеп кайткан идем.

Мөслим, онытылмам бит мин...
Әле менә тагын күптән түгел генә, төгәлрәге, 19–22 май көннәрендә “Мөслим районы һәм Көнчыгыш Татарстан: үткәннән бүгенге көнгә” дигән Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә булырга туры килде.

Ул Татарстан республикасындагы Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы Мөслим авылының 300 еллыгын билгеләп үтәргә әзерлек кысаларында уздырылды. “Туган тел һәм халыклар бердәмлеге – иминлек һәм якты киләчәкнең нигезе!” дигән девиз белән барды. Конференциянең оештыручысы Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы татар төбәкчеләре белән эшләү комитеты җитәкчесе Татарстан республикасы татар төбәкчеләре оешмасы рәисе профессор Альберт Борханов иде.

Конференциянең дәрәҗәсен аның делегатлары билгели. Каян гына килмәгән алар: Кемерово, Омск шәһәрләреннән, Мари Иленнән, Удмуртиядән, Башкортстаннан һәм Татарстанның бик күп районнарыннан туган як тарихы белән кызыксынучылар җыелды Мөслимгә.

Һәрвакыттагыча Хәтер китабы мөхәррире, “Хәрби дан клубы” ассоцияциясе рәисе Михаил Черепанов яңа исемнәр, яңа батырлар ачып килгән Мөслимгә. Район моңарчы өч Советлар Союзы Герое белән горурланган булса, быелдан башлап аларның саны бишкә җитте. Эзләнә торгач, Мөслимдә туып-үсеп яу кырларына киткән тагын ике сугышчының Дан орденының тулы кавалеры булуына документлар табылган. Аларны Михаил Валерьевич район башлыгы Рамил Муллинга тапшырды. Алар районның Батырлар йорты музеенда үзләренең лаеклы урыннарын алыр.

Бирегә тарихны дәреслекләр буенча өйрәнүчеләр түгел, кадерле ядкәрләрне җир катламнарын актарып, архив тузаннарын сулап, берәмтекләп эзләүчеләр һәм табучылар җыелган. 150ләп. Күбесе өлкәннәр. Аларның максаты – үзләренең кызыксынуларын замана яшьләренә дә йоктыру, эшләренең дәвамчыларын тәрбияләү.

Тиздән 88 яшен тутыручы аксакал-төбәкче, Татарстанның Лениногорск районы ветераннар советы каршындыгы “Ветеран” клубы җитәкчесе Наил ага Сәйдәшев Рантамак – Мөслим якларында юл төзегән чакларын искә алды. Кемероводан килгән дин белгечләре Салават Кучумов һәм Әнвәр Аширов чыгышлары да бай эчтәлекле һәм тыңлаучыларга кызыклы булды. Алар Кемерово якларына милләттәшләребезнең ничек килеп урнашулары турында сөйләделәр. хәтта барган вагон-теплушка рәсемнәрен дә күрсәттеләр.

Конференция тарих турында гына дип әйтү аның эшен нык чикләү булыр иде. Анда экология, Ык буе авыларын саклап калу проблемасы да күтәрелде һәм чишелеш юллары да күрсәтелде. Уфадан килгән Марат Ибраһимовның фәнни чыгышы гына түгел, нәсел чыгышы да кызыклы. Ул атаклы язучы Галимҗан Ибраһимов нәселеннән. Фамилиясе дә танылган әдипнеке төсле. Ул ике секциядә чыгыш ясады. Аның берсе Ибраһимов иҗатының әһәмиятенә багышлынган иде.

Билгеле инде, бик теләгәндә дә барлык чыгышлар хакында да язып та, сөйләп тә бетереп булмый. Кайберләрен “Татарстан Яңа гасыр” каналыннан карарсыз. Әйе, конференциягә дәрәҗәле кадерле кунаклар булып “Татарстан Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе җитәкчесе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов та кайткан иде. Мөслим аның әнисенең туган ягы һәм Илшатның балачагы җәйге каникулда шул төбәктә узган. Әлеге конференциягә Татарстан республикасы Фәннәр академиясе вице президенты профессор Дания Заһидуллинаның кайтуыда аның фәнни дәрәҗәсенең югары булын күрсәтте. Дания дә Мөслим районы кызы. Пленар утырышта кунаклар ясаган чыгышлар саллы һәм фәнни булды.

Конференциянең икенче этабы икенче көнне Башкортстанның Туймазы районында дәвам иттәсе булганга, биш ел эчендә Европага әйләнгән, барлык нәрсә дә халык уңайлыгы өчен эшләнгән Мөслим хуҗаларына рәхмәт әйтеп, юлга кузгалдык.

Туйдырмады Туймазы

Туймазы районы Төмәнәктә урнашкан атаклы “Бабай утары”нда эшебезне дәвам иттек. Аңарчы безне Туймазы шәһәрендәге татар иҗтимагый үзәгендә милли ризыкларыбыз һәм көй-моңнарыбыз белән каршылап, күңлелебезне күтәрделәр.

Милли горурлык белән шыплап тулып, конференцияне дәвам иткән генә идек, арткы рәтләрдә тәртип бозарга тырышучылар, бер мичкә балыбызга бер кашык дегет салырга маташучылар табылды. Боларга безнең татар төбәкчеләренең Башкортстан җиренә килүләре ошамаган икән. Бу районнарның татар халкыныкы булуын документлар белән исбатлау тәмам ачуларын чыгырган. Берсе: “Минем Ватаныма килеп, нигә минем халыкны яртамавыгызны белдерәсез?!” – дигән иде, конференция җитәкчесе Альберт Борһанов: “Бу минем дә Ватаным – Россия!” дип авызларын тиз томалады. Альберт әфәнде Әфган сугышында булган “шурави” бит ул. Күкрәге тулы медальләр. Мондыйларны гына күп күргән. Җәнҗал чыгаруны максат итеп килгән егетләр шым гына таралыштылар. Конференция үз эшен дәвам итте.

Әйе, бер тамырдын бер төптән. Бер кошның пар канаты булган ике халыкка дошман булып яшәргә ярамый инде бүген. Бер йодрык булып берләшергә дә туган телләрне, гореф-гадәтләрне саклау сагына басарга.

Туймазы шәһәрендәге татар иҗтимагый үзәге бинасы диварына язылган Әнгам Атнабаевның шигъри юллары һәр ике халыкны да йокыдын уятып, уйландырылык бит.
“Татармы син, башкортмы син?
Анда түгел мәсьәлә.
Татардан да, башкорттан да
Урыс туа – вәт бәла!”

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading