Мәсәлән:
“Авызың ризыклы булсын,
Гомерең озын булсын,
Юлың тигез булсын,
Саның сан булсын,
Йөзең ак булсын,
Күңелең пак булсын!”
Яисә мондый:
“Пар канатлы булсын,
Алтын канатлы булсын,
Ата-аналы, бәхетле-тәүфиклы,
Тәмле телле булсын!”
Күп кенә җирдә моның өчен махсус әлбә дигән ризык та әзерләгәннәр. Онга бал йә шикәр кушып, майда кайнатып әзерләнгән ризык ул әлбә дип атала. Казан арты татарларында бик киң таралган булган. Хәзер аны бик белүче юктыр инде.
Моның икенче варианты – кара икмәкне чәйнәп, шуны чүпрәккә төреп, балага каптырганнар. Башкача моны имезлек дип тә атыйлар әле. Кайбер якларда баланы имезгәнче аның авызына сак кына әйбәтләп чәйнәлгән хөрмә җимешен тидерү гадәте бар. Бу шулай ук шул авызландыруның бер төре.
Авызландыруның да үз ышанулары, кагыйдәләре булган. Кем авызландырса, бала шуңа охшый – шуңа күрә, бала озын гомерле булсын дип, моны олы яшьтәге кешеләргә эшләткәннәр. Соңыннан сынап та караганнар: “Үзем авызландырдым, холкы яхшы”, йә киресенчә: “Шул гына авызландырды, кире беткән, үҗәт булды”, – дип сөйләшкәннәр.
Менә мин материал җыйган вакытта авызландыруның хәзерге заманда да яшәп килүен белдем. Кайбер бала тапкан хатыннар үзләре белән бала табу йортына бал алып киләләр һәм баланы беренче тапкыр имезер алдыннан аның иреннәренә сак кына шул балны тидерәләр.
Комментарийлар