16+

Ачы хыянәтемнең татлы җимешен кире кага алмас идең

Алия ире Рәйханның чардуганын сыйпый-сыйпый хыянәте хакында сөйләде, күз яшьләре елга булып акты.

Ачы хыянәтемнең татлы җимешен кире кага алмас идең

Алия ире Рәйханның чардуганын сыйпый-сыйпый хыянәте хакында сөйләде, күз яшьләре елга булып акты.

Әлеге сер аның күңелен ничәмә-ничә еллар бимазалый бит инде. Рәйхан исән чагында сер чишелсә, ничек булган булыр иде икән? Рәйхан кичерә алмас иде мөгаен. Ә кызы? Анысы әнисен хыянәттә гаепләр идеме? Рәйхан исән чакта әйтмәде шул... әле ишетәме икән ул аны?
Алия чирканып китте. Ул гомерендә беренче һәм соңгы тапкыр хыянәт итте. Әлеге гамәле аның ире Рәйханга үче иде.

Рөстәм белән Алия күптәнге дуслар. Дуслар дип инде, Алия  аңа дус итеп, таныш итеп карый, ә Рөстәм аны чын ярату белән ярата. Шуңа бүген иртән үк көзге яңгырда чыланып килеп кергән Алияне сөенеп, кочак җәеп каршы алды. Рөстәм өйләнмәгән буйдак, ә Алиянең кияүгә чыкканына инде җиде ел була. Ире белән җиде ел яшәсәләр дә, бәбиләре юк. Берничә ел өзелеп көттеләр, аннары икесе дә ата-ана булу бәхетенә ирешә алмаячакларын аңлап килештеләр кебек. Әйе, килештеләр кебек кенә. Алиянең әни буласы килү теләге – иң зур хыялы. Тик ни эшли ала? Баласызлыкка битараф булып күренәсе килгән иренең бала-чагалы кешеләр үтеп киткәндә, сагышланып, боегып калганын күрмиме ул? Барысын да сизә дә, күрә дә Алия. Табиблар соңгы тапкыр барганда да, барысы да яхшы, көтәргә кирәк, дигән сүзләрне тагын кабатладылар. 

–Минем бар җирем дә сәламәт икәнен мин табибсыз да беләм! Корыган агач булды инде, – дип, Рәйхан телефон аша әнисе белән сөйләшә иде. Алиянең аяк буыннары йомшап, аяк астыннан идән шуышкан кебек булды. Кемнән-кемнән, тик өзелеп яраткан, ышанып яшәгән иреннән мондый сүзләрне көтмәгән иде ул. Кайнанасы да бер-ике ел могҗизалы яңалыкны көтте, аннары төртмәле сүзләр ычкындыргалый башлаган иде. Соңгы бер- ике елда бу хакта бөтенләй сүз катмый башлады. Күрәсең, Рәйхан белән генә сөйләшә торган булганнардыр. Алия дә аңлый, аңа тагын да авыррак. Тик табиблар аны да сау-сәламәт дип кайтаралар бит. Шулай булгач, гаиләнең бәхетсезлегендә ул гына гаепле түгел лә.

Рәйхан телефоннан сөйләшеп калды. Алия әкрен генә киенде дә өйдән чыгып китте. Көзге яңгырга чыланып урамнар буйлап озак йөрде. Уйланды, борчылды, күз яшьләренә батып елый-елый танышы Рөстәм яшәгән йорт каршына килеп басты. Ничектер аяклары аны үзе бу йорт янына китерде бугай. Әйтерсең лә, ниндидер күзгә күренмәс куллар аны җитәкләде дә, бирегә китереп бастырды. 

Шулай итеп, иртәнге чәйне алар бергә эчтеләр. Дөнья хәлләрен сөйләштеләр. Алия тормышыннан зарланмады, Рөстәм кызык итеп сөйләгән яшьлек истәлекләре аның борчуын бераз булса да оныттырып, артка этте. Чәйләп алганнан соң Алия белән Рөстәм төшке ашны да бергәләп әзерләделәр. Төшке аш янына шампан шәрабы да куелды. Алиянең күптән спиртлы эчемлек эчкәне юк иде, ул соңгы тапкыр кулына кайчан бокал тотканын да хәтерләми. 
Алия чирканып китте. Ул гомерендә беренче һәм соңгы тапкыр хыянәт итте. Әлеге гамәле аның ире Рәйханга үче иде. Торып тиз-тиз генә киемнәрен җыйган вакытта да колагында “корыган агач, корыган агач...” дигән сүзләр яңгырап торды. 

Шул көннән соң ике-өч атна үттеме-юкмы, Алия үзен начар хис итә башлады. Хәле китә, юктан да күңеле болгана. 
Алиянең бәби көткәнен белгән Рәйханнан да бәхетле кеше юк иде. Ул Алиясен кулларында гына йөртте. Ни теләсә шуны алып кайтты, бәбигә дә алдан ук барлык кирәк-яракларны бергәләп хәстәрләп куйдылар. 

Алия кыз бала тапты. Гаилә тулы бәхет белән сулыш алып яши башлады. Рәйхан кызчыкны бик яратты, эштән кайту белән бәби янында бөтерелде. Хатынын иркәләп туя алмады. Мондый чакларда Алиянең күңелен Рөстәм белән булган хыянәт камчылары газаплый иде. Алиянең моңсу һәм уйчанланып калуын Рәйхан башта йөклелек, аннары әни кешенең бала өчен борчылып торуы белән бәйләп карады. Бала үсеп буйга җитте. Алия белән Рәйханның башка балалары булмады. Алар бердән-бер кызларын күз карасыдай саклап, яклап үстерделәр, укыттылар һәм зурлап туйлар ясадылар. Тормыш сукмакларыннан парлап кына атлаган вакытта Алиянең канаты сынды. Рәйхан кинәт йөрәк өянәгеннән үлеп китте. Шулай итеп Алиянең ачылмаган серен Рәйхан белмәде. Гомере буе хатынының тугърылыгына шикләнмичә, чит кеше баласын үзенекедәй яратып, сөеп үстерде, Алиягә рәхмәтләр укып муллыкта, рәхәт тормышта яшәтте. 

–Рәйхан, кичер мине. Бәлки мин сиңа үзең исән чакта әйтергә тиеш булганмындыр...Серне белгән очракта син мине күрә алмас идең. Үз кызыңдай сөеп үстергән җимешебезне... юк, минем ачы хыянәтемнең татлы җимешен - кызыбызны барыбер кире кага алмас идең. 

Индира Сәйфуллина

Фото: https://freepik.com

Язмага реакция белдерегез

16

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    4

    0

    Яхшы булган, балалы булып калган.

    Мөһим

    loading