16+

Аллаһы Тәгалә җәза биргән инде аңа, димәк...

Ну, бәйләнчек булды бу журналист кыз. Б...к чебенемени, өзми дә куймый: иң истә калган эшең нинди дә, иң горурланырлык эшең нинди, имеш.

Аллаһы Тәгалә җәза биргән инде аңа, димәк...

Ну, бәйләнчек булды бу журналист кыз. Б...к чебенемени, өзми дә куймый: иң истә калган эшең нинди дә, иң горурланырлык эшең нинди, имеш.

Адвокат булгач, әллә нинди маҗаралар дөньясында кайный дип уйлыйлар бугай, йөзләгән эшеңнең бер чама булган “бытовуха” икәнен белмиләр. Аларга шау-шу, сенсация кирәк! Дөньясы үзе дә әллә нинди шоуга әйләнеп бара – “әйе, юк, димәскә, ак-карага тимәскә”!

Арыды ахры Илдар. Алтмышка җитеп килгәндә, тормыш йөгең шактый авырая икән ул. Эшең дә гел эреле-ваклы җинаятьләр белән бәйле булса,  бигрәк тә. Күңел дә катылана икән. Хәтерли, әле лейтенант чагында, участковый булып эшләгән вакытта, гаделсезлекләрне берничек тә үзгәртә алмавына гарьләнеп елаган чаклары да була иде. Кемнәрдер, йомшаграклар, озак эшли алмады, китте бу системадан. Китмәгәннәр яраклашты, күз йомды.

Вөҗданы уянып бимазаламасын өчен хәмер белән дуслашты. Шулай шул ул дөнья: аның караңгы ягы да бар. Кемдер гомер буе шунда чиләнә.
Телефоны шалтырады. Тагын теге кыз! Илдар теләр-теләмәс кенә телефон төймәсенә басты:
- Тыңлыйм.
- Илдар Галимович, исәнмесез! Мин әле бу.

Телефоннан яңгыравык тавыш ишетелде. Әле генә ниндидер зур шатлыклы хәбәр алган да шуның белән бүлешәмени?! 
- Таныдым.
- Илдар Галимович, сез мин әйткәннәрне онытмадыгызмы? – Кыз, әйтерсең лә, аның коры тавышын ишетмәде дә.
- Нәрсә дип әйткән идең?

Белә, әлбәттә, сүзнең ни турында икәнлеген белә Илдар. Эчендәге җеннәре генә кирегә сукалаттыра. Гәрчә бу зәңгәр күзле, бөдрә чәчле кызыкайга карата бер ачуы да юк үзенең. Әллә яшьлегенең кайсыдыр чыклы таңында калган зәңгәр күзле, зәңгәр күлмәкле шундый ук ихлас кызны искә төшерә инде ул...
Ә менә бөтен журналистларны яратмавы хак. 
- Илдар Галимович! Илдар абый... – кызыкай үпкәләп авызын бөрештерде бугай. – Сез бит уйлармын дигән идегез...

Илдар елмаеп куйды. Сирәк елмая ул. Әле тормышны китаптан укып кына белгән ул кызның үпкәләвен күз алдына китереп елмайды. Бар икән бит әле андыйлар да, гаҗәп. Караидел кызы да шундый иде... Дөньяны яңгыратып көлә, чынлап торып үпкәли иде. 
- Нәрсә турында уйлармын дигән идем әле мин?
Шулай дисә дә, миннән башка үпкәләтүчеләр дә булыр әле, дигән уй килеп, кырыслыгы языла төште, тавышы да бераз йомшарып китте Илдарның. Үзе дә сизде.

- Иң истә калган, үзегез белән горурланырга сәбәп булган эшегез турында сөйләгез әле, Илдар абый! – Кире уйламасын тагын дигәндәй, кыз ашыга-ашыга соравын кабатлады.
- Искә төшмәде бит әле андый хәл, сеңлем.
Кыз аз гына тынып торды.
- Ә иң соңгы эшегез? Бәлки, шул хакта сөйләрсез? – Бу юлы тавышының яңгыравы бетеп, бераз тоныкланыбрак калган кебек тоелды.
- Аның нәрсәсен сөйлисең инде? Егерме ике яшьлек бер наркоман егет буенча иде. Баш тарттым мин ул эштән. Яратмыйм наркотиклар белән бәйле эшләрне.

- Наркотиклар сатып ятканмыни?
- Шулайрак. Нәрсә җитмидер кешегә. Менә дигән гаиләдән, яраткан кызы да бар. Ахмаклыгың өчен унике елга төрмәгә кереп утыр инде! Йомшак икәне дә күренеп тора. Зонада түбән төшерәчәкләре көн кебек ачык, хатын-кызга әйләндерәчәкләр.

Кыз  тагын аз гына дәшми торды.
- Аллаһы Тәгалә җәза биргән инде аңа, димәк. Әллә никадәр кешегә наркотик сатып, аларның да тормышы бозылуга сәбәпче булган бит ул.
Яшь кенә кызның шул рәвешле нәтиҗә ясап куюы гаҗәп тоелды Илдарга. Аның үзенең бу рәвешле уйларга башына да килмәгән иде әле. Гомерен әрәм иткән егетне кызганыр дип уйлаган иде ул.

- Унике ел димәктән... Кара, бер хәл искә төште бит әле, сеңелкәй. Үземне үзем алдында югары күтәргән хәл бу. Синең өчен чүп  кебек кенә тоелыр бәлки. 
- Юк-юк, сөйләгез, Илдар Галимович! Сөйләгез, - кызның тавышына кызыксыну төсмерләре ятты. 

- Бер исерек хатынны унике елга төрмәгә утыртуларын булдырмый калган идем мин. Биш-алты ел бардыр инде моңа. Юлдан язган бер хатын иде ул. Шулай да күрәләтә закон бозылганын белеп, унике елга рәшәткә артына ничек озатасың инде аны? Нинди булса да, адәм баласы бит.

- Сөйләгез, Илдар абый, сөйләгез!
- Участковый чактан беләм мин аны. Баласын машина таптап киткәч, эчә башлады. Ире аңа кадәр үк стакан төбеннән чыкмый иде, соңрак махмырдан үлеп тә китте. Ә милициягә һаман да шул наркотиклар белән эләккән. Интернеттагы бер сайттан наркотикка заказ биргән бу. Нәрсәгә кирәк булган ул аңа, белмим. Адрес буенча баруга ук эләктергәннәр. Шуннан я унике елга төрмәгә тыгабыз, я безгә кирәкле мәгълүматларны җиткереп торасың, дип кысканнар. Шул шарт белән чыгарганнар. Берничә көннән кире килгән дә, юк, дигән боларга. Ачулары чыккан инде ментовкадагыларның. Маддәне  үзгәртеп, “сату һәм саклау” дип эш кузгатканнар. 
Күрәм бит инде “эш”не: һичничек ул маддәгә ярашмый. Егетләр, минәйтәм, алай ук ярамый бит. Без бит бу системада совет чорыннан ук эшләгән кешеләр, әле намус дигән нәрсәнең нәрсә икәнлеген беләбез. Егетләр белән дә тарткалаштым, судья белән дә сөйләштем, ахыр чиктә, барыбер мин дигәнчә булды: ел ярым гына утырып чыкты теге бәхетсез хатын.
Менә шул вакытта бик канәгать калган идем мин үземнән. 

- Ә ул хатын акылга утырмадымы соң?
Илдар кычкырып көлде.
- Кызыл кар яугач утырыр бәлки. Хатын-кыз бит ул. Кайгысын аракы белән юган хатын-кызның кайсы элеккеге хәленә кире кайтканы бар? Ирләргә караганда тизрәк бирешә алар аракы дигән дошманга.

- Кызганыч.
- Килгән иде ул соңыннан минем янга. Теле бәйләнә үзенең. Рәхмәт, начальник, мин сиңа мәңге бурычлы, ди. Ничек бәхилләтим, дигән була. Ну, синнән шәп коньяк инде, минәйтәм.
- Китердеме?
- Юк инде, югалды шуннан соң. Әйтерсең, аңардан кемдер нидер өмет иткән, - дип куйды Илдар. 
- Аллаһ барыбер өмет иткән булгандыр. Туры юлга басар дигән булгандыр, - телефонның теге башында уйчан тавыш ишетелде. 

Илдар бу юлы көлемсерәп куйды. Әллә ничә төсмерле тавыш иясен – бөдрәчәчне күз алдына китерде. Үзе дә сизмәстән:
 -Зәңгәр күлмәгеңне киясең дә,
Зәңгәр күлгә көн дә киләсең...
Беләсеңме бу җырны? – дип сорап куйды.

Телефонның теге башыннан таныш сүзләр ишетелде:
- Йөрәгеңдә нинди утлар яна?
Уйларыңны килә беләсем.
Илдарның кайдадыр күңел төпкелендә томаланып калган әбекәйле,  кичке уенлы, гармунлы, зәңгәр күлмәк кигән кызлы чакның  сүзләре иде болар.

- Әнием җыры ул, Илдар абый! 
Моңлы иде кызның тавышы. Караидел кызының тавышы да нәкъ шундый аһәңле иде. Җирнең кояшлы ягында калган кыз иде шул ул...

Лилия Фәттахова

Фото: https://ru.freepik.com

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading