1 гыйнвардан Татарстанда яшәүчеләрнең кайберләренең пенсияләре 10 мең сумнан да күбрәккә артачак.
Декабрьдә 80 яше тулган пенсионерлар, шулай ук I төркем инвалидлар пенсияләренә шул күләмдә өстәмә алачак, чөнки аларга пенсиянең фиксацияләнгән өлеше икеләтә арта. Исегезгә төшерәбез, 1 гыйнвардан пенсиянең фиксацияләнгән өлеше 9 584,69 сум тәшкил итәчәк.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, арту бары тик шушы ике нигезнең берсе буенча гына билгеләнә — йә яшь буенча, йә инвалидлык буенча.
Моннан тыш, 1 гыйнвардан иминият пенсияләре 7,6 процентка индексацияләнәчәк. Димәк, кайбер пенсионерларга түләү күләме 10 мең сумнан күбрәккә артачак.
Чыганак: Татар-информ
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар
4
0
Сон 1 январьдан гына тугел,башка вакытта да 80 тулганнарга Арта инде ул сумма!
0
0
5
3
80 яшьлеклэр белэн 1 группаларныкы артканга и куанып яшибез инде...Э бэялэр ботен кеше очен дэ тигез арта!
0
0
1
0
Бик ук анлашылмый, 80яшьтэн арткан белэн, 1 че группа инвалидларга, яки ботен пенсионерга 7.6% артамы?
0
0