Быелгы Яңа ел төне салютларсыз гына узачак. Бу хакта Казан мэриясе хәбәр итте.
Скопировать ссылку
Быелгы Яңа ел төне салютларсыз гына узачак. Бу хакта Казан мэриясе хәбәр итте.
Татарстанда бу елның 25 декабреннән 2024 елның 8 гыйнварына кадәр янгынга каршы махсус режим гамәлдә булачак, ул пиротехника куллануны тыюны да күздә тота.
Ләкин Казанда яшәүчеләр салютларны махсус урыннарда җибәрә алачак. Алар - Гаврилов урамындагы майдан, Түбән Зареченск дамбасы, Тынычлык бистәсендәге Сабан туе мәйданчыгы каршындагы автомобильләр өчен тукталыш һәм Совет районы-Җиһанов һәм Полушкин урамнары арасындагы мәйданчык.
Комментарийлар