16+

«Әниебезнең догалары саклап йөртә безне»

«Яшен» (»Гроза») позывноен алган Кама Тамагы егете Артур Әсхәдуллинны илнең, төбәгенең чын каһарманы дип әйтү һич ялгыш булмастыр.

«Әниебезнең догалары саклап йөртә безне»

«Яшен» (»Гроза») позывноен алган Кама Тамагы егете Артур Әсхәдуллинны илнең, төбәгенең чын каһарманы дип әйтү һич ялгыш булмастыр.

Ул - укчылар батальонының укчылар ротасы командиры. Артур моңарчы разведкада хезмәт иткән, ә хәзер башка йөкләмәләрне үти. Әмма кайда һәм нинди генә юнәлештә булмасын, "Яшен" илебезне яклау өчен үзенең саллы өлешен кертә. Алгы сызыкта офицерның батырлыгы игътибарсыз калмый – бүген хәрбинең күкрәген орден һәм медальләр бизи.

Ул хәрби казанышлары – хәрби операция башкарганда шәхси составны саклаганы өчен Батырлык ордены белән бүләкләнә. 2023 елның августында лейтенантның күкрәгенә «Хәрби батырлык өчен» медале, ә сентябрьдә «Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен» ордены медале эленә. Шул ук вакытта Артурның әнисе Резедә апа Әсхәдуллина частьтән рәхмәт хаты ала. Ә шушы көннәрдә хәрби комиссариатка Артур Әсхәдуллинның «Авдеевканы азат иткән өчен» медале белән бүләкләнүе турында хәбәр килеп ирешкән.

«Бу гаиләне һәркемгә үрнәк итеп куярга кирәк. Әсхәдуллиннарның ике улы да – лаеклы солдатлар. Кечкенә уллары Айрат та бүләкләргә ия. Әниләре Резидә Әсхәдуллина – актив волонтер, даими рәвештә фронтка посылкалар җыеп җибәрә. Алар чын патриотлар – бөтен ил белән бергә аның бәйсезлеге өчен көрәшүче кешеләр», - дип белдерде район хәрби комиссары Таһир Миңнекаев.
Хәзерге вакытта Донецкидагы иң кайнар нокталарның берсендә булуга карамастан, Артур безнең белән әңгәмәгә бик теләп ризалашты.

– 2022 елның февраленнән бирле әңгәмәдәшләребезгә бирә торган стандарт сорау, мобилизациягә кадәр кайда эшләдегез?
– Казанда фитнесс клубларның берсендә тренер буларак хезмәт куйган идем.

– Армиядә хезмәт итү тәҗрибәгез бармы?
– Казанның махсус билгеләнештәге отрядында хезмәт иттем, аннан соң контракт буенча хезмәт итәргә карар калдым. Взвод командирына укырга кердем, офицер дәрәҗәсен алдым. Аннары армиядә реформалар башланды да, кыскартылуга эләктем. Шуннан соң армиядән читтәрәк тордым. Башка төр хезмәт башкардым. 

- Украинадагы конфликтны һәм, гомумән, андагы вазгыятьне күзәтеп тордыгызмы? Хәрби хезмәткә кире кайту нияте кайчан барлыкка килде?
–  Андагы хәлләрне 2014 елдан бирле күзәтәм. 2022 елда ил күләмендә мобилизация игълан ителгәч, кече энемне дә чакырдылар. Армиядә яңадан торгызылу турында күп тапкырлар уйландым, күрәсең, сәгате суккандыр. Мобилизация буенча чакырылган кече энем артыннан мин үзирекле буларак киттем, ә хәрби комиссариатта инде контракт төзедем. 

– Спецназда алынган күнекмәләр биредә, махсус хәрби операция зонасында кирәге чыккандыр?
– Әлбәттә, барлык күнекмәләр һәм белемнәр файдалы һәм әле дә аларның кирәге чыгып тора.  Әлегә кадәр алган күнекмәләрем өчен "спецназ"дагы барлык командирларыма һәм остазларыма  рәхмәтлемен.

– Әле махсус хәрби операция игълан ителгән чорның иң башлангычында үзиреклеләр җыену, хәстәрләнү өчен шактый зур суммалар түкте. Сезнең әзерлек күпмегә төште?
– Үзем дә хәрби булгач, яу кырында ни кирәк буласын яхшы аңлый идем. Моннан тыш, дусларым, танышларым  ярдәм итте. Сыйфатлы экипировка, запас рюкзаклар, башка әйберләр сатып алдым. Моннан тыш, хәрби комиссариат та кирәк-ярак белән тәэмин итте. 

– Махсус хәрби операция  зонасына китү ничегрәк булды?
– Әллә ни кыенлык тумады. Әниебезгә генә нык авыр булды. Ул безне берүзе аякка бастырды. Энем артыннан ук яу кырына китүемне кабул итү, аңлау аңа бик авыр тәэсир итте. Диндә булуы гына бу сынауны үтәргә көч биргәндер. Әле дә әниебезнең догалары саклап йөртә безне.

- Сез кайда яшәдегез, көнкүрешне ничек җайладыгыз?
– Кайчак окопларда, яки ташландык биналарда. Куелган бурычка карап - һәрвакыт төрлечә. Көнкүреш уртак көч белән җиһазландырылды. Бәдрәф, юыну урыннары. Кайчак җирле халык сыендыра иде үзебезне. Аларда мунча керү дигән нәрсә юк. Гомумән, тормыш 90нчы елларда тукталып калган. Без мунчалар алып килеп урнаштыра башлагач, шаккаттылар. 

–  Сезнең бүлекчәнең бурычлары нидән гыйбарәт?  Буйсынуда ничә кеше бар?
– Минем кул астымда тулы бер рота, ягьни йөзләп кеше эшли. Бурычлар төрле: оборона, һөҗүм итү, разведка.

– Махсус хәрби операциядә үткәргән вакыт эчендә фикерләвегез, карашыгыз үзгәрдеме?
– Ак-караны, уңны-сулны аера белергә өйрәнәсең. Бу яу кырында гына түгел, ә тыныч тормышта яшәүчеләргә дә кагыла. Сер түгел, дрон яки башка әйбер сорап дус-иптәшләргә мөрәҗәгать итеп карыйсың, чөнки үзеңә генә боларны ерып чыгу мөмкин түгел. Мондый очракларда кемнең кем икәнлеге ачыклана да. Битарафлар җитәрлек...
Аерым алганда, контрактчылар максатчан кешеләр, монда ни өчен икәнлекләрен яхшы беләләр. Файда китерә алуларын аңлыйлар. Шәхси сәбәпләр аркасында контракт төзегәннәре дә бар. Әйтик, якын кешесе яу кырында һәлак булган да, ул да биредә үзен табарга, файдалы булырга тели.

– Киләчәктә контракт нигезендә хезмәт итү юлын сайларга теләүчеләргә нинди теләк җиткерер идегез?
– Күңелегез кушкан икән, тәвәккәлләп карагыз. Ватанны, илне, якыннарыгызны яклау ниндидер бүләкләү, акча өчен генә булырга тиеш түгел. Кайбер очракта берәүләр, берәр тынычрак җиргә юнәлтерләр, акча эшлим дә баеп кайтам дип фикер йөртә. Тамырдан ялгыш фикер. Бу адымны аңлы рәвештә ясарга кирәк. Сезгә һөҗүм итәргә туры киләчәк, каршы як бик хәтәр һәм явыз. Янда гына мина һәм снарядлар шартлый һәм баш өстендә дроннар очып йөриячәк, һәр адым саен куркыныч яный, әмма шул ук вакытта куелган бурычларны кыю, тәвәккәл, җиренә җиткереп башкарырга кирәк. Беренче чиратта үзегезгә, туганнарыгызга һәм сугышчан иптәшләрегез алдында оят булмасын өчен, үз алдыгызда намуслы булыгыз.

- Махсус хәрби операция зонасында бүгенге көндә нинди белгечлекләргә ихтыяҗ зур һәм билгеле бер һөнәрләрдә кытлык бармы?
– Дрон операторлары кирәк. Әлбәттә, пехотага чыдамлы һәм көчле егетләр таләп ителә, чөнки неонацистлар камап алган шәһәрләрне, авылларны һәм территорияләрне нәкъ менә пехота азат итә. 

– Белүемчә, пехотаны дроннар аулап кына тора.
– Әгәр дә сугышчы дроннар белән көрәштә үз-үзен тоту кагыйдәләрен үтәсә, исән калу мөмкинлеге зур. Күптән түгел хәрби иптәшебез бер дронны һәм 2 камикадзены бәреп төшергән, алар турыдан-туры аны аулаган. Тимер йөрәкле кешедер дип шаккаттык. Барысы да шундый көчле һөҗүмгә каршы тора алмый, һәркемнең дә моңа рухы җитми. Егет аптырашта калмаган, ә дроннарны юк итү яки алардан качу юлларын эзли башлаган. Афәрин, ул әле дә алгы сызыкта хезмәт итә. Хәрбиләребезнең мондый кыюлыклары киләчәктә, боерса, тарих битләрендә урын алыр. 

Сүз уңаеннан, хәзер потенциаль хәрби хезмәткәрләр өчен контракт хезмәтенә бару буенча тагын да яхшырак шартлар тәкъдим ителә. Татарстанда бер тапкыр миллион сумга кадәр акча алырга була, һәр ай саен хәрбиләргә 210 мең сумнан артык акча түләнә. 2024 елның июнь-июль айларында арттырылган түләүләр алырга мөмкин. Тулырак 8 (800) 222-59-00 телефоны буенча белергә була.
Махсус хәрби операция РФ Президенты Владимир Путин карары буенча 2022 елның 24 февраленнән үткәрелә. Хакимиятләр берничә тапкыр аның куелган максатларга ирешкәнче дәвам итәчәген белдерде. Максатлар арасында Россиянең иминлеген гарантияләүче шартлар булдыру да бар.

РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була.

Язмага реакция белдерегез

2

0

3

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading