16+

«Ул көннәрдә телефонны кулымнан төшерми хәбәр көттем. Билгесезлек... »

“Бар да яхшы булыр, мин кайтам”, – дип якыннары белән хушлашып чыгып киткән 36 яшьлек Руслан Исхаковны 6 сентябрьдә Саба районы Шәмәрдән бистәсендә соңгы юлга озаттылар...

«Ул көннәрдә телефонны кулымнан төшерми хәбәр көттем. Билгесезлек... »

“Бар да яхшы булыр, мин кайтам”, – дип якыннары белән хушлашып чыгып киткән 36 яшьлек Руслан Исхаковны 6 сентябрьдә Саба районы Шәмәрдән бистәсендә соңгы юлга озаттылар...

Тормыш иптәше Риммага, уллары – Әхәт, Сәмир һәм Илһамга мәңгегә яра салган бу югалту.

Руслан Исхаков 1987 елның 21 августында Горький өлкәсенең Краснооктябрь районында туган. Биш яшьлек чагында гаиләсе Апас районына кайтып төпләнә. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң Руслан Апас һөнәри училищесында белем ала. Армия сафларында хезмәт итеп кайтканнан соң, егет контракт буенча өч ел Дагыстанда хәрби бурычын үти. Аннан кайткач, Саба районында кайтып төпләнә, биредә эшкә урнаша.

Махсус хәрби операция игьлан ителгәннән соң Руслан Исхаков республикада иреклеләрдән төзелгән «Тимер» батальоны составында Донбасска китә. 
Без хәрбинең тормыш иптәше Римма белән элемтәгә кердек.

– Руслан белән 2007 елда таныштык. Үзе Горький өлкәсендә туып, Апас районында үссә дә, язмыш аңа минем туган ягым – Саба районы Шәмәрдән бистәсенә килеп чыгарга насыйп иткән, – дип сүзен башлады ул. – Промкомбинатта тире эшкәртү цехында эшләгән вакытым. Руслан да шунда ук аппаратчы булып эшкә урнашты. Очрашып йөргәннән соң, 2010 елда язылышып бер гаилә булып яши башладык. Шушы ук елның 4 сентябрендә улыбыз Сәмир туып, гаиләбез тагын да түгәрәкләнде. Руслан кайда гына эшләсә дә, һәрвакыт хезмәтен җиренә җиткереп башкарды. Беркайчан да бүгенге эшне иртәгегә калдырмады. Аралашучан, ярдәмчел, ачык күңелле булгангамы, дуслары бик күп иде. 2016 елда кечкенә улыбыз Илһам туды. Руслан һәрвакыт малайлар әтисе булуы белән горурланды. Гаилә аның өчен беренче урында иде. Балаларның гитарада уйнарга өйрәнүләре турында хыялланды. 

Менә шулай яңа йортларында үз дөньясын булдырып матур итеп яшәп ятканда махсус операция башлана. Руслан беренчеләрдән булып хәрби комиссариатка барып Донбасска китәргә теләк белдерә.

– Без аны август аенда озаттык, – ди Римма. – Башта телефоннан сөйләшеп, язышып тордык. Малайлар әтиләрен сагынса да, сиздермәделәр. Сөйләшкәндә Руслан һәрвакыт безне тынычландыра һәм шаярта иде, кәефе күтәренке булды. Шул китүдән 2023 елның 12 февралендә генә ике атна ялга кайтты ул. Гомерем буе онытылмаслык, сагынып сөйләрлек матур истәлекле ике атна... Туган көнем иде. Балалар әтиләре яныннан бер адым да читкә китмәде, мин шатлыгымнан очып кына йөрдем. Ләкин ике атна бик тиз үтеп китте һәм без Русланны кабат озаттык. Тиздән исән-сау кайтыр, күрешербез, дигән өмет белән озаттык. Шулай ук язышып, сөйләшеп тордык. Әмма август урталарында инде аралашулар сирәгәйде. Смс-хәбәрләр дә тиз генә барып җитмәде. Үзе турында белгертеп, кайбер көннәрне смайликлар гына җибәргәләде. Ә минем эчемә жылы йөгерә, димәк, исән-сау. Августның егермеләрендә инде смсларны укымады. 21 август Русланымның туган көне иде. Ерактагы якын кешемне туган көне белән котлап хәбәр язам. Укымасын да беләм, ә язам. Ул көннәрдә телефонны кулымнан төшерми хәбәр көттем. Билгесезлек... Ә 25 август көнне куркыныч хәбәр килеп иреште. Бу хәбәрне кабул итү бик авыр булды. Кешене өмет яшәткәнлегенә тагын бер кат инандым шунда. Билгесезлек хакимлек иткән көннәрдә да өметем бар иде әле минем. Кадерле ирем, яраткан әтиебез ярты елдан соң тагын кайтты... табутта. Һәм без аны кабат озаттык, инде мәңгегә.

Руслан белән хушлашу чарасында катнашкан Саба һәм Теләче районнары хәрби комиссары Фәнис Закиров “Тимер” батальоны шәхси составының хәрби хезмәттәшләре истәлегенә язган хатын да укыды.

– “2023 елның 25 августы безнең арадан “Рус”ны (Русланның хәрби кушаматы – Ред.) алып китте. Ул Запорожье өлкәсенең Работино торак пункты янында барган бәрелештә батырларча һәлак булды. “Рус” Ватан алдындагы бурычын соңгы сулышына кадәр үтәде, антына, принципларына тугры калды. Эссе август көннәрендә аларның подразделениесенә катлаулы һәм куркыныч бурыч йөкләнә. Төркемне рота командиры җитәкли, рядовой Руслан Исхаков та шул составта була. Атышларның бер дә туктап тормавына да карамастан, төркем алга ыргыла һәм дошман позицияләренә барып җитә. Ике арада аяусыз атыш башлана, гранаталар оча. Дошман чигенә, әмма өстәмә көч туплау өчен генә.

Чираттагы бәрелештә инде көчләр тигез булмый, каршы як авыр бронетехниканы да эшкә җигә. Шуннан соң рота командиры яңа рубежга күчәргә карар итә, ә төркемнең чигенүен “Рус” каплап тора, ул ут ачып дошманга баш күтәрергә дә ирек бирми. Төркем яңа позициягә югалтусыз күченә һәм бәрелешне дәвам итә. “Рус”... Шат күңелле, тыныч егет иде. Ротадагыларны кыр шартларында үзе әзерләгән тәм-том белән сыйлап торды. Командование һәм “Тимер” батальоны составы Русланның гаиләсенең, якыннарының, туганнарының авыр кайгыларын уртаклаша. Бу авыр минутларда безнең йөрәкләр сезнең белән. Сугышчы булу, димәк, ул – мәңге яшәү. Руслан чын сугышчы иде һәм аның турында якты истәлекләр күңелләрдә һәрвакыт сакланыр”, – диелә хатта.

Руслан контрактчы булып киткәнче “Шәмәрдән нефть продуктлары” филиалында эшләгән. Уллары Әхәткә – 17, Сәмиргә – 13, Илһамга 7 яшь. Руслан Исхаков хәрби операциядә күрсәткән каһарманлыгы өчен “Батырлык” ордены (үлгәннән соң) белән бүләкләнгән. 


 

Язмага реакция белдерегез

1

0

8

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading