16+

“Бер килен урынына унны алып кайтырбыз!”

Мәдинәнең йокларга әзерләнеп йөргән вакыты иде. Көтмәгәндә ишектәге кыңгырау төймәсенә бастылар.

“Бер килен урынына унны алып кайтырбыз!”

Мәдинәнең йокларга әзерләнеп йөргән вакыты иде. Көтмәгәндә ишектәге кыңгырау төймәсенә бастылар.

Хатын бер мәл сагаеп калды. Төн уртасы җитеп килгәндә, кем булыр бу?! Кызы киләсе булса, алдан шалтыратып кисәтер иде. Оныкларының да болай төн ката ишек шакыганнары юк. Йомшак оекларын кигән килеш, аяк очына гына басып ишектәге “күз”дән тышкы якка карады. Таныш булмаган ят карчык иде анда. Ялгышып басканнардыр, дип хатын ишектән китәргә борылып баскач, кабат кыңгырау төймәсенә бастылар. 

– Кем бар анда? – дип эндәште Мәдинә тавышын күтәребрәк.
– Мин бу, Гөлфирә кодагыең. Ач әле, Мәдинә. 

Кем ди?!.Тормышындагы иң зур дошманы, иң нәфрәтләндергән кешенең бусагасында басып торуыннан беравык югалып калды хатын. “Кодагыең”, – ди бит әле, җитмәсә, ачу китереп! Кара син аны! Кемне-кемне, әмма Гөлфирәне үзенең ишек катында күрермен дип уйламаган иде Мәдинә. Хәле мөшкел булмаса, төн ката иң зур дошманы санаган Мәдинә йортына килмәс иде Гөлфирә. Ай-һай, бетерешкән үзе, язмышы тарафыннан шактый кыйналганга охшаган.

Егерме ел элек үзе, нәфрәтләнә-нәфрәтләнә, аралашкан-күрешкән якын кешеләре арасыннан сызып аткан иде ул. Гарьләнгән иде дә соң шунда Мәдинә! Үзеннән бигрәк, бердәнбер газиз кызының язмышы пыран-заран китергәннәре өчен өзгәләнде ана. Йөрәген мәңгелеккә мең кыйпылчыкка өзгәләп ташлаган кешеләр дә шулар иде бит: Гөлфирә һәм аның улы иде. Егерме елдан артык шул мең кыйпылчыкны бер йомгакка җыярга тырышып үтте. Инде яралар төзәлде дигәндә дә, кызын, оныкларының язмышын уйлаган саен шул кыйпылчыклыр тарала да китә, тарала да китә...

...Кызы Әлфирә йөргән егете Гамилне таныштырырга алып кайткач та йөрәге әллә нишләп китте Мәдинәнең. Әмма бер-берсен өзелеп сөйгән ярлар арасына кермәде, үзенең сизенүләре хакында газиз кешесенә берничә тапкыр әйтергә талпынып караса да, өздереп берни әйтмәде. Инде байтак вакыт очрашып та йөрделәр, бер-берсенең холкын белеп өлгергәннәрдер. Һәрхәлдә, Әлфирәгә тулысынча ышана Мәдинә – начар кешене кызы үзенә якын да китермәс! 
Тора-бара үзе дә яратты Мәдинә Гамилне.

Холкы күркәм егетнең: ялгыш та артык сүз әйтмәс, бик тыйнак, үзен билгеле бер кысаларда тота белә. Кода-кодагый буласы кешеләр Әлфирәне сорап килгәч тә, үрнәк гаилә күренделәр, кызын ышанычлы кулларга тапшыруына иманы камил иде Мәдинәнең. Купшы гына туйлар уздырып, яшьләр матур итеп яшәп киттеләр. Кызы кунакка килгәндә гаилә тормышын мактап туя алмый иде иң элек. Әмма тора-бара әти-әни йортына кайтулары азайды, үзләрен кунакка чакырулар да сирәгәйде. 

Әлфирәнең туган көне иде. Кызы кунаклар чакырмыйбыз, дип әйтсә дә, әти-әнисе, сюрприз ясап, кызларын котлап кайтырга булдылар. Ул вакытта Әлфирәнең әтисе Кәбир дә исән иде әле. Зур торт алдылар, чәчәк бәйләменең иң хуш ислесен, матурын сайладылар. Барып керсәләр – чынлап та кунаклар көтмәгәннәр иде. “Әлфирә авырып тора әле, йоклый”, – дип җавап бирде Гамил – әти-әнисен кызлары бүлмәсенә кертмәде.

Реклама

Бабай кеше оныклар янында әвәрә килде, Мәдинә үзләре алып килгән күчтәнәчәр белән табын корды. Кәбире кызу холыклы иде, мәрхүм. “Туган көнеңне котлап әти-әнисе килгән, үлем хәлендә булса да өстәл артында утырырсың!” – дия-дия, ай-вайга карамый, кызын җилләтеп алып чыгам дип бүлмәгә кереп тә китте, кызын җилтерәтеп алып та чыкты – Әлфирәнең бите, тәннәре кара янган иде. Гамил эше икәнен әйтмичә дә аңлады ата-ана. Бер кат күлмәктән килеш кызын, оныкларын үзләренә алып кайтып киттеләр. 

Икенче көнне зур букет, күчтәнәчләр тотып Кәбир хатынын, балаларын алырга килде. Берничә көннән яшьләрне дуслаштыру нияте белән йөргән Гамилнең әти-әнисе күренде. 

– Иреннән тукматып ятарга үстергән кызым юк! Балаларны ничек тә үстерербез! – дип җавап бирде аларга Кәбир. 
– Сезнең кызыгыз дөньядагы соңгы хатын-кыз түгел әле, кирәк булса ун килен алып кайтырбыз! – диде дә кодагый кеше, ирен култыклап алып ишекне шапылдатып чыгып та китте. Ишек шапылдаткан ул хатын бүген бусага төбендә басып торган Гөлфирә иде.

– Гафу итегез безне, Мәдинә! Гафу ит! Ялгышканмын, мин нык ялгышканмын... Улыма дөрес тәрбия бирмәгәнмен, мин баштан ук аны якламаган булсам икән! – дип елый-елый ашыга-ашыга тезеп китте Гөлфирә, Мәдинә куалап чыгара күрмәсен, дигәндәй.
– Киленнәр унау гына да булмады бугай инде... – дип дәвам итте ул бераз тын алгач. Менә ике ай элек тагын берне алып кайтты. Монысы күпмегә түзәр. Эчмәгән вакытта ипле генә инде үзе. Күтәрелеп бер генә сүз дә әйтә торган бәндә түгел. Әмма эчтеме – кулына нәрсә тота, шуны ыргыта, каршына кем юлыга – шуңа эләгә. – Шулай диде дә Гөлфирә мамык шәлен шудырып төшерде. Уң як яңагы буйлап пычак кискән эз сузылып ята иде.

Мәдинә тәннәре чемердәвеннән калтыранып куйды. Гөлфирәгә кайнар чәй эчерде, төн буе сөйләшеп утырды алар. Инде таң сызылганда гына Мәдинә кунагына зал ягындагы диванга урын җәеп бирде. Үзе исә бик озак йокыга китә алмый ятты. 

Берни әйтмәде, берни сөйләмәде кызы – гаиләдәгене читкә чыгармыйлар, дип Мәдинә үзе өйрәткән иде лә! Оныкларын табибларга байтак йөрттеләр. Күп тапкырлар әтиләренең әниләрененә үтүкләр, чәйнекләр, тәлинкәләр “очырганының” шаһите булырга туры килгән шул аларга. Әниләрен якларга дип арага кергәндә үзләренә дә аз эләкмәгән. Әле ярый Кәбире Әлфирәсен алып кайтты теге вакытта. Кияү дигән кеше кызы, оныклары белән ниләр кылган булыр иде...

Ландыш Тимерова

Язмага реакция белдерегез

5

0

5

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading