16+

Бер төнлек кызлар онытылырга ярдәм итә

Ләйсән белән бер генә ел очрашып өлгердек. Тәртипсез егетләр белән чуалдым да, 3 елга төрмәгә эләктем. Ул вакытта Ләйсән белән аралар бозылган иде инде. Шушы 3 ел эчендә ул кияүгә чыгып бала тапкан һәм мине... оныткан.

Бер төнлек кызлар онытылырга ярдәм итә

Ләйсән белән бер генә ел очрашып өлгердек. Тәртипсез егетләр белән чуалдым да, 3 елга төрмәгә эләктем. Ул вакытта Ләйсән белән аралар бозылган иде инде. Шушы 3 ел эчендә ул кияүгә чыгып бала тапкан һәм мине... оныткан.

Ә мин аны шундый яратам. Гомеремдә дә беркемне дә болай яратканым булмады. Ләйсән белән сөйләшеп карадым, ул мине янына якын да китерми. Сагыштан, кайгыдан эчә башладым. Якыннарым: “Тагын төрмәгә эләгәсең бит инде”, - дип борчыла. Әйбәт булыр иде. Ләйсәннән башка дөньяның бер яме юк.

Башка кызлар белән йөреп карадым, берсен дә якын итә алмадым. Бер төнлек кызлар һәм эчү Ләйсәнне вакытлыча онытырга ярдәм итә. Кайвакыт Вконтактеда аңа мәхәббәт турында җырлар җибәрәм. Менә шундый җавапсыз мәхәббәт, дуслар...

Азат Х.
 

Язмага реакция белдерегез

5

0

5

2

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    2

    0

    Слабак.Яратмыйсың Ләйсәнне яратсаң-аңа ощарлык итеп, яр булмаса хөрмәт итәрлек таны шы булыр идең.Ә бо лай ул Аллага шөкер бп кеше белән бійләнмәгәнемә дип йөридер.

    • аватар Без имени

      2

      0

      Эчеп йоргэненне кургэч соенэ торгандыр, ярыйда ана киягэ чыкмадым дип, узенне кулга ал балам Лэйсанне кешелэрне шаккаттырырлык итеп яшэ, менэ шул вакытта анларсын ялгышканынны, доньяда Ляйсаннэн башкада яратып хормэт итеп яшэрлек кызлар бардыр ач кузенне, башынны комга яшермэ, чын ир булсан.

      Мөһим

      loading