16+

“Ирең чибәр, аңа күз атучылар күп, аны бозганнар”

Безнең йортта яшәүче бер гаилә турында язарга булдым әле. Башта языйммы икән, юкмы икән дип озак уйланып йөрдем. Күңелемдә калмасын дип, кулыма каләм алдым.

“Ирең чибәр, аңа күз атучылар күп, аны бозганнар”

Безнең йортта яшәүче бер гаилә турында язарга булдым әле. Башта языйммы икән, юкмы икән дип озак уйланып йөрдем. Күңелемдә калмасын дип, кулыма каләм алдым.

Ике-өч элек безнең йортка бер яшь кенә татар гаиләсе күченеп килде. Хатыны да, ире дә шундый матурлар. Чыгышлары белән авылдан үзләре. Балалар бакчасына йөри торган ике балалары бар, алар да матурлар. Бу гаиләгә барыбыз да сокланып, яратып карый идек. Бер-берсенә, балаларга мөнәсәбәте, игътибары гаҗәеп иде.

Ире эшләде, хатыны өйдә генә булды. Берзаман Язилә (исемен үзгәрттем) кызым Айгөл белән танышып дуслашып китте. Мин моңа бик сөендем, чөнки Язилә – бик тәртипле, акыллы кыз. Кызым аларның ничек тату яшәгәннәрен миңа шаккатып сөйли иде.

Тик бу гаиләгә күз тиде бугай. Гаилә башлыгы хатынына хыянәт итә башлады. Моны миңа кызым сөйләде. Урамга чыкса, Язилә барысы белән дә елмаеп сөйләшә, кояш кебек, ә күңелендә ниләр барып үзе генә белә балакай. Ире төннәрен хәтта кунарга да кайтмый икән. “Ошамаса, аерыл, мин сине яратмыйм”, – дип әйткән хатынына. 

Реклама

Язилә чарасызлыктан күрәзәчеләргә дә барган. Ничек тә гаиләсен саклап калырга, балаларын тулы гаиләдә үстерергә тели. “Ирең чибәр, аңа күз атучылар күп, аны бозганнар”, – дигәннәр. Матур гына яшәп яткан гаиләнең күз алдында җимерелергә торуы бик аяныч. Шуларны көн-төн уйлап йөрим, борчылам. Яшь кызларга киңәшем шул: өйләнгән ирләргә күз атмагыз, бала рәнҗешләре төшмәсен.

Әлфия, 
Казан.  

 

Язмага реакция белдерегез

10

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading