Ирем мине җитәкләп алды да эчкә үттек. Каршымда бүлмә ишеге ачылды. Тәмәке төтененә күмелгән бүлмә уртасында зур карават тора, 4-5 ир аның янында басып тора. Мин куркудан иремнең кулларына ныграк ябыштым. Аяклар буыннары калтырады, йөрәгем күкрәгемнән чыгып очардай булып типте.
– Кемнәр бу? Кая алып килдең мине? – дип сорауга арада берәү: “Сине ирең кәрт уенында безгә оттырды”, – дип көлеп тә җибәрде. Шул вакыт ирем кулын тартып алды да, мине шул ач бүреләрне хәтерләткән ирләргә таба этеп тә җибәрде. Мин караватка килеп төшүгә теге ирләр чишенә башлады...
Мин бик бәхетле кеше микән, әллә, киресенчә, Ходайның бар сынауларга түзеп яшәр бер колы микән? Һаман бу сорауга җавап таба алмыйм. Теге исерек ирләр чишенә генә башлагач, бүлмә ишеген өлкән яшьтәге бер ир ачып килеп керде.
– Китегез аннан! Хәзер полиция чакыртам! – дип кычкырды ул.
Теге яшь егетләр, шунда ук бүлмәдән чыгып китте.
- Бу минем онык. Менә шушы компаниягә эләгеп, юкка чыкты инде. Син көчләргә уйлаулары өчен полициягә гариза бирә аласың. Әмма анда минем оныкны да утыртачаклар, – диде ул.
Мин бер сүз дә эндәшмичә фатирдан чыгып йөгердем. Ирем өйдә түгел иде. Баланы күршеләрдән кереп алдым да, аерылышуга гариза бирергә киттем. Икенче көнне бала белән әйберләрне җыеп, өйдән чыгып киттем. Иремнең бу төнне кайда кунганын белмим.
Хәзер инде улым үсте. Мин дә тормышта үз урынымны таптым. Адәм баласы әллә нинди авырлыкларны да җиңә ала икән, тик үз-үзеңнән генә качып булмый шул”, – дигән социаль челтәрләрдә бер хатын.
Комментарийлар