Очрашып йөри торган яраткан кешем кияүдә. Танышканда ук аның гаиләле икәнен белдем һәм бу факт безгә бергә булырга һич кенә дә комачауламады.
Безнең мөнәсәбәтләр дөрләп кабынды, бер-беребезгә шундый нык тартылдык. Берничә тапкыр очрашканнан соң, мәхәббәт белән шөгыльләндек. Мин аның ни өчен бу адымга баруын аңлыйм. Үзе сөйләвенчә, ире аңа игътибарны кызгана.
Еш кына ул миңа кунакка килгәли. Төне буе яратышабыз, сөешеп туя алмыйбыз. Минемчә, ире безнең мөнәсәбәтләр турында сизенә. Әмма бу хакта хатыны белән сөйләшергә теләми. Белмим, бәлки аны югалтудан куркадыр. Ничек кенә булмасын, бу гаиләнең киләчәген күрмим. Ир үз вазыйфасын тиешенчә башкарырга тиеш дип уйлыйм. Мин аларның араларын бозарга теләмәдем, яраткан кешем үзе теләк белдерде. Әгәр миңа кияүгә чыгарга теләсә, мин аны кабул итәчәкмен, чөнки аны өзелеп яратам. Тик ай-хай, ирен ташлый алырмы икән? Ул бит аны кызгана...
Илназ, Чаллы
Комментарийлар