16+

Каенана йортына сыймыйм

Әти-әниләрне сайлап алып булмаган кебек, каенана белән каенатаны да сайлап алып булмый икән. Моның шулай булуына яши-яши инандым.

Каенана йортына сыймыйм

Әти-әниләрне сайлап алып булмаган кебек, каенана белән каенатаны да сайлап алып булмый икән. Моның шулай булуына яши-яши инандым.

Мин тәртипле, намаз укучы гаиләгә килен булып төштем. Төштем дип инде, алар үз тормышлары белән авылда, без шәһәрдә көн күрәбез. Ирем, Аллага шөкер, бик тырыш, акча таба белә торган кеше булып чыкты. Бөтен нәрсәне үзебез булдырдык. Ләкин тормыш башлаганда авыррак булды. Иремнең әти-әнисе хәлле булсалар да, безгә беркайчан да матди яктан ярдәм итмәделәр. Алар тиеш тә түгел диярсез сез. Шулай, ләкин кызларына туган көннәренә кыйммәтле телефон бүләк иткәндә (без яртысын түләп, әлбәттә), иремнең туган көненә футболка бирүләре балаларны аеру кебек кабул ителә.

“Әти, әни” дип кияүгә чыккан көннән бирле дәшсәм дә, өйдәге эшләрдә булышырга тырышсам да, никтер мине үз итмәделәр. Хәзер эшләренә бик кысылмаска тырышам инде, чөнки каенана мин пешергәнне ашамый (гәрчә, таныш белешләр ризыкларымны мактыйлар), идән юарга җыенсам, әле юдым гына ди.

Ун елдан артык килен статусын йөртсәм дә, ирем үскән йортның чоланын күргәнем юк. Анда керергә миңа рөхсәт юк. Әйе, аны күрмәгәннән генә бер җирем дә кителми анысы. Беркөнне киштәдән китап алып битләрен актарып утырганда, каенана килеп керде. “Нинди китап ул?” – дип сорады. Бакча киңәшләре дидем. Аннары аны кире урынына куйдым. Озак та тормый, каената кереп шул китапны алып чыгып китте. Бүтән ул китапны күрмәдем. Шулай, миңа ул йорттагы әйберләргә кагылырга да ярамый.

Балалар шаулашмыйча тормый, әлбәттә. Каенана миңа бик еш: “Безнең балалар мондый түгел иде”, – ди. Ә берсендә каенатаның иремә үзенә генә кайтырга кушуын ишеттем.

Шундый мөнәсәбәттән соң, кайтасым да, шалтыратып сөйләшәсем дә килми. Бер кичкә генә кайтканда да, үземне чит, кирәкмәс кеше итеп тоям. Ярый әле ирем әйбәт.

Фәридә И.
Фото: freepik.com 


 

Язмага реакция белдерегез

7

0

7

0

2

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Эх синең кебек киленем булса, миңа әни диеп эндәшми, яккан мунчаүны кһрми, оныкларга алган киемне кигезми уенчыкларны кабул итми инде хәзер сирәк кайта мин аңа кызым диеп эндәшәм ә ул " сез " ди

    • аватар Без имени

      0

      0

      Сез сон бергэ яшисезме, аерыммы? Ялганлаудан туктагыз инде. Аерым яшисез икэн, кызларына ничек сезнен уртак акчага телефон алсыннар? Бергэ яшисез икэн, ничек кайната улына узе генэ кайтырга кушты? Мондый буталчык киленне чоланга тугел, ишегалдына кертмэссен!!!

      • аватар Без имени

        0

        0

        Анлашыла бит, булэк алганда акча остилэр, аеры торалар, мина булсын иде синен кебек килен, минем килен сез дип кенэ суз онгаена эндэшэ,кызым кебек якын итэм уземчэ ,йокмый эни дип озелеп торган киленнэргэ кызыгам, бер генэ яшибез бит бу доньяларда дус тату булып яшэргэ кирэк, алай тату яшибез аллага шокер, ну рэхэтлэнеп ачылып сойлэшми шунсы кыен

        Мөһим

        loading