16+

"Хатыным өстемнән кычкыртып йөрде. Беренче улыбызның минеке түгел икәнлеге берничә елдан соң ачыкланды..."

Үзем руль  артына утырсам, мөмкин кадәр, юлда кул күтәреп басып торучыларны юлда калдырмам, дигән сүзем бар иде. Менә бүген дә, район үзәгеннән авылга кайтышлый, өлкән генә яшьтәге бер абзыйны утырттым юл уңаеннан. Карап торышка 58-60 яшьлек әлеге ир-ат бик көр тавышлы, дөньяның ямен, тәмен табып яшәүче кешегә охшаган.

"Хатыным өстемнән кычкыртып йөрде. Беренче улыбызның минеке түгел икәнлеге берничә елдан соң ачыкланды..."

Үзем руль  артына утырсам, мөмкин кадәр, юлда кул күтәреп басып торучыларны юлда калдырмам, дигән сүзем бар иде. Менә бүген дә, район үзәгеннән авылга кайтышлый, өлкән генә яшьтәге бер абзыйны утырттым юл уңаеннан. Карап торышка 58-60 яшьлек әлеге ир-ат бик көр тавышлы, дөньяның ямен, тәмен табып яшәүче кешегә охшаган.

Кемдер кәрәзле телефонына бертуктаусыз шылтырата моның, ә ул җавап бирми, баса да куя, баса да куя. Үзе миннән уңайсызланды булса кирәк: “Әби шылтыратып җәфалый”, – дип акланды. Минем авыз чите белән елмаюымны күреп алгач, сөйләп китте. 

“Хатыным белән аерылганыма унбер ел. Өйләнешүебезгә туганнарым бик каршы булган иде. Булачак хатыным белән таныштырганнан соң әниемнең кат-кат: “Улым, тагын бер уйлап кара әле”, – дип әйткәннәре бүгенгедәй күз алдымда. Терсәк якын да соң, тешләп булмый шул. Берәүне дә тыңламадым – башым-аягым белән гашыйк булган идем чөнки. Хәләлем ут хатын булып чыкты. Өстемнән кычкыртып йөрде минем. Ике улыбыз туды. Беренче улыбызның минеке түгел икәнлеге берничә елдан соң ачыкланды. Түзеп-түзеп яшәдем дә, аерылдым. Әткәй-әнкәй йорты буш тора иде, шунда кайтып яши башладым. Үгезләр алып җибәрдем, җирле хуҗалыкка эшкә кердем. Озак та үтмәде, хуҗалык таркалып, эшсез калдым. Әле дә ярый пенсия килә башлаган иде – заводта зыянлы эштә эшләдем яшьлектә, шуңа иртәрәк пенсиягә чыктым, юкса, яшь белән санасаң, ерак иде әле лаеклы ялга чыгарга. 

Әмма ялгызлыктан туйдым менә. Туганнар баштагы мәлне хатын-кыз заты белән таныштырып та караган иде – барып чыкмады. Күптән түгел район гәҗитендә: “55-60 яшьлек ир-ат белән танышыр идем”, дигән белдерү күрдем дә бәхетемне сынап карарга булдым. Шылтыраттым моңа. Бик ипле, матур тавышлы ханым – үзенә кунакка чакырды. Машинам да бар минем, ялгышлык белән, салган килеш, машина йөртү таныклыгымны алдырдым түлке. Шуңа күрә күршедә яшәүче ирне яллап, киттек күрше авылда яшәүче әлеге ханым янына. Күчтәнәчкә зу-у-ур шоколад алдым. Инде ялгызлыгым белән хушлашырга әзерләнеп, күтәренке күңел белән барып кердек. Ханым дигәнем 76 яшьләрдәге карчык булып чыкты. Ул да ялгызлыктан интегә икән. Ире белән бер малай тәрбияләп үстергәннәр. Башта малае суга батып вафат булган, аннан соң ире авариягә очрап җан тәслим кылган. Хәзер инде менә карчыкның үзен карап, тәрбияләп соңгы юлга озатырга үзеннән яшьрәк ир эзләве икән. Менә шул карчык, бер ай чамасы бар инде, өзми дә куймый, һаман шылтыратып аптырата, үзе янына чакыра”, – ди абзый кеше. “Миңа хатын кирәк бит, әби кирәкми”, – ди үзе.

Реклама

“Менә, син бәлки берәр ялгыз хатынны беләсеңдер, таныштыр әле, 50 мең бирер идем сиңа, жәл түгел!” – дип җибәрде абзый.

Җир йөзенең кеме генә юк, юлдашларның да төрлесе була. Абзыйны ул яши торган авыл тирәсендә машинамнан төшереп калдырдым да, юлымны дәвам иттем.

Ландыш Тимерова
 

Язмага реакция белдерегез

15

4

1

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading