16+

"Күзләре күрмәсә дә итләрен вак итеп турап өчпочмаклар пешерә"

Апас районы Иске Йомралы авылында яшәүче Сания апа Сафиуллина корычтай ихтыяр көченә һәр рух ныклыгына ия. Күрү сәләтен югалтса да, күңел көрлеген саклап, башкаларны сокландырып яшәргә тырыша ул. 

"Күзләре күрмәсә дә итләрен вак итеп турап өчпочмаклар пешерә"

Апас районы Иске Йомралы авылында яшәүче Сания апа Сафиуллина корычтай ихтыяр көченә һәр рух ныклыгына ия. Күрү сәләтен югалтса да, күңел көрлеген саклап, башкаларны сокландырып яшәргә тырыша ул. 

Бүген дә хатын-кыз матурлыгын, күркәмлеген югалтмаган, укытучыларга хас сабырлык, итагатьлек белән аралашучы, һәр җөмләсенә акыл һәм тирән белем салынган Сания апа гел хәрәкәттә булырга, үз көнен үзе күрергә, гаиләсен, балаларын да кайгыртып яшәргә тырыша. 
– Бер дә тик тормыйм мин. Бар эшне дә үзем башкарам. Идәннәрне юам. Ашарга пешерәм. Камыр да куеп җибәрәм. Дини ашларга бәлешләр дә салам. Балалар бик тәмле булган дип ашыйлар да, шуңа күңелем була инде, – ди ул. 

Сания апа Сафиуллина тумышы белән Карабай авылы кызы. 1972 елда язмышын Иске Йомралы егете Рифат абый белән бәйләп, 4 балага гомер бүләк иткәннәр. Сания апа бар гомерен яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган. 
Авырулар көтмәгәндә килеп кагыла. 1981 елда Сания апа баш авыртуларын сизә. Тикшеренә торгач, авыртуларның күзләр белән бәйле булуы ачыклана. Бик сирәк очрый торган нәселдәнлек белән бәйле авыру диагнозы куялар. Пигментная дегенерация сетчатки авыруын дәвалап булмау белән килешергә генә кала аңа.

– Иң элек төсләр буталды. Бик күп тикшерелдем, хастаханәләргә бардым. 2004 елда миңа инде беренче төркем инвалидлык бирделәр. Яктылыкны, шәүләне азрак кына күрәм. Ходай Тәгалә үзе юл күрсәтә икән ул. Бармакларым күрә башлады кебек, сизү, тоемлау хисем артты. Бернигә дә карамыйча яшәргә, алга барырга тырышам, – ди Сания апа һәрвакыттагыча көчле булуын исбатлап. 

Кемдер күзләре сау-сәламәт булып та, игътибар итмәгән әйберләрне Сания апа күңел күзләре белән күрә. Матурлыкны аңлап яши. Өендә чәчкә-гөлләр үстерә, назлап сулар сибә. Иң яраткан гөлләре – яраннар. Аларның 4 төслесен кышын тәрәз төбендә, җәйләрен бакчасында тәрбияли. Ялкын сары төстәге яранны аеруча да үз итә. 

– Күрмим дип тә әйтә алмыйм. Бөтен матурлыкны төштә күрәм. Чәчәкләр, болыннар, мәктәп бакчалары, яшь вакытта йөргән инеш буйлары төшләремдә еш кабатлана. Шулай да күңелем белән әллә кайларга барасым, музейларда буласым, һәр экспонатны кулым белән тотып-тотып карыйсым килә, – дип сөйли ул. 
Күңелен төшерергә яратмый Сания апа. Ел саен балалары аны Казанга театр карарга алып бара. Бөтен артистларны таный, мәдәни тормышны күзәтеп барырга тырыша. Радио дулкыннары һәм зәңгәр экраннар аша яңалыклар тыңлый. 50 елга якын бер сулышта гомер иткән тормыш иптәше Рифат абый янәшәсенә утырып, газетаның һәр юлын укып чыга. 

Гел хәрәкәттә ул, кемдер эшләгәнне көтеп утырмый, яшелчәләр үстерүдә дә өлешен кертә. Җиләк-җимешләрне җыеп, кайнатма да ясап куя. Иң яраткан шөгыле – кишер сирәкләү.
– Башка чүпләрне күрмим мин. Кишерне кул белән тотып сирәкләп була. Утыртканнан соң 3 тапкыр сирәклим. Безнең кишерләр бик яхшы үсә, – ди сөенеп.

Сания апа сәхнә кешесе дә. Кечкенәдән үк биергә ярата. Җыр-моңга да оста. Иске Йомралы мәдәният йорты каршында оешкан “Асылъяр“ фольклор ансамблен җитәкли. 20 елдан артык мәдәният өлкәсендә эшләүче кызы Резедәнең дә төп ярдәмчесе ул.
– Әнидә тормышка, иҗатка мәхәббәт көчле. Кешеләрне ярата, аралашып яшәргә тырыша. Мин аңа гел киңәшкә керәм. Ул безнең бик уңган да. Күзләре күрмәсә дә итләрен вак итеп турап өчпочмаклар пешерә. Ул пешергән кәбестә ашларын ашап туеп булмый. Исән-сау гына булсын, – ди кызы Резедә Гайнетдинова. 

Ләйлә Шиһабиева. 

Язмага реакция белдерегез

10

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading