16+

Әлфия Зыятдинова: «Улым белән сөйләшәсем килә»

Редакциягә Чаллы шәһәреннән Әлфия Зыятдинова мөрәҗәгать итте. Ана улының сәламәтлеге өчен борчыла, бердәнберен савыктыру өчен ярдәм сорый.

Әлфия Зыятдинова: «Улым белән сөйләшәсем килә»

Редакциягә Чаллы шәһәреннән Әлфия Зыятдинова мөрәҗәгать итте. Ана улының сәламәтлеге өчен борчыла, бердәнберен савыктыру өчен ярдәм сорый.

Авырлы чакта ук каршылыклар белән очраша Әлфия. Бала төшәргә мөмкин дип, аны еш кына хастаханәгә яткыралар. Һәр көн диярлек курку катыш өмет белән уза. Даниял 2008 елның 23 июлендә дөньяга аваз сала.

- Тулгак башлангач, баланың йөрәк тибеше начарланды, шуңа да тиз арада операция ясарга, сабыйны кесарев кисеме белән алырга туры килде. Даниял туганда зәңгәрләнгән иде, кычкырмады да, еламады да. Табиблар, карындагы инфекция белән бәйле рәвештә шундый катлаулыклар килеп чыкты, дип аңлаттылар, ахырдан балада инсульт булганлыгы ачыкланды, - ди Әлфия ханым.

Бала тудыру йортыннан Әлфия 40 көн узгач кына чыга. Баласын, авырлык белән булса да, имәргә өйрәтә, Даниял башка яшьтәшләре кебек үк ашый, елмая, үсә. Дүрт ай булды дигәндә, баланың тәнен кинәт көзән җыера башлый. Даниялны тиз арада хастаханәгә илтәләр. Дүрт айлык сабыйны ясалма сулыш алу аппаратына тоташтыралар.

Кечкенә, көчсез сабый авыруны җиңә алмый, хәле начарлана, ул башын тотмый башлый. Әлфия ханым, улын савыктыру өчен нинди генә хастаханә юлын таптамый: Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Чиләбе, Геленджик клиникалары...
Даниялның диагнозлары бер кочак. Ничек кенә булмасын, ана өметен өзми, көрәшүен дәвам итә. Көн саен улына физик күнегүләр ясата, бергә рәсемнәр төшерәләр, массаж курсларына йөриләр. Соңгы сигез ел эчендә Әлфия ханым күп уңышларга ирешкән. Даниял авырлык белән булса да, аякка баса алган. Ниһаять, ул беренче адымнарын атлаган. Баш мие эшчәнлеген стимуллаштыру өчен, Зыятдиновлар Чиләбедәге Кытай методикасы буенча дәвалый торган медицина үзәгендә дәвалану курсы узган булганнар. Аның файдасын күргәннәр. Нәтиҗә булсын өчен, дәвалануны туктатырга ярамый. Даниял сөйләшә алсын, мөстәкыйль утырырга өйрәнсен өчен, нәкъ менә Кытайда җитештерелгән үләннәр һәм препаратлар таләп ителә. Әмма аларны Кытайдан читкә чыгарырга ярамый икән, шуңа да Даниялның үзенә Кытайга, Юйцы шәһәрендәге тернәкләндерү үзәгенә барырга туры киләчәк. Чит илдә дәвалану 608517 сум тора. Моннан тыш, самолетта очу өчен 100 мең сум билет бәясен дә җыярга кирәк. Әлфия гел улы янәшәсендә булганга, беркая да эшләү мөмкинлеге юк. Бүген бары Даниялның инвалидлык буенча бирелә торган пенсия акчасына гына яшиләр.



- «Бәхетле балачак» хәйрия фонды ярдәмендә, 126 мең сум акча җыя алдык, шулай ук әти-әнием дә кулдан килгәнчә ярдәм итә, әмма бу бик аз. Шуңа да ярдәм сорап, изге күңелле кешеләргә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүрмен, Даниялны күзләреннән аңлыйм, тик ул сөйләшми, теле ачылсын иде, аның күңелендәген беләсем, улым белән сөйләшәсем килә, - ди Әлфия.

Даниялга аякка басарга ярдәм итәргә теләгән кешеләр редакциябезгә мөрәҗәгать итә ала. Шулай ук әнисенә дә шалтыратырга була, телефоны 8(927)47-825-89, 8(8552)57-55-06

Даниял исеме гарәп­чәдән тәрҗемә иткәндә, «Аллаһы Тәгалә - минем хөкемдарым» дигәнне аңлата, сабыйны Ходай ярдәменнән ташламасын.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading