16+

Менә язмыш... чегән хатыны әйткәнчә булды

“Шәһри Казан. Язмыш”ның узган бер санында басылган “Чегән юравы” дигән язмадан соң күршебез белән булган хәл исемә төште дә язарга утырдым.

Менә язмыш... чегән хатыны әйткәнчә булды

“Шәһри Казан. Язмыш”ның узган бер санында басылган “Чегән юравы” дигән язмадан соң күршебез белән булган хәл исемә төште дә язарга утырдым.

Чегән хатыны әйткәнчә булды

Ул да, чегән юраган юш килде, дип сөйләгән иде.

Тумышы белән күршем Гөлфия Ташкент шәһәреннән иде. Туксанынчы елларда Татарстанга күчеп кайтканнар. Үзләре белән олы яшьтәге әниләре дә кайткан иде. Кызы Гөлфия әнисенең тормышында бик күп авырлыклар күрүен сөйләп, нәкъ чегән хатыны әйткәнчә булы, дип әйтеп куйган иде.

Шунда Ташкентта үз йортлары белән яшәгәндә, боларга берничә чегән хатыны килеп керә. Равия апа, боларны күреп, кулы белән капкага күрсәтә-күрсәтә, чыгарга куша башлый. Шунда берсе кире борылып килә дә, тудырган ир балаларыңнан рәхәт күрмәячәксең, берсе төрмәгә эләгә, берсе югала, гомер буена эзләп тә тапмаячаксың, өченчесе үзенә кул салачак, ди. Равия апа бу сүзләргә әллә ни игътибар да итми. Янәсе, чегән хатыны ни генә әйтмәс. Әле ул вакытта балалары биш-ун яшьләр тирәсендә генә була.

Олы улы төрмәгә эләккәч кенә исенә төшерә ул чегән юравын. Чынлап та, ул әйткәнчә булып та куя. Юрау да түгел, каргау булдымы икән әллә ул, ди Гөлфия. Ул бит аларга бактырмаган. Чыгып китегез дип куганга ачуланып килеп әйткән, ди. Ни булса да булган инде. Равия апа да, Гөлфия дә күптән мәрхүмнәр.

Мәдинә апагыз,
Казан. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

7

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading