16+

"Сары тышлы дәфтәрдәге истәлекләрне күз яшьсез укып булмый"

Үлгәннәрнең каберен бел, исәннәрнең кадерен бел, дип юкка гына әйтмиләрдер. Әби-бабайлар сөйләгән хатирәләрдә күпме тарих, гореф-гадәтләр, йолалар чагыла. Ул чактагы вакыйгаларны бүгенге көн белән чагыштырып, гаҗәпләнеп куясың. Беркөнне кәгазьләр арасында әти-әнием, бабам сөйләгән истәлекләрне язып барган сары тышлы дәфтәр килеп чыкты. Андагы кайбер хатирәләрне газета укучылар белән дә бүлешәсем килә.

"Сары тышлы дәфтәрдәге истәлекләрне күз яшьсез укып булмый"

Үлгәннәрнең каберен бел, исәннәрнең кадерен бел, дип юкка гына әйтмиләрдер. Әби-бабайлар сөйләгән хатирәләрдә күпме тарих, гореф-гадәтләр, йолалар чагыла. Ул чактагы вакыйгаларны бүгенге көн белән чагыштырып, гаҗәпләнеп куясың. Беркөнне кәгазьләр арасында әти-әнием, бабам сөйләгән истәлекләрне язып барган сары тышлы дәфтәр килеп чыкты. Андагы кайбер хатирәләрне газета укучылар белән дә бүлешәсем килә.

Зәйнетдин бабай кечкенәдән ятим калып, байларда ялчы булып эшләп, зур авырлыклар аша үтеп, үз тормышын җайга салган кеше. Әбием Әскәпҗамал белән яши башлаганда аның үз җире, торыр йорты, мал-туары була. Кызганыч, әби белән бабаемның 12 баласыннан өчесе генә исән кала. Шуларның берсе - әтием Кыяметдин. Бабай бик тырыш була. Йорты тирәсенә 30 тал утырта. Хәзер дә ул агачларны «Зәйнетдин таллары» дип йөртәләр.
Ак диңгез белән Балтыйк диңгезен тоташтыру максатыннан башкарылган Беломор каналы төзелешенә бабайны да җибәргәннәр. Эшләү шартлары катлаулы булганга, халык арасында, анда киткән кеше исән кайтмый икән, дигән имеш-мимешләр дә йөри. Чынлап та, бабайның җилкәсенә таш төшеп, аның бөкресе чыга. Янындагы ике иптәше бөтенләй үлеп кала.
Әти белән энесе ­Нуретдин әти­ләре төзелештә чакта әниләренең ярдәмчеләре булалар. Тамак ягын да үзләре кайгырта. Бервакыт әти балыкта чакта, Нуретдин абый ашарга әзерләргә уйлый. Балык пешерәм дип, абзар артында учак яга, тик моның ахыры аянычлы бетә. Янгын чыгып, өйләре яна. Әбиебез балалары белән йорт-җирсез кала. Ярый әле Зәйнетдин бабай киткәнче яңа йортка дип бура әзерләп куйган була. Чарасызлыктан, әбием шул бураны юк кына бәягә сата.Түшәмгә дигән такталарны мәктәпкә парталар ясарга дип алалар. Авыл халкы, мәктәпнең беренче парталары Зәйнетдин бурасы түшәменнән ясалган иде, дип сөйли.
Бабай төзелештән кайткач, яңа өйгә күченәләр. Сыер алып, сөттән май язып сата башлыйлар. Үзләренә күрә тормыш итү кәсебе була бу. Бабайга базарга барганда таныш-белешләр дә, сатарга дип, маен биреп җибәрә торган була. Бара торгач бабайга спекулянт ярлыгы тагып, төрмәгә утырталар. Анда да ул пекарняда эшли, ипи пешерә. Әле кайбер чакта ипине гаиләсенә тапшыру җаен да таба. «Әнә шул ипи белән генә исән калдык без», - дип сөйли иде әти ачлык елларны. Бабаебыз 87 яшендә бакыйлыкка күчте. Нинди генә авырлыклар кичерергә туры килсә дә, сабыр, тырыш булган ул.
...Әнием Хөснурый сөйләгән хатирәләр дә бик гыйбрәтле. 1936 елларда ачлык була. Күп кеше исән калыр өчен Үзбәкстан якларына юл тота. 1937 елны иген бик уңа. Ипине дә бер хезмәт көненә сигез килограмм бирә башлыйлар. Әниемнең: «Көндез ындырда эшлибез, кичен чикләвек җыярга барабыз, ул елны чикләвек бик уңды. Аны базарга алып чыгып сатабыз, аз булса да акча эшли идек», - дип сөйләгәне истә. Комбайннар чыкканчы, күп нәрсәне кулдан эшләргә туры килә аларга. Җир астына утын яга торган баз ясыйлар, шуның өстенә агачтан бура өяләр, бура эченә ашлык сала торган җайланма әмәллиләр. Шунда орлык тәүлек буе кибә, әзер орлыкларны агызып ала торган җире була. Әнине сугыш елларында урманга агач кисәргә дә җибәрәләр. «Өчәр-дүртәр кыз агач аударып, аны ике метр итеп кисеп, ат чанасында тимер юлга кадәр чыгара идек», - дип сөйли иде әни.
Утны-суны кичеп кайткан әтиебез Кыяметдин 1948 елны әниебез белән гаилә корып җибәрә. Тормыш җиңел булмый. Әти таш чыгаруда эшли. Бары 1951 елларда гына авылга ут керә. 1955 елларда өйләрдә радио сөйли башлый. Элек таякка эшләгән халык 1960 елларда беренче хезмәт хакы ала.
...Авырлык­ларны бергә кичеп, тигез канат булып гомер кичерде әти белән әни. Әти - 89, әни 82 яшендә гүр иясе булдылар. Биш баласын бер йодрык итеп бердәмлеккә өйрәтеп үстергән әти-әниебезгә бүген дә рәхмәтлебез. Аларның киңәшләрен бүген дә тотабыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading