16+

«Синең яныңа һәр пәнҗешәмбе көнне кайтырмын»

Махсус хәрби операция барышында 33 яшьлек Рамил Кәлимуллин һәлак булды.

«Синең яныңа һәр пәнҗешәмбе көнне кайтырмын»

Махсус хәрби операция барышында 33 яшьлек Рамил Кәлимуллин һәлак булды.

Ике ел. Бу ике ел эчендә мобилизациягә эләккән яшьләрнең йөрәге нинди генә кайгыларны, нинди генә шатлыкларны һәм нинди генә дулкынлануларны бергә кичермәде. Әмма нигә генә карамастан һәрчак бергә, бер йодрык сыман бердәм булдылар. Һәркайсының күңелендә бары бер сүз: — Без барыбер җиңәчәкбез!.. Хакыйкать безнең белән! 
 
“Илне сакларга мин дә китәм”
Тукай районының иң зур бистәләренең берсендә туып-үскән Рамил Кәлимуллин да еш кабатлаган әлеге сүзләрне. Мобилизация игълан ителеп ир-егетләребезгә повесткалар таратыла башлаганны ишетеп, үзенә бирүләрен көтә-көтә арыгач, ир үзе юнәлә хәрби комиссариатка. “Илне сакларга мин дә китәм. Бу безнең бурычыбыз”, ди ул якыннарына.  

– Гаиләдә без өчәү ...идек, – дип сүзен башлады хәрбинең апасы Гөлнар Янайкина. – Әтиебез Сәхипҗан авылда совхозда машина йөртүче, әниебез Гөлфинур  Саклык банкында кассир-контролер булып хезмәт куйды. Рамил төпчегебез, әни аны шактый олыгайгач, 35 яшендә алып кайтты. Олы абыебыз Ришат белән Рамилнең яшь арасы 16, минем белән 11 яшь. Иң төпчеге, иң иркәсе булды ул безнең. Энемә 2 ай булгандыр, эшне югалтмыйм, дип әниебез эшкә чыкты. Шул вакытта әнинең килендәше Вәсимә апа бик нык ярдәм итте. Көндез нәнине ул карый, мин укудан кайткач ул китә. Шулай чиратлашып карап, үстердек без аны. 
Үскәндә шук-шаянлыгы белән аерылып тормый Рамил, һәрчак төпле фикерле, басынкы, сабыр була. Аның фотосына карау белән үк бу хакта мең кат инанып була. Төпчек балаларга хас булганча, иркәләнүнең дә әсәре дә юк. Киресенчә, кечедән үк кул арасына кереп, бар эшнең асылына төшенеп башкарырга, үҗәт булырга төшенә.  

– Кече яшьтән үк кулында гел балта-чүкеч булды аның.  Әти-әни аңа аерым бер бүлмә бүлеп бирде, аның бөтен эш кораллары, әйбере шунда иде. Бәләкәй чактан ук агач эшенә хирыс иде. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Сарманда һөнәри училищеда белем алды. Аннан соң армиягә озаттык. Алга таба башлы-күзле булды. Альфираны бик яраттык. Аны үз сеңлем кебек күрәм. Рамил белән төскә-биткә дә бик охшашлар бит. Аллаһы Тәгалә тиң парларны нәкъ шулай бер-берсенә охшаш булып ярата диләр бит. Күрәсең, хактыр.  Рамилнең повестка алуы турында Альфира хәбәр итте. Гаиләм белән Әлмәттә яшим. Аннан килеп җиттек, 30 сентябрь көнне башка егетләр белән Рамилне Чаллыдагы “Энергетиклар” мәдәният йорты яныннан Казанга озаттык., – ди Гөлнар апа.   

Ә бераз соңрак 26 октябрьдә Чаллыда яшәүче олы абыйлары Ришатның улы Ринат та мобилизация буенча чакырылып юлга Татарстан каласына юлга кузгала. Кәлимуллиннар нәселеннән –  ике егет. Икесе дә бер тирәдәрәк хезмәт итә. Рамил белән Ринат бер-берсенең хәлен белешеп тора. Донецк юнәлешендә хезмәт иткәндә, туганнар күрешеп тә ала, соңрак аларның һәркайсының роталарын күчерәләр. Күрешү башка насыйп булмый. 

– 2023 елның 1 декабрендә Калмашта Ринатны соңгы юлга озаттык. Ул полкта отделение командиры булып хезмәт итте. Энебезгә 25 яшь иде. 22 ноябрендә дрон төшеп һәлак булган. Бу хәбәр бөтенебезне дә аяктан екты. Рамил энесен соңгы юлга озатырга да кайтты. Башка Рамил иде ул. Ябылган, ачылып сөйләшмәде. Бәлкем, минем өчен шулай тоелгандыр. Нык төпченмәдем дә. Болай да авыр вакытлар. Без кайтып киттек, ул Әлмәт аша китте. Киткәндә безгә керде. Ике сәгать чамасы бездә булгандыр,  төнге 11дә китәр юлга кузгалды. Телефоннан сөйләшкәндә: “Үзеңне сакла”, дип әйтә идем. Ул миңа махсус хәрби операция зонасыннан төрле фото, видеолар җибәрде. Менә хәзер аның язмалары истәлек булып калды. Аларны кат-кат карыйм, – биредә Гөлнар апа күз яшьләренә күмелде. – Кайсыдыр ялына кайткач, аларга кунакка килдек. Өендә подвалда нидер эшләп ята иде. "Хәзер менәм, соңгы блок кына калды", дигәне истә. Бәлкем, эш белән әвәрә килеп шулай тынычлангандыр. Балаларына нигез калсын дип әйткәндерме. Калмаш зур авыл, Рамил авылны ярата иде. Беркая да китәргә ризалашмады. Шуңа биредә йорт төзергә хыяллануы да бер дә гаҗәп түгел. 19 февраль көнне алгы сызыкка керде, миңа иртәнге 4тә язды. Мин дә: ”Бер дә ял бирмиләрмени”, дидем дә, смайликлар белән: “Юк” диде. Бернинди хәбәре булмагач, Альфира энебезне бөтен җирдән эзләттерде... Авыр хәбәр безнең гаиләбезне янә читләтеп узмады. Командиры шалтыраткан. “Ябык табутта кайтачак”, дигәннәр. Альфира соңрак сөйләде, бермәлне төш күргән. Шунда Рамил энем сак кына: "Алай-болай булсам, мине ачтырып күрсәтмә", дигән икән. Төш аша кереп үзе фикерен җиткергән, күрәсең. Рамилнең җәсәде янында бөтен әйберләре, документлары булган. Безнең үз тормышыбыз, ә Альфира Рамилнең канаты, бар тормышы иде. Аңа иң авыры хәзер. Ике ир баланы аякка бастырасы бар. Сабырлыклар гына бирсен аңа. Әниебез үзе генә авылда яши. Альфира  аның янында. Гел кереп карап тора, әнигә быел 70 яшь. Бер-бер артлы килгән ике кайгы: баштан оныгы, аннан соң улы үлеме аны аяктан екты. Бик нык борчыла бахыркаем.  

 
«Иң авыр сынау булгандыр»
Радик Садриев Рамил белән бергә бер чирәмдә аунап үскән, бер чишмәнең суын эчкән дусты. 
– Туганнан бирле бергә булдык, игезәкләр сымак, алардан кайтып кергән булмады. Бер класста белем алдык, бергә СПТУда укыдык. Ул армиягә китте, мин ике ел соңрак чакырылдым. И-и яшь чаклар, матайда бергә чаптык, төрле маҗараларга да юлыктык, бергә клубка чыктык. Кызлар янына да йөрдек, аннан башка авыр миңа, – биредә Радик белән күз яшьләре аша яшьлекләренә кайтып киттек. – Рамил ул үзе юаш. Әмма үзенекен булдыра торган. Әнә нинди йорт салырга тотынган иде.  Мобилизациягә чакырылгач та, бөтенебез бергә, дуслар җыелып озаттык. Калмаштан 8 егет киткән иде, 6 егетебез шәһит инде. Дустымның үлеме турында Альфира әйтте. Аны соңгы юлга озатуы иң авыр сынау булгандыр. Әле дә моңа ышана алмыйм. Төш кебек кенә.  Рамилнең гаиләсен ташламаячакбыз. Альфира, уллары безгә Рамилдән калган васыять, нык һәм бердәм булып, ярдәмләшеп яшәрбез боерса.  

 
«Кулыннан гөлләр тама иде»
Рамилнең тормыш иптәше Альфира белән озаклап сөйләштек. Иң кадерле хатирәләрнең барысын да үзенә сыйдырган бит аның күңеле... Ерак еллар аша аларның яшьлек еллары ишегенә шакыйбыз: 
– 2012 елны Рамилнең классташы таныштырды безне. Тумышым белән Күгәш дигән авылдан. Ул вакытта миңа 18 иде. Рамилгә 21.  Бер-беребезне бер күрүдән үк ошаттык. Әле дә истә, мине дус кызым чакырып чыгарды. Күрсәм, бер егет эскәмиядә оялып кына утыра. Бу егет белән ни турында сөйләшеп була соң дип гаҗәпләндем дә әле. Әмма күктә безнең язмышыбыз хәл ителеп куелган, күрәсең. Озын буйлы, шундый матур, керфекләре озын. "Киявебезнең күзләре сөрмәле", дип әйтә иде әнием. 2013 елның декабрендә Рамил: "Әллә соң никах укытабызмы?" дип сорады. Ул вакытта КаМАЗда машина йөртүче-сынаучы булып эшли иде. Сменалап эшли. Ял иткән араларда минем яныма да күрешергә килә. Чаллы бездән ерак түгел.  
2012 елны Рамилнең әтисе гүр иясе була. Улының ярын ул да кабул итә, аңа үз нәсыйхәтен бирә.  
– Миңа бу хакта соңрак Гөлнар апа сөйләде, – ди Альфира. – Әтисе Рамилнең төшенә кергән булган: ”Әйбәт кыз ул, аңа өйлән”, дип үгет-нәсихәт биргән. 2014 елның 17 гыйнварында никахыбыз булды. Шул ук елның җәендә 20 июньдә туй ясадык. Быел бергә яшәвебезгә 10 ел булыр иде. Ике җимешебез үсеп килә. Олысы Радик 2015 елның 19 апрелендә туды. Кечесе Данир исемле, 2020 елның 1 октябрендә дөньяга килде. Йорт салырга нияте турында да ул миңа күптән сөйләгән иде. Аны хупладым гына. Кулыннан гөлләр тама иде аның. Белмәгәне юк. Оста куллы, күзен йомып техниканы җыя. Йортыбызны 4 ел төзибез. Биредә һәр кадакланган такта, һәр кирпеч аның кулы аша узган.  
 
«Сабыйларың өчен саклый күр»
Тугыз ел хәләленең җылы канаты астында, һәр мәшәкатьне бергә күтәреп яши Альфира.  
– Мобилизация игълан ителеп, аларны баштан Казанга, аннан соң Донецк җирләренә алып киттеләр. - дип истәлекләргә бирелә Альира. –   Алгы сызыкка 2023 елның 5 февралендә Авдеевкага керде. 12 февраль көнне чыкты. Соңыннан тагын 16 февраль көнне керде. 26ысы гына чыкты. Бермәлне сүз иярә сүз китеп, 22 февраль минем икенче туган көнем, дип әйтеп куйды. Бергә хезмәт иткән егетләре аңа: “Син күлмәктән тугансың, ничек исән калгансың,”дип әйткән. Төгәл ни булганын белмим. Нидер шартлаган ахры. 2023 елның 3 апрелендә ялга кайтты. 17 апрельдә кире китте. Соңыннан үзем киттем Украинага, чөнки җәй көнне аларны тынычрак җиргә күчергәннәр иде. Сагынуым шуның чаклы көчле иде. Баштан Ростовка кадәр билет алдык. Аннан соң алар тукталган җирлеккә киттек. Иптәш кызым белән бергә. Ул да ире янына барды. 8 көн анда булганмын. Якыннарыма әйтеп тормадым. Бары Гөлнар апа, һәм үз әнием гына белде.  Соңыннан бөтен туганнар белеп алган. Рамилгә гел: "Үзеңне саклый күр, сабыйларың өчен саклый күр. Без сине көтәбез. Җиңеп кайтуыңны көтәбез. Балалар һәр көнне иртә белән йокыларыннан: «Әти!» — дип уяналар, кичләрен синең турыда сөйләшә-сөйләшә йокыга китәләр. Бик сагыналар алар сине, юксыналар", дип яза идем. Күбесенчә видеоэлемтә аша аралаштык. Ялга кайткан саен, һәрчак өй төзү эшләре белән мәшгуль булды. Ул кайткач, безнең өебезгә бәйрәм төсмере иңә, капка ябылып тормый иде.  2023 елның 8 февралендә аның ротасындагы егетләр “передокка” (алгы сызыкка ред.иск.) кереп китәбез дип шалтыратканнар. Ә Рамил бу хакта миңа хәбәр итмәде. Шул ук көнне  барыбер белдем. Берничә көн түздем, хәбәр булуын көттем. Шуннан соң төрле командирларга чыга башладым. 19 февраль иртән 4тә Рамил  “Хәерле иртә” дип язды. Шунда ук шалтыраттым аңа. Видеоэлемтә аша сөйләштек. Шул көнне Авдеевканы алганнар. Ни кызганыч, биредә аның күп дуслары, иптәшләре башын салган. 19 февральдә Рамил белән соңгы тапкыр сөйләштек. 20есе һәм  21е көнне күңел сикерде, нидер булуын сизде, күрәсең... Ә 24 февраль көнне аның гомере яу кырында өзелгән. 4 апрельгә чаклы көн саен эзләдем аны. Төрле юллар аша. 40 көн дәвамында төшемә исән кебек керде. 20 март тирәләрендә исә төшемә башкача керә башлады.  Сөйләшми, өсте пычрак, ә мин аны гел юам икән. 26 март көнне янә керде төшкә, “Мин синең яныңа һәр пәнҗешәмбе көнне кайтырмын,” диде.  Шулай булды да.  
Рамилне яу кырыннан 3 апрельдә алып чыкканнар.

– 4 апрельдә бу хакта безгә хәбәр салдылар. 11 апрельдә Калмашка алып кайттылар.  Шул ук көнне җирләдек. Пәнҗешәмбе иде. Инде менә кырыгын да уздырдык. Балалар нык юксына. Әмма алар хакына нык, горур булырга тиешмен. Алар хәзер тормышымның бар яме, өмете, – ди хәрбинең хатыны. 
Рамилнең яу кырында алган күпсанлы медальләре турында да Альфира горурланып сөйләде. Ә мактарлык та бит. Әлеге һәр медаль артында күпме яусыз көрәш, каһарманлылык үрнәге ята. Рамил Кәлимуллин "Сугышчан батырлык өчен" медале, II дәрәҗә «Хәрби батырлык өчен» медале, “Батырлык өчен” медале һәм үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнгән.
 

Язмага реакция белдерегез

2

0

26

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Урыны оҗмах түрендә булсын инде,эх әрәм булалар егетләр((

    Мөһим

    loading