16+

Сәлим белән туйганчы яратышасы иде, әмма ярамый...

Тормыш – бик кызык һәм шул ук вакытта катлаулы нәрсә. Җир йөзендә никадәр кеше яратмаган яр белән гомер итә. Мин дә берне сөям, икенче берәү белән яшим.

Сәлим белән туйганчы яратышасы иде, әмма ярамый...

Тормыш – бик кызык һәм шул ук вакытта катлаулы нәрсә. Җир йөзендә никадәр кеше яратмаган яр белән гомер итә. Мин дә берне сөям, икенче берәү белән яшим.

Авылга әби янына кунакка кайткач, Сәлим белән таныштым. Барысы да бик матур башланып китте, беренче мәхәббәт, беренче үбешү... Бик яраттым Сәлимне, киләчәгемне аннан башка күз алдына да китерә алмый идем. Ләкин шәһәргә киткәч, Сәлим иптәш кызым белән хыянәт итте. Бу турыда ул миңа үзе сөйләде. Салган баштан йоклаган да, тегесе балага узган.

Кыскасы, Сәлим үзенең акылсыз адымы белән берничә кешенең язмышын бозды. Шулай итеп, Сәлим өйләнде, кызлары туды. Күңелем әрнеде, ачуым да көчле иде, ләкин сабыр булырга тырыштым. Ялларда әби янына авылга кайттым. Күптәннән Сәлимнең дусты күз атып йөри иде миңа. Тоттым да, ачуымнан шуңа кияүгә чыктым. Тик балабыз гына булмады. Беренче балабыз көмәндә чакта үлде дә, шуннан соң уза алмадым.

Берничә ел узгач, ирем эштән кайтты да, Сәлимне очратуын әйтте. Өстемә салкын су койган кебек булды. “Бу ялда безне кунакка чакырды, барабыз”, – диде. Каршы килмәдем, дуслар бит. Аннан соң яшь вакыттагы әрнүләр дә юкка чыкты инде, гафу иттем... 

Бу көн килеп җитте. Сәлим гаиләсе белән шәһәр читендәге бистәдә яши, өйләре зур, иркен. Иптәш кызым, ягъни Сәлимнең хатыны мине колач җәеп каршы алды. Үзгәргән, тазарып киткән. Ә Сәлим... һаман шул ук, башында бераз чал чәчләр генә күренә...

Матур гына кич утырдык. Шуны аңладым: Сәлим мине әле дә ярата. Аның карашларын күргәч, минем дә йөрәк түрендәге хисләрем кабат дөрләп кабынды. Шул көннән бирле без – гаилә дуслары. Сәлимне күргәч, рәхәт тә, шул ук вакытта кыен да. Эх, Сәлим белән туйганчы бер рәхәтләнеп яратышасы иде. Әмма ярамый. Икебезнең дә гаиләбез бар, аның кызы үсеп килә. Тик хисләремне ничек йөгәнләргә? Нишләргә? Күпме түзә алырмын? 

Наилә М.

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

6

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading