16+

Толларның да була төрлесе

Толларның да була төрлесе

«Шәһри Казан»да дөнья күргән «Тол хатыннан ачык хат» дигән язманы укыгач, үз фикеремне язарга булдым. Шунысын онытмаска кирәк: толларның да төрлесе була. Өч ир баласы белән тол калган бер таныш хатын ирле хатыннардан көнләшеп, аларның ирләрен аздырып яшәде. Малайларының гаиләләре, оныклары булуга һәм 60ка җитүенә карамастан, дөрес юлга баса алмый. Үзе кебек тол ир табып, кияүгә чыгып, кешечә яшәргә ярамыймы икән аңа? Юк бит, хатынлы ир кирәк. Судан ак, сөттән пакь калган тол хатыннар Җир йөзендә бармак белән генә санарлыктыр ул. Тормышның караңгы, китек якларын татып яшәгән намуслы парлы хатыннар турында да онытмаска иде...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading