16+

“Ул миннән бала көтә, гафу ит мине”

Айнур белән бер популяр сайтта таныштык. Ул мине игътибарлы, акыллы булуы белән җәлеп итте. Аның белән аралашу бик җайлы һәм рәхәт иде. Ләкин Айнур башка шәһәрдән булгач, күрешә алмадык, бер елга якын телефоннан гына аралаштык.

“Ул миннән бала көтә, гафу ит мине”

Айнур белән бер популяр сайтта таныштык. Ул мине игътибарлы, акыллы булуы белән җәлеп итте. Аның белән аралашу бик җайлы һәм рәхәт иде. Ләкин Айнур башка шәһәрдән булгач, күрешә алмадык, бер елга якын телефоннан гына аралаштык.

Инде мәхәббәтебез чын һәм көчле дигән фикергә килгәч, күрешергә булдык. Безнең шәһәрдә аның миннән кала бер танышы да, туганы да булмагач, Айнурны үзебезгә кунакка чакырдым. Әти-әниемә алдан ук әйтеп куйдым, алар каршы килмәде. Әни хәтта “кияү” егетенә табын да әзерләде.

Күрештек, таныштык. Ул мин уйлаганнан да яхшырак булып чыкты. Безгә кайттык, әниләр дә аны җылы кабул итте. Ул да минекеләр белән уртак телне тиз тапты. Чәйләп алганнан соң, Айнурны төнгә каршы юлга чыгарырга теләмәделәр, билгеле. Әни Айнурга минем бүлмәдәге диванга урын җәйде, мин дә шул бүлмәдә, әмма үз караватымда йокладым.

Төн җиткәч, Айнур яныма күчеп ятты. Без бик тәмләп һәм озаклап үбештек. “Мин сине телим. Әгәр син каршы килмәсәң...” – диде ул. “Мин каршы түгел, мин дә телим!” – дидем. Шулай итеп, Айнур мине үзенеке итте. Берничә сәгатьтән соң ул үзенең урынына күчеп ятты. Әмма ул төнне күзгә йокы кермәде...

Икенче көнне Айнур кайтып китте. Ничек сагынганымны белсәгез! Минут саен, сәгать саен язышып тордык. Аннан башка яши дә, сулый да алмадым. Тик бәхетле көннәрем озак дәвам итмәде, берничә айдан соң Айнурым башка кызга өйләнде. “Ул миннән бала көтә, гафу ит мине”, - диде ул.

Әле ярый теге чакта мин дә Айнурдан балага узмаганмын, кем белә, хәзер ялгызым бала үстереп ятар идем. Бүгенге көндә мин – ир хатыны, өч бала үстерәбез. Кайвакыт Айнур искә төшеп куя, ләкин ирем аннан мең тапкыр артыграк! Кызык, Айнур да мине искә аламы икән?..

Люция Б. 
Фото: freepik.com


 

Язмага реакция белдерегез

7

2

6

2

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    2

    0

    Каян искэ алсын инде, синен кебек жинел яулауларны ничек иске алып бетерсен

    • аватар Без имени

      1

      0

      Каян сезнен кебек жинел генэ яуланыучыларны исендэ тотып бетерсен инде

      • аватар Без имени

        1

        0

        Бүгенге көндә бәхетле тормышта яшәсә, бер дә исенә төшмтдер, бәхетсез булса бәлки үкенәдер

        • аватар Без имени

          1

          0

          Бер курмэгэн кешегэ телефон аша гашыйк булып була микэнни ул?

          Мөһим

          loading