16+

Үз-үзенә кул салырга теләгән көннәре дә булды

Көзге җил агачлардан сары яфракларны йолкып ала да очыртып китә; яфраклар җиргә төшкәч тә, аларны юл һәм сукмакларга бәргәләп йөртә.

Үз-үзенә кул салырга теләгән көннәре дә булды

Көзге җил агачлардан сары яфракларны йолкып ала да очыртып китә; яфраклар җиргә төшкәч тә, аларны юл һәм сукмакларга бәргәләп йөртә.

Аны да язмыш шулай бәргәләп йөртте.

Әй, бу гомер дигәнең! (Хатирә әби офтанып куйды.) Ул кешеләргә дә, табигатькә дә үлчәп бирелгән. Әнә, агачлардагы яфраклар да бертигез саргаймый бит: арада яшелләре дә, кызгылт төстәгеләре дә, кызгылт-сарылары да бар. Кеше гомере дә, шушы яфраклар кебек, төрле чорларны үтә: яшьлек, гомер уртасы һәм картлык. Яшьлек бик тиз узган кебек, картлык та тиз килеп җитә... Әй-йе... Көчеңдә вакытта бу турыда уйламыйсың, дөнья куасың. Тик картайгач кына узган гомерең, кылган гамәлләрең турында уйлана башлыйсың икән.

Әле кайчан гына ул, пединститутны тәмамлап, бу авыл мәктәбенә эшкә килгән иде. Ә әйләнеп карасаң, 60 ел гомер үтеп тә киткән икән. Әй, ул еллар...
Бүгенгедәй хәтерендә: авылның оста гармунчысы Сәгыйтькә кияүгә чыгып өч атна үтүгә, төнлә ишекне килеп шакыдылар. Ишекне ачуга, әзмәвердәй дүрт ир-ат бәреп кереп, саубуллашырга да ирек бирмичә, ирен бер кат төнге күлмәк-ыштаннан алып киттеләр. (Сәгыйть шул китүдән әйләнеп кайтмады.) Ике-өч ай үтүгә, халык дошманы хатыны, дип, аны мәктәптән кудылар. Шуннан сон, колхозның иң авыр, иң кара эшләрендә йөрде ул. Авырып киткәндә дә, эштән качып ятасың, дип, бригадир Әхнәф сөйрәп диярлек эшкә чыгара иде. Хезмәт көненә таяк кына куеп барсалар да, җелекне суырдылар. Анысы әле бер хәл, көзге суык яңгырлар астында йөреп, биш айлык сабые авырып китте. Больницага салыр идең, эштән җибәрмиләр. Шулай күз алдында сулып, бәгырь кисәге дөньядан китте. Ачы хәсрәт йөрәген телгәләгәндә дә уртаклашыр кешесе булмады бит. Күршеләре аңа сүз кушарга да куркып яшәделәр. «Вербовка» белән Себергә китәрмен дигән иде, колхоздан җибәрмәделәр.

Инде Сталин үлгәч, азрак җиңеллек килер дип өметләнде, тик авыл түрәләре үзгәрмәде. 1956 елда, иренең аклану хәбәре килгәч тә, балаларга партия кушканча тәрбия бирә алмый, дигән юк сылтау табып, аны биш ел буе мәктәпкә якын җибәрмәделәр. Тик әле сынауларның, авырлыкларның олысы аны алда көткән икән. Ул вакыйга инде ничәмә еллар аның хәтерендә яңара. Ә сәбәпчесе — Хатирәнең чибәрлегенә күз атып йөреп тә, Хатирә якын җибәрмәгән бригадир Әхнәф булды.

1961 елның көзе иде. Авылга электр уты кертәләр, дигән хәбәр таралды. Гомерләрен чыра һәм керосин лампасы яктысында чигү чигеп, йон эрләп уздырган өлкән буын бу хәбәргә ышанып җитмәсә дә, яшьләр тормышның кинәт үзгәреп, яхшырып китәсенә өметләнделәр. Атна-ун көн үтүгә, электр кертүчеләр үзләре дә килеп, урамнарга баганалар утырта башладылар. Ә ике атнадан авыл, таяк тыккан кырмыска оясыдай, тузгый, кайный башлады. Авылны яшен тизлегедәй шомлы хәбәр әйләнеп чыкты: «Баганаларга сузарга дип әзерләнгән чыбыкларны урлаганнар!» Шул ук көнне кич авылга милиционерлар килеп төште. 1937нче елларны онытырга өлгермәгән халык курка калды. Өстәвенә, телдән-телгә төрле сүзләр йөри башлады: имеш, чыбыкларны урлаучылар шәһәрдән килгәннәр, аларга авыл кешесеннән берәү чыбыкларның кайда саклануын күрсәткән. Алай гына да түгел, бригадир Әхнәф ул кешеләрнең Хатирәләр бакча артыннан чыгып килгәннәрен күреп калган.

Озак та үтми, авыл Советына Әхнәф үзе дә килеп җитте. Аның артыннан ук Хатирәне чакырттылар. Башта Хатирә Әхнәфне оялтырга теләде, ә инде тегесе, мин генә түгел, ул кешеләрне Хатирәнең бакча арты күршесе Сәләхи дә күреп калган, өстәвенә, иртән күзе купкан койма тактасына төшкән, дигәч, гарьләнү һәм рәнҗүдән елап ук җибәрде. Моны милиция начальнигы үз гаебен тану дип кабул итте. Сорау алу беркетмәсен төзеп, аңа Әхнәф һәм Сәләхидән кул куйдырдылар. Хатирә беркетмәгә кул куюдан баш тарткач, авылдан беркая да чыкмаска дигән язу алдылар. Озакламый суд булды һәм урланган электр чыбыгы хакын Хатирә Галиевадан түләтергә дигән хөкем карары чыгарды. Судта РОНО мөдире Талипов Хатирәне яклап чыгыш ясамаса һәм мәгариф бүлегенең Хатирәне порукага алу турындагы үтенеч хатын тапшырмаса, аны төрмәдән кем генә коткара алыр иде икән?!

Тик Хатирәгә иректә калу шатлык китермәде, киресенчә, кеше күзенә күренү, балаларга дәресләр бирү чиксез авыр иде аңа. Һәркем Хатирәгә бармак белән төртеп күрсәтәдер, «карак укытучы» дип әйтәдер кебек тоелды. Ичмасам, мәктәптән кусалар, ул кадәрле авыр булмас иде. Түзәр чамасы калмагач, эштән азат итүләрен сорап, мәгариф бүлегенә гариза да язып карады. Әмма РОНО мөдире: «Укытучылар җитми, аннары без сиңа ышанабыз, аңлашылмаучанлык кына булырга тиеш, озакламый каракларны тотарлар, бары да ачыкланыр»,— дигәч, ризалашырга мәҗбүр булды. Хатирә өчен эш көннәре мәхшәргә, ә төннәр газапка әйләнде. Әле мәктәптәге укытучылар арасында да, җае чыккан саен, төрттерүчеләр табылып торды.

Бер ел вакыт шулай газап, ут эчендә узды. Үз-үзенә кул салырга теләгән көннәре дә булды Хатирәнең, тик Аллаһы Тәгалә каршында мордар китүдән курку гына аны бу уен тормышка ашырудан тотып калды. «Ходай Тәгалә ул көннәрне дустыңа түгел, дошманыңа да күрсәтмәсен»,— дип, исенә төшкән саен хәзер дә тетрәнеп куя Хатирә.

Ә җиңеллек көтмәгәндә килде. Җәйге көннәрнең берсендә бригадир Әхнәф белән Сәләхи, эчеп, нәрсәдер бүлешә алмыйча кешеләр алдында сугышып киткәннәр һәм ярсыган Сәләхи: «Хәзер үк бер ярты куймасаң, теге чакта үзең урлаган электр чыбыгын гына түгел, җиде бабаңны да таптырырмын!» - дип әйтеп ташлаган. Туры килүен кара син, шул көнне авылга ниндидер йомыш белән милиция начальнигы да килгән булган һәм, вакытны сузмыйча, пүнәтәйләр белән Әхнәф йортында тентү уздырган. Теге электр чыбыкларын Әхнәфләр базыннан табып алганнар. Бу вакыйгадан соң да Хатирәгә күңел тынычлыгы тиз генә кайтмады, шулай да ул көнне азрак җиңеллек тоеп, рәхәтләнеп бер елады.

Әй, язмыш, язмыш... Адәм баласына ниләр генә күрсәтми дә, сабыр савытларын мөлдерәмә тутырып ташытмый ул! Хатирә әби, авыр истәлекләрдән арынырга теләп, тәрәзәдән тышка күз салды. Әнә, бакча башында ук, очын давыл сындырган нарат үсеп утыра. Үткән еллар түгел, ә кичергән җил-давыллар зәгыйфьләндерде, картайтты аны. Хәер, сынган ботакларында елларның да эзе калгандыр. Тик шулай да яшәргә, үсәргә омтыла. Хатирә әбинеке кебек, аның да алдагы көннәре хәвеф-хәтәрсез үтәргә язсын иде, Ходаем. Тамырлары нык булып, үзеннән соң яшь наратлар калдырсын иде. Дөньялыкта бәхетем булмаса да, соңгы көннәремә чаклы рәхмәтеңнән ташыламасаң, ә яшьләргә бәхет бирсәң иде, йа Раббым!

Фирдәвес Зариф
Фото: freepik.com

Язмага реакция белдерегез

12

0

9

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading