Яшь чакларда тегесенә дә, монысына да озаклап чират торган чаклар күптән онытылган инде. Ай башында тасма итеп бирелгән талоннарны «товарлаштыру» өчен ярмасына, итенә-маена, хәтта балалар колготкасына чират торулар дисеңме. Яңа ел алдыннан гына «бер кулга - бер генә кило» сатыла торган әфлисун-мандаринынамы...
Бүгенге көндә исә минем атнага бер генә тапкыр яратып чыгып баса торган үз чиратым бар. Шимбә көнне Арча якларыннан китерелгән чын сөтне-каймакны шулай чират торып сатып алам мин. Чират дигәч, аңлагансыздыр инде - минем кебекләр байтак җыела анда.
Менә бу юлы оныгым Илсинә белән мәктәпкә барышлый ук тукталдык. Без килү белән, бер ханым: «Кем ахыргы?» - дип аваз салды. «Мин!» - дип әйтеп кенә өлгердем, артыма бер ир кеше килеп басты да: «Мин басарга җитештем инде», - диде. «Ә бит беренче итеп миңа җавап кайтардылар», - диде ханым. «Юк, мин алдан бастым», - диде ир. «Ярар, үзегез бүлешегез инде», - дигән булдым. Шунда оныгым телгә килмәсенме:
- Ә сезнең Кырымдагы Ай-Петри кыясы турындагы легенданы ишеткәнегез юкмы? - диде дә тукталмыйча сөйләп тә китте: - Бер атаклы король үзенең чибәр кызын дәрәҗәле бер егеткә кияүгә бирергә җыенган. Ә кыз икенче егеткә гашыйк булган. Туй алдыннан болар, егете белән килешеп, икәү кыядан диңгезгә сикерергә уйлаганнар. Кыяга килеп җиткәннәр, егет алданрак атлаган. Шунда аны көчле җил үзеннән-үзе тирән упкынга очырган. Кыз да килеп җиткән, ә егет юк, ә аска таба очу шундый куркыныч, диңгез өслеге шундый ера-ак! Ачыргаланып егетенең исемен кычкырып җибәргән ул: «Ай-Пе-е-три!» - дип. Тирә-яктагы бөтен авылларга ишетелгән тавышы. Тик җавап кына булмаган. Кыз исән калган. Борылып, әтисе янына кайтып киткән. Күрдегезме, абый, хатын-кызлардан алга узып китәргә ярамый.
Чират акрын гына кыймылдый. Минем тел бистәсе оныгым инде классташлары турында сөйләргә керешә. Ә без бер-беребезгә һәрвакыт юл бирешәбез, ди. Бигрәк тә ашханәдә малайлар кызларны алдан үткәреп җибәрә икән. «Фәнис исемле (исемен үзгәрттем. - Авт.) бер малаебыз гына юл бирергә теләми. Шуңа күрә без аны Фәнисә дип котыртабыз», - дип көлә.
Оныгымның мантыйгына хәйран калып тыңлап тордым. Күрәсең, ул башкаларны да тәэсирләндергәндер. Чиратыбыз якынлашканда, ханым бу ир кешегә: «Басыгыз алга, иртәнге сәгать белән кешенең кәефен җибәрәсем килми. Үзем дә көн буе борчылып йөрермен», - диде. Ә теге ир: «Юк-юк, борчылмагыз, мин сезнең арттан алам», - дип җавап кайтарды. Без дә, сөтебез-каймагыбызны алдык та, мәктәпкә йөгердек. Соңга кала күрмик тагын!
Комментарийлар