Татарстанда 90 га якын аю исәпләнә Татарстанның биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр иткәнчә, 1 августтан республиканың ике районында көрән аюны ауларга рөхсәт бирергә җыеналар. Үткән елгы аюларны исәпкә алу нәтиҗәләренә караганда, Татарстанда 90 га якын аю исәпләнә. “Аюга ау ачу өчен теге яки бу хуҗалык территориясендә аюларның баш саны дүрттән дә ким булмаска тиеш.
Хәзерге вакытта алар күбесенчә Мамадыш, Әгерҗе һәм Балык Бистәсе районнарында яши. Шуның белән бергә элегрәк аюлар күзәтелмәгән җирләрдә – республиканың көнчыгыш районнарында да очраштыргалыйлар. Ләкин моннан алар үтеп кенә китәләр, озак тоткарланмыйлар”, – дип сөйләгән иде безгә биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Рамил Шәрәфетдинов.
Элегрәк аюлар Татарстан территориясенә Удмуртия, Мари Эл, Киров өлкәләреннән килгән булсалар, соңгы елларда, республикада яхшы азык базасы булганга, алар монда кышка да кала башлаган.
Электр көтүчесеннән куркалар Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының Балык Бистәсендәге районара бүлек башлыгы Айнур Хәбибуллин сүзләренчә, аюларның баш саны артуын район халкы да сизә, ара-тирә аларны күрүләре турында әйтәләр.
– Әмма куркуларыннан җиләккә, гөмбәгә йөрми башладылар дип әйтеп булмый. Аю кешеләрне тиз сизә һәм, әгәр дә көтмәгәндә кинәт кенә каршысына килеп чыкмасаң, үзе үк китү җаен карый. Ә менә поши балаларына һөҗүм итүе билгеле, андый очраклар булды. Хуҗалыкларга тигәннәре юк. Умартачылар да җаен тапты. Элек аюларны куркыту өчен төнгә радио эшләтеп калалар иде. Ул булышмагач, умарталыкны электр көтүчесе белән уратып ала башладылар. Аны аюлар читләтеп үтә, – ди ул.
Комментарийлар