16+

Әсхәт Дөбер-Шатыр: «Мин җырчы түгел»: спорт, сәхнә һәм 26 еллык гаилә тормышы турында

Самбо буенча ике тапкыр СССР вице чемпионы, бодибилдинг буенча Россия чемпионатының призеры, спорт остасы. Болар барысы да җырчы Әсхәт Дөбер-шатыр турында.

Әсхәт Дөбер-Шатыр: «Мин җырчы түгел»: спорт, сәхнә һәм 26 еллык гаилә тормышы турында

Самбо буенча ике тапкыр СССР вице чемпионы, бодибилдинг буенча Россия чемпионатының призеры, спорт остасы. Болар барысы да җырчы Әсхәт Дөбер-шатыр турында.

Эстрадага яңа сулыш керткән артистларның берсе дә ул. Дөрес, Әсхәт күптән сәхнәдә күренми. Хәтта артистларның концертларына да йөрми икән. Без аның белән очрашып, үткәннәрне барларга булдык. 

«Иҗаттан ардым»

— Әсхәт, сезнең турында интервьюларны эзләп карадым. Әмма берсендә дә туган ягыгыз, әти-әниләрегез турында мәгълүмат күрмәдем. Бәлки, күрми калганмындыр. Шулай да балачагыгыз турында сөйләгез әле.

— Дөресен әйткәндә, үзем дә бу хакта сөйләгәнемне хәтерләп бетермим. Бәлки, сорамаганнардыр. Тумышым белән Чувашиянең Батыр районы Озын Куак авылыннан. Мин үскәндә бу якларда әле иҗтимагый, рухи үсеш түбән дәрәҗәдә иде. Мәктәптә булган киеренке хәлләр дә моны өлешчә раслыйдыр. Мин беренче сыйныфка туган авылымда укырга кердем. Тик ни өчендер сыйныф җитәкчем мине беренче көннәрдән үк сөймәде.

Гел кыйнады. Әллә нәрсә эшләмәдем дә кебек, артык шук бала булдым дип тә әйтә алмыйм. «Ни өчен?» — дигән сорауга әле дә тәгаен җавап бирә алмыйм. Моңа өстәп сыйныф җитәкчесе апамны да кыйный иде. Бу хәлне көн саен әнигә кайтып сөйли идем. Әни башта дәшмәде. Күрәсең, сабыр гына тыңлап, барысын үз эченә җыеп баргандыр инде. Бервакыт дәрес вакытында әни класска атылып керде. Шунда ук такта янында басып торган сыйныф җитәкчемнең чәченә ябышты. Тавыш күтәрелде.

Шул көнне әни бар китапларымны җыйды да, мине җитәкләп өйгә алып кайтып китте. Әни: «Бу хатын мәктәптән киткәч, кире кайтырсың», — диде. Күрше авылда әби яши иде. Шуңа мин 1-3 сыйныфларны әбидә торып укыдым. Сыйныф җитәкчесе мәктәптән киткәч, кире әти-әни янына авылга кайттым. Үткәннәрне искә төшергәч, ностальгиягә биреләм. Әмма үземнең балачагыма кире кайтмас идем һәм андыйны беркемгә дә теләмим. 

— Ни өчен спорт белән шөгыльләнә башладыгыз?

— Мәктәп елларында кызыксына башладым. Мин һәрвакыт матурлыкка тартылдым. Тышкы матурлыкка түгел, ә нәкъ менә эчке матурлыкка. Миннән бу сүзләрне ишетү, бәлки, сәердер, әмма мин беркайчан кешенең тышкы кыяфәтенә игътибар итмәдем. Спорт та матур булу өчен түгел, җиңү, нәтиҗәләргә ирешү өчен кирәк иде. Мин 10 сыйныфка кадәр көрәш белән шөгыльләндем. Ә аннан соң спорт канга сеңде, яшәү рәвешенә әйләнде. 

— Әти-әниләрегез кайсы өлкәдә хезмәт куйды?

— Әни — колхозда эшләде. Чөгендер эшләргә бару минем баштан да үтте. Гап-гади авыл тормышын алып бардык. Ә әти — мич чыгаручы иде. Элек бу бик затлы, абруйлы һөнәр иде. Әтигә мич чыгарырга язылган кешеләрдән чират бер елга кадәр җитә иде. Шуңа әти гел эштә булды, бер йорттан икенче йортка күчеп йөрде. Кызганыч, ул үз-үзен харап итте. Дөрес яшәү рәвеше алып бармады. Заманасы да «караңгы» иде шул.

Әти 55 яшендә үк китеп барды. Башта аңа инсульт булды. Ул аннан соң аякка баса алмады. 5 ел урын өстендә ятты. Мин ул вакытта Казанга күченгән идем инде. Әти тулысынча диярлек әни кулына калды. Әнигә никадәр кыен булганын сүз белән генә аңлатып бетереп булмый. Күз алдына китерегез, әтине юындыру өчен генә дә суны чиләкләп коедан ташып, җылытырга кирәк. Атнага бер булса да, мунча ягып кертергә кирәк. Әле ярый мин кайта алмаганда әнигә күршеләр ярдәм итте. Әлбәттә, мин дә еш кайтырга тырыша идем. 

Дөбер. Фото: Илгизә

— Әниегез дә мәрхүмме? Араларыгыз якын идеме?

— Әти-әнине ничек бар, шулай кабул итеп, рәхмәтле булырга кирәк. Алар безгә үзләре булдыра алган кадәр тәрбия бирергә тырышты. Әнинең язмышы балачактан ук бик катлаулы булган. Ул 3 айлык вакытта әнисез калган. Әнинең апасы сөйләве буенча, ачлыкны оныту өчен барысы йоклаган булганнар. Ә иртән уянуга әби (әнинең әнисе) инде җан биргән. Әни апасы белән калган. Үзең күрмәгән әйберне күрсәтү бик кыен. Әни үзе дә ана җылысын тоймаган, шуңа күрә гаепләп булмый.

Әни 78 яшендә бакыйлыкка күчте. Әтине 5 ел карагач, әнинең бер генә хыялы бар иде. «Кеше кулына калырга язмасын иде», — дип кат-кат теләде. Сүзләре рас килде. Әни суга төшкән булган. Бер чиләген өйгә алып кайткач, хәле киткән. Ашыгыч ярдәм килгәнче кан басымы төшкән инде. Әни бернинди авыртуларсыз, сызланусыз йоклап киткән. Икесенең дә урыннары оҗмахта булсын инде! 

— Спортчы иҗатка ничек кереп китте соң?

— Мин җырчы түгел. Музыкаль белемем дә юк. Гомумән, сәхнәдә чыгыш ясау — күптәнге хыялым иде. Мин эстрадага популярлык, акча артыннан килмәдем. Бары тик җырлыйсым килде. Ул вакытта эстрадада «клуб» стилендә җырлаучылар да юк иде әле. Шуңа җырларымны аңламаучылар, кабул итмәүчеләр дә бихисап булды. Башта үзем генә иҗат иттем. Аннан Илназар белән төркем булып оештык. Без җыелма концертта очраклы гына таныштык. Ул: «Минем җырлар бар. Теләсәң, бушка бирәм», — диде.

Тыңлап карадым. Бик ошаттым, әмма аранжировкасын үзем ясыйм дидем. Менә шулай «Яратмаска» җырын килеп чыкты. Аннан Илназар "Китмә сөю«не яңартып, дуэт җырларга тәкъдим итте. Беренче альбомым Әсхәт исеме белән чыкты. Альбомга презентация ясаганнан соң, «Дөбер-шатыр» төркеме оешуын да игълан иттек. Сүз уңаеннан, төркеменең исеме дә минем җырлар стиленнән килеп чыкты.

Дөбер. Фото: Илгизә

Әсхәт Дөбер-Шатыр ни өчен хәзерге эстрададан ерак тора һәм җырларны сирәк чыгара?

— Эстрадада җырга презентация ясау "мода«сын да сез керткәнсез, ахры?

— Мин һәрвакыт яңалык эзли идем. Киләчәккә карап эш иттем. Ә хәзерге эстрадада «көтү» инстинкты көчле. Образлар бер, җырлар бер. Аерылып торучылар бик аз. Кешеләр иҗатка акча эшләү өчен килә. Хәтта җырны башкарганда да артист бөтенләй башка мәшәкатьләр турында уйлый. Бу ачык күренә.

Җырчылар халыкка ничек ошый, шулай җырларга тырыша. Гәрчә, җыр күңел халәтенә бөтенләй туры килмәсә дә. Моңа өстәп: «Мин сәхнәдән ничек күренәм икән?» — дигән уй белән дә үзләренең башын бутыйлар. Аерылып торам, сыйфатлы продукт ясыйм дисәң, иҗатка бик күп акча сарыф итәргә кирәк. Ә бездә андый акчаны санаулы гына артист эшли. Моңа өстәп, җырчы сәхнәдә генә түгел, тормышта да матур (эчке матурлык турында сүз) булырга тиеш. 

— Ә сез ник җырламыйсыз?

— Иҗаттан ардым. Иҗат итәм дисең икән, бөтен вакытыңны шуңа гына багышларга кирәк. Хәзерге эстрада артистлары кебек өйгә кайтып кермичә эшләргә зарур. Миңа мондый яшәү рәвеше килешми. Илһам килгәндә, вакыт һәм теләк булганда иҗат итәм. Җырларның сирәк чыгуы шуның белән аңлатыла. 

Дөбер. Фото: Илгизә

40 елга якын тренер булып эшләгән Әсхәт Дөбер-Шатыр спорт һәм авыру балаларны тернәкләндерү тәҗрибәсе турында

— Сез озак еллар тренер булып эшлисез. Үзегезнең студиягез дә бар. Авыру балаларга ярдәм итүегезне дә беләм. Алар белән эшләргә кыен түгелме?

— 40 елга якын тренер булып эшлим. Тәҗрибәм зур, Казанда фитнес индустриясенең үсешен үз күзләрем белән күзәттем. Советлар Союзы вакытында, ярышларда актив чыгыш ясаган мәлләрдә, хәтта үземнең залым да бар иде. Райком бүлмә һәм җиһазлар белән ярдәм итте. Ә мин — урамда үскән егетләргә, хулиганнарга бушлай дәресләр бирергә тиеш идем. Аннан башка тәкъдимнәр килде.

Физик күнегүләр ясау ягыннан тәҗрибә туплангач, яңалыкка омтыла башладым. Организмның ничек эшләвен аңлыйсым килде. Менә шулай Мәскәүдә укып кайтып, реабилитация, авыруларга ярдәм белән шөгыльләнә башладым. Үз студиямне булдырдым. Быел аңа да 16 ел була инде. Мин табиблар белән киңәшләшеп эшлим, әлбәттә. Тернәкләнү өчен һәрьяклап системалы эш алып барырга кирәк. Шулай да ярдәм иткән кешеләрем күп. Бервакыт студиягә 5 яшьлек ДЦП белән авыручы баланы алып килделәр.

Әти-әниләре аны үз куллары белән күтәреп килде, чөнки бала бөтенләй йөри алмый иде. Шундый сөйкемле кыз бала иде. Аңа ничек булса да ярдәм итәсем килде. Диагноз белән танышкач, әкренләп күнегүләр ясый башладык. Башта барысын яткан килеш кенә эшләдек. Анда инде кайсы буыннарның эшендә тоткарлык булуы ачык күренде. Алар өчен махсус күнегүләргә күчтек. Ярты ел эчендә кызчык аякка баса алды. Аннан таякка таянып йөри башлады. Ә хәзер ул кыз гап-гади мәктәпкә үзе йөри. Могҗиза бит! Күнегүләр эшләп тә, кешенең язмышын үзгәртеп булуга инандым. Мондый очраклар күп. Мин кешегә ярдәм итә алуыма шатланам, шуннан ямь табам. 

— Сезгә ничә яшь? Үз яшегезгә күренмисез кебек.

— 64 яшь. Бу беренче чиратта генетика, яшәү рәвеше һәм спортның нәтиҗәсе. Хәзер мин инде профессиональ спорт белән шөгыльләнмим. Профилактика өчен күнекмәләр генә ясыйм. Профессиональ спорт — организм өчен сынау. Спортчы ярыш вакытында гына яхшы формада була. Артык авырлыгын ташлый, организмнан суны куа. Барысы тиз арада эшләнгәч, организмга бары зыян килә. Бер өлкәдә дә «фанатизм» яхшыга илтми. Ул кешене үтерә торган әйбер. Чамасын белергә кирәк. Мавыксаң да, башны югалтырга ярамый. Шөкер, мин алтын урталыктан чыкмадым. 

— Сез хәзер дә яхшы формада. Ә спортчыларның «фанатка» лары күп була диләр. Дөресме?

— Элек Ганс абый Сәйфуллин «Татар яшьләре җыены» дигән проект оештыра иде. Бер төркем җырчылар белән гастрольләргә йөрдек. «Дөбер-шатыр»ның танылып килгән мәлләре... Автобустан төшәбез. Бөтен кызлар Илназар белән фотога төшә. Миңа килүче юк. Тормыш иптәшем Айгөлдән дә аптырап: «Мин ямьсезме әллә?», — дип сорый идем. Имеш-мимеш таратучылар, гайбәт сөйләүчеләр булды инде.

Гәрчә, минем белән әллә нигә бер фотога төшәргә килгән кызлар белән фотога төшүдән башка берни булмаса да. Гомумән, мин гаиләдән тыш, читтә тормыш алып бара алмыйм. Хатыным Айгөл дә моны бик яхшы белә. Бөтенләй ялганлый белмим. Алдашкан очракта да, ялганымны онытам. Хатыным моны бик тиз тота. «Әсхәт, дөресен генә сөйлә инде», — дип көлә.

— Тормыш иптәшегез белән ничек таныштыгыз? Сезне сәхнәгә алып килгән җыр да аңа багышлана бит.

— Дөресен әйткәндә, бу минем өченче никахым. Айгөл белән танышканда бер елга якын ялгыз яши идем. Без төнге клубта таныштык. Мин биергә яратам. Шуңа клубка, чыннан да, рәхәтләнеп биергә килә идем. Мин клубның бер ягында, ә Айгөл икенче ягында биегән. Бер ел без бөтенләй күрешмәдек. Бервакыт Түбән Камадан дусларым килде. Алар белән бергә шул ук клубка бардык. Егетләр Айгөлне таныды. Менә шулай уртак танышларыбыз кавыштырды. Без дә Айгөл белән күптән күрешкән булганбыз икән.

— Тормыш иптәшегез белән 26 ел бергә гомер итәсез. Аңа кадәр үзегезне ялгыштыгыз дип уйламыйсызмы?

— Уйлар белән генә тормышны үзгәртеп, яңадан язып булмый. Әгәр янәшәмдә киңәш бирерлек берәр акыллы кеше булса, бәлки, тормышым бөтенләй башка булыр иде. Миңа: «Дөрес эшләмәдең, бу хатаны кабатлама», — дип бер тапкыр әйтү дә җитә. Мин аны эшләмим, хаталарымны таный беләм. 

Дөбер. Фото: Илгизә

Гаилә кризисын ничек кичерүе, хыянәткә мөнәсәбәте турында

— Сез социаль челтәрләрдә: «Мин хыянәтне уздым», — дип язгансыз. Ир-ат хыянәтне кичерә аламы?

— Барлык ирләр өчен җавап бирә алмыйм. Әмма шәхсән мин кичерә алмыйм. «Ялгыш, хата гына», — дисәләр дә. Бер тапкыр хыянәт иткән кеше бу адымга тагын барыр төсле тоела. Ирләр белән хатын-кызларның хыянәте аерыла. Хатын-кыз бар күңеле белән хыянәт итә. Бу сүзләр белән ирләрне аклыйсым килми. Әмма минем өчен хыянәт — һәрьяклап авыр әйбер.

— Үзегез дә гаилә тормышында кризис чорын узгансыз. Ни өчен гаиләләр шундый халәткә килеп җитә икән?

— Бик яраткан кеше белән гаилә корсаң да, кризис була. Бәхәс көндәлек тормыштагы вак-төяктән чыга башлый. Һәркем үзенчә хаклы. Барысы да еллар дәвамында җыелып килә. Бер мизгелдә гаилә таркалырга да мөмкин. Шуңа бәхәстә үзеңне башка кеше урынына куеп карарга кирәк. Мине кешенең хәленә керергә тормыш иптәшем Айгөл өйрәтте. Үземә: «Мин аның урынында булсам, нишләр идем соң?» — дип сорау бирергә күнектерде. Алай эш иткәндә, үзеңне генә түгел, янәшәңдә булган кешене дә аңлый башлыйсың. 

— Ничә балагыз бар? Алар нәрсә белән кызыксына?

—Өч кызым, улым бар. Олы кызым Лилия үз гаиләсе белән яши, оныгым бар. Ул зур компаниядә җитәкче урында хезмәт куя. Кызым Эльвина мәгълүмати технологияләр юнәлешендә Санкт-Петербургта эшли. Ләйсән дизайн белән шөгыльләнә, Мәскәүдә магистратурада укый. Ә улым Әмирхан Кытайда белем ала. Ул мәктәптә укыганда ук кытай телен өйрәнде. Үзе теләп, университетны сайлап укырга керде. Гомумән, балаларым бик мөстәкыйль. Һәрберсе үз юнәлешендә уңышка ирешә, шөкер. Хатыным Айгөлгә барсын да тигез күргәне өчен бик рәхмәтлемен. Балаларны җыеп, очрашулар оештырып тора. Балалар бер-берсе белән бик яхшы мөнәсәбәтләрдә. Бәхетләре генә булсын!

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading