16+

37 илдә булган Эльвира Рәхмәтуллина: “Иң яраткан илем – Италия”

Бездә кызыклы урыннар күп, әйтик, Камчатка, Курил утраулары, Сахалин, Алтай.

37 илдә булган Эльвира Рәхмәтуллина: “Иң яраткан илем – Италия”

Бездә кызыклы урыннар күп, әйтик, Камчатка, Курил утраулары, Сахалин, Алтай.

Сәяхәтләр оештыручы Эльвира Рәхмәтуллина 37 илдә булган. Башкаларны да сәяхәт итәргә чакыра. “Күбрәк сәяхәт итегез! Аннары, соңрак барырмын, өлгерермен әле дип кичектермәгез. Бер генә яшибез”, – ди ул. 

Эльвира Рәхмәтуллина тумышы белән Башкортстанның кечкенә генә хәрбиләр шәһәре Межгорьедан. Сәяхәтләр турында бала вакытыннан ук хыялланган. 

– Җәй көне мәктәп укучыларын Краснодар краендагы «Орлёнок» лагерена чакыралар иде. Ә мине анда әти белән әни җибәрмәделәр. Башка балалар лагерьга барганда, мин авылда әби янында диңгез турында хыялланып яттым. Үсеп җиткәч дә, сәяхәткә чыгып китәчәкмен, дип сүз бирдем үземә. Диңгезгә мин беренче тапкыр 23 яшемдә бардым, ә чит илгә беренче сәфәрем 26 яшьтә булды. Ул вакытта банкта эшли идем. Эшкә чумып, хыялым турында оныттым да инде. Хәтта чит ил паспортым да юк иде, – дип искә ала ул.

Кеше тормышында бер генә дә нәрсә дә очраклы гына түгел. Эльвира белән дә шулай ук булган. Эшләрендә конкурс оештырылып, җиңүчегә Барселонага бару мөмкинлеге бирелә дигәч, мин һичшиксез җиңәргә тиешмен дип, ул алдан ук чит ил паспорты да ясатып куйган. Хыялы чынга ашкан – берничә хезмәттәше Барселонага барып кайткан. 

– Бу минем беренче чит илгә чыгуым иде. Ашау, экскурсияләр, аларга керү билетлары – барысы да оештырылган иде. Безне һәркайда рус телендә сөйләшүче кыз озатып йөрде. Менә бу идеаль эш ичмасам, дип шул кызга кызыктым да әле. Әмма сәяхәттән кайтуга, моның турында оныттым да. 30 яшемдә ниһаять үземә ошамаган эш белән шөгыльләнүемне һәм күңел теләгән эш табарга кирәклеген аңладым. Банктан китеп, өч ай ярым Азиядә яшәп алдым. Уйларымны тәртипкә китергәннән соң, шуннан инде башка кеше булып, үземне туристлык өлкәсендә сынап карау нияте белән кайттым, – ди әңгәмәдәшем. 
Һәм моны озакка сузмаган. Башта Мәскәүдә чит ил кешеләре белән эшләгән. Алар өчен борщ әзерләү буенча мастер-класслар оештырганнар. Аннары гидлар яллап, экскурсияләр үткәргәннәр. Эльвираны һәрдаим күзәтеп барган дуслары, танышлары аңа, үзеңә дә авторлык турлары эшләргә кирәк, дип яза башлаган. Баштарак ул хакта уйламаса да, соңрак тәвәккәлләгән. Беренче тапкыр оештырган туры Грузиягә булган. 
Эльвира барысы 37 илдә булган. Ә иң яраткан иле – Италия. 

– Ул минем өчен һәрвакыт беренче урында. Шәһәрләре искиткеч матур. Миңа аларның культуралары да, кухнялары да ошый. Анда чибәр кешеләр күп. Менталитетларын үзебезгә охшатам. Шундый ук хисчән кешеләр, гаилә традицияләрен кадерләп яшиләр һәм законнарны бик үтәмиләр, – дип елмая ул. 

– Туристлык маршрутларын ничек планлаштырасыз? – дип тә кызыксындык.
– Ул берничә этаптан тора. Күргән-белгән илебез булса, үз тәҗрибәбезгә таянабыз, шул ил турында төрле блоглар, видеолар карыйбыз, җирле гидтан маршрут алабыз, көндәшләрнең маршрутларын анализлыйбыз һәм шуннан соң әзер маршрут барлыкка килә. Без һәрвакыт җирле гидлар белән эшлибез, чөнки үз төбәкләре турында алардан да яхшырак белүче юк.  

– Клиентларыгыз арасында иң популяр илләр яки шәһәрләр кайсылары?
– Мин эшли торган төп ике юнәлеш: Бали һәм Дагестан. Соңгы дүрт елда Россия төбәкләре арасында Дагестан бик популяр. Гомумән, илдә кызыклы урыннар күп, әйтик, Камчатка, Курил утраулары, Сахалин, Алтай. Тиздән Истанбулга барачакмын, ул юнәлешне үстерәчәкбез. Шулай ук Көньяк Африкага да турларны даими рәвештә оештырырга җыенам. Анда да руслар күп яши. 

– Елның ничә аен сәяхәттә уздырасыз?
– Хәзергә сәфәрләремне сирәгәйттем, чөнки соңгы дүрт елда гео самолетта очулардан һәм даими күченеп йөрүләрдән бик нык арыдым. Гомумән бу бик авыр, чөнки яртышар ел мин Балида яшәдем. Европада икешәр ай ярым булган чаклар бар иде. Анда инде бөтен Европа илләрен йөреп чыктым. Хәтерлим әле, 2022 елда Европадан кайттым да – Байкалга, аннары Камчаткага киттем, аннан Сахалинга, алга таба Курил утрауларына. Шуннан кайткач, Иранга чыгып киттем. Аннан кайтып кергәч тә, Балига киттем, юлда Әрмәнстан һәм Һиндстан белән танышып чыктым. Бу озын юллардан соң азрак очарга кирәк дигән карарга килдем, чөнки арыганлык белән ялның рәхәтлеге дә онытыла, хис-кичерешләр дә тоныклана. Аның каравы күп җирне күрдем, шушы җиде елда берничә тормыш белән яшәдем кебек тоела. Мин бу вакыт эчендә берничә гомер яшәдем кебек. Газета укучыларга да мөмкинлекләре булганда сәяхәт итәргә киңәш итәм. Безгә гомер бер генә бирелгән. Ә дөньяда кызыклы урыннар бик күп. 

Эльвира Рәхмәтуллинадан лайфхак  
Өч көн эчендә Дагестанда нәрсәләр карап өлгерергә?
1 көн: Бархан сары ком, Сулак каньоны, каньон буйлап катерда йөрү.
2 көн: Карадах тарлавыгы, 
3 көн: ташландык Гамсутль авылы һәм җир асты Салтин шарлавыгы. 
Дагестанда һичшиксез татып карый торган ризыклар:
 
Дагестанда һичшиксез нәрсә ашап карарга кирәк?
Абрикос боткасы
Чуду - традицион пирог/юка
Пилмәнне хәтерләткән курзе 
Хинкал 
Чикләвек, көнбагыш һәм бөртеклеләрдән ясалган урбеч 

Дагестанга кайчан бару отышлы?
Анда ел әйләнәсе барырга була. Әгәр дә инде диңгездә дә коенасыгыз килсә, июньнән октябрь башында кадәр. Актив трекинг кызыксындырса, яз һәм көз. Туристлар азрак вакытка эләгәсегез килсә, кышын барыгыз.

Балида кайларга барырга?
Себату храмы чыганакларында юыну йоласын башкарырга
Нуса-Пенида утравы пляжларында булырга
Җирле спаларда массаж ясатырга
Атаклы дөге террасаларында йөрергә
Убудта маймыл урманына барырга
Ловинада дельфиннар белән су коенырга
Улувату храмында кечак биюе белән хозурланырга
.

 



Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

7

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading