16+

Бер төнәтмә эчкән дә, чак кына үлә язган

Интернетта үзен «табиб» дип атаучылар күбәйде. Сүздә генә белгеч булучы кырыгалдарлар элек тә бар иде.

Бер төнәтмә эчкән дә, чак кына үлә язган

Интернетта үзен «табиб» дип атаучылар күбәйде. Сүздә генә белгеч булучы кырыгалдарлар элек тә бар иде.

Хәзер исә дәвачы дигәненең бөтенләй дә кеше булмавы бик ихтимал. Социаль челтәрләрдә ясалма фәһем ярдәмендә булдырылган им-томчылар киңәш бирә, йөзләрчә мең карау җыя башлады.

Мәскәүдә яшәүче 68 яшьлек пенсионер апаны шушындый "дәвачы«ларның берсе чак кына гүргә илтмәгән. Ул социаль челтәрдә үләннәр белән эш итүче бер хатынның сәхифәсенә язылган булган. Анда сәламәтлекне ныгыту өчен төрле рецептлар тәкъдим ителгән. Шуларның берсен сынап караганнан соң пенсионер чак исән калган.

«Үләнче» сәхифәсендә лимон һәм кара борыч кушып ясалган төнәтмә эчәкне чистарту чарасы буларак тәкъдим ителгән. Әмма файда алу урынына хатын-кызның хәле кискен начарайган. Төнлә аның эче авырта башлаган, кан басымы төшкән, сулыш алуы авырлашкан. Соңрак канлы косу да башланган. Ярый да ул туганнарына шалтыратып өлгергән.

Якыннары «ашыгыч ярдәм» чакырган, пенсионерны хастаханәгә алып киткәннәр. Соңыннан ачыкланганча, хатын-кыз ышанган «үләнче» чын кеше түгел, ә ясалма фәһем ярдәмендә ясалган виртуаль образ булган.

поликлиника фото татар информ

Үтемле сүзләр алдата

Нейрочелтәр ярдәмендә булдырылган ак халатлы табиблар, үләннәр белән дәвалаучы әбиләр, төрле чирләрне берничә көндә юк итәргә вәгъдә бирүче халык дәвачыларылар ышанычны бик тиз яулый. Аларның сөйләмнәре төзек, йөзләре нурлы, киңәшләре гади һәм аңлаешлы.

Әби-бабаларыбыз шушы ысул белән дәваланган, ә хәзерге табиблар бу серләрне халыктан яшерә, дигән була үзләре. «Халык медицинасы серләре», «буыннан-буынга күчеп килгән рецепт», «әбием дә шулай дәваланган» кебек сүзләр аеруча үтемле яңгырый. Мондый видеоларны караган кеше экрандагы образның чын түгеллеген сизми дә калырга мөмкин.

Өлкән яшьтәге кешеләр бу кармакка бигрәк тә тиз эләгә. Чөнки алар сәламәтлеге турында күбрәк борчыла. Дәваханәгә йөрү, озын чиратларда утыру, табибка тиз генә эләгә алмау кайчак кешене башка юллар эзләргә мәҗбүр итә. Ә интернетта исә барысы да гади: видеоны ачасың, киңәшне тыңлыйсың һәм шунда ук кулланып карый аласың.

Өстәвенә, ялгыз яшәүче, якыннары белән сирәк аралашучы кешеләр өчен экрандагы ягымлы йөз аеруча ышанычлы булып күренергә мөмкин. «Үзеңне кара, сәламәтлегеңне сакла», — дип лаф орган кеше сүзәенә колак саласы килә.

Өлкәннәр интернеттагы мәгълүматның кайдан алынуын тикшерергә дә күнекмәгән. Газета-журналда басылганга яки телевизордан сөйләгәнгә ышанган кебек, социаль челтәрдәге видеоны да чынга кабул итәргә мөмкиннәр.

поликлиника фото татар информ

Ясалма «им-томчы» кемгә акча эшли?

Белгечләр фикеренчә, мондый сәхифәләрнең артында кайчак бер кеше генә түгел, ә махсус оешкан төркемнәр тора. Алар ясалма фәһем ярдәмендә төрле образлар тудыра, йөзләгән сәхифә ача һәм аларны автомат рәвештә алып бара. Башта видеолар чыгаралар, язылучылар җыялар, караулар санын арттыралар.

Соңыннан шул сәхифәләр аша төрле товарлар, биологик актив өстәмәләр һәм башка продуктлар тәкъдим итәләр. Кайберләре реклама урнаштырудан акча эшли, соңрак популяр булган сәхифәләрен башка берәүләргә сатып та акча эшләргә мөмкинннәр.

Шулай итеп, экрандагы "дәвалаучы әби«нең төп максаты кешенең сәламәтлеге турында кайгырту түгел, ә табыш алу булырга мөмкин.

Иң куркынычы — кеше, мондый видеога ышанып, табиб киңәшен тыңламаска, кирәкле тикшеренүләрне кичектерергә яки, Мәскәү пенсионеры кебек, үз белдеклеге белән шикле рецептлар кулланырга мөмкин. Нәтиҗәдә, вакытында дәваланырга мөмкин булган чир дә катлауланырга ихтимал.

поликлиника фото татар информ

Ышанганчы — тикшер

  • Интернеттагы һәр киңәшкә ышану дөрес түгел. Бигрәк тә сүз сәламәтлек турында барганда, сак булу мөһим. Бу очракта берничә кагыйдәне истә тотыгыз:
  • Видеода сөйләгән кешенең кем икәнен тикшерегез. Аның чын табиб булуы, белеме һәм эш урыны турында ышанычлы мәгълүмат күрсәтелгәнме?
  • «Барлык чирләрне дәвалый», «табиблар дөреслекне яшерә» дигән сүзләргә шикләнеп карагыз. Бер генә рецепт та барлык кешегә туры килә алмый.
  • Социаль челтәрдәге киңәшне табиб билгеләгән дәвалау урынына кулланмагыз. Даруларны үз белдеклегез белән туктатмагыз, шикле төнәтмәләрне сынап карамагыз.
  • Видеода әйтелгәннәрне якыннарыгыз белән бергә тикшерегез. Әти-әниегез яки әби-бабагыз шикле сәхифәгә ышана икән, аларны ачуланмыйча гына мәгълүматның дөреслеген бергәләп ачыклагыз.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading