Тукайны кем генә белми! Ә менә аның белән бер чорда яшәгән, иҗат иткән, татар җәмгыяте үсешенә зур өлеш керткән шәхесләр турында ни дәрәҗәдә хәбәрдарбыз?
28-29 ноябрьдә Казанда узачак JADIDFEST фестивале нәкъ менә шушы сорауларга җавап эзләргә чакыра. Быелгы чара Габдулла Тукайның замандашларына багышлана. Фестиваль кунаклары XX гасыр башындагы татар дөньясына сәяхәт кылып, әлеге чорның күренекле шәхесләре, аларның тормышы, иҗаты һәм мирасы белән яңадан таныша алачак.
Тукайны һәркем белә, чордашлары — күләгәдә
— JADIDFEST быел унынчы тапкыр үткәрелә. 2018 елда мин беренче тапкыр Бөтендөнья татар яшьләре форумы оештырган чарада волонтер буларак катнашкан идем. Һәм ул нәкъ JADIDFEST фестивале иде. Быел исә чара «Тукай чордашлары» темасына багышлана. Тукайның кем икәнен барыбыз да белә. Ә менә аның белән бер чорда кемнәр яшәгән, нинди фикерләр белән янган, нәрсәләр эшләгән — фестивальдә шул хакта күбрәк сөйләшәчәкбез, — ди Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Райнур Хәсәнов.
Аның сүзләренчә, ике көн дәвамында Татарстан Милли китапханәсендә узачак фестиваль программасы бик бай. Кунакларны иллюстраторлар һәм нәшриятлар ярминкәсе, лекцияләр, концерт, аудиоспектакль, шигъри баттл һәм иҗади лабораторияләр көтә.
Фестивальнең үзенчәлекле яңалыклары да бар.
— Без махсус веб-кушымта әзерлибез. Фестивальгә килүчеләр анда исемнәрен язып, яшьләрен күрсәтәчәк. Ә кушымта 1907 елда шул яшьтә кемнәр яшәгәнен әйтәчәк. Әйтик, миңа хәзер 26 яшь. Димәк, узган гасыр башына кайтсам, Фатих Әмирхан, Габдулла Тукай, ялгышмасам, Габдулла Кариев белән яшьтәш булганмын. Кушымтада әлеге шәхесләр турында кыскача мәгълүмат та булачак. Шулай итеп, кеше үз яшендәге тарихи шәхесләр аша үткән чор белән якыннанрак таныша алачак, — дип аңлатты Райнур Хәсәнов.
Фестивальнең темасын сайлауга «Реальное время» интернет-газетасы баш мөхәрриренең урынбасары Радиф Кашапов үз өлешен керткән. Аның фикеренчә, Тукайга багышланган чараларда еш кына шагыйрьнең үзенә генә игътибар бирелә, ә аның чордашлары күләгәдә кала.
— Без гел Тукай елы, Тукай иҗаты турында сөйләшәбез. Аны һәркем белә диярлек. Әмма шул чорда яшәгән башка шәхесләр турында аз беләбез. Шуңа күрә мин нәкъ менә Тукай замандашлары темасына тукталырга тәкъдим иттем. Ул чор безгә бик якын, бүген дә аңлаешлы. Аның кешеләрен, тормышын, фикерләрен өйрәнү кызыклы булыр дип уйлыйм, — ди Радиф Кашапов.
Фестивальдә шулай ук Радиф Кашаповның «Алтмыш өч» аудиоспектаклен тыңларга мөмкин булачак. Әлеге әсәр Россия Театр эшлеклеләре берлеге ярдәме белән яздырылган.
.jpg)
Ике көн — тарих, иҗат һәм музыка
JADIDFEST 28–29 ноябрьдә Татарстан Милли китапханәсендә узачак. Чаралар көндезге сәгать 12дән кичке 8гә кадәр дәвам итә. Фестивальдәге барлык чаралар да татар телендә үткәрелә.
28 ноябрьдә кунакларны берничә иҗади лаборатория нәтиҗәләре белән таныштырачаклар. Әйтик, «Тукымалар» лабораториясендә танылган шәхесләрнең тормышын тукыма аша сурәтләгән композицияләр тәкъдим ителәчәк. Ә «Хатын-кыз булу. Монологлар» проекты кысаларында Тукай чорындагы татар хатын-кызларының тормышы өйрәнеләчәк.
Катнашучылар аларның биографияләрен, архив материалларын һәм язма чыганакларны барлаган.
Шул ук көнне Татар китабы йорты директоры Айдар Шәйхин XX гасыр башындагы татар зыялыларының көндәлек тормышы турында лекция укыячак. Ә «Билгесез ядкәрләр музее» проекты чынлыкта булмаган, әмма үз тарихы, риваяте һәм гыйбрәтле мәгънәсе булган әйберләр белән таныштырачак.
Шигърият сөючеләрне дә кызыклы очрашу көтә: "Бөек шигъри баттл«да Тукай чорында иҗат иткән шагыйрьләрнең кайсысы бүгенге шигъри бәйгеләрдә җиңәр иде дигән сорауга җавап эзләячәкләр. Көнне беренче профессиональ эстрада җырчысы Камил Мотыйгыйга багышланган концерт тәмамлаячак.

29 ноябрьдә фестиваль кунаклары борынгы «Кузна» халык уенын уйный, 1912 елның 29 ноябрендә чыккан «Вакыт» газетасының сирәк санын карый алачак. Шулай ук йөздән артык кеше бергәләп «Ай, былбылым» җырын башкарачак. Көннең тагын бер үзенчәлекле вакыйгасы — Зәйнәп Хәсәниянең соңгы хатына багышланган «Соңгы хат» перформансы.
JADIDFEST — 2016 елдан бирле татар мәдәниятен, тарихын һәм заманча иҗатын берләштерүче фестиваль. Ул үткән белән бүгенгене тоташтыра, милли мирасыбызга яңача карарга һәм аны яңадан ачарга чакыра.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар