16+

Төзелеш документларын күрсәтмәсәң, объектны тапшыра алмыйсың

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин:»Коррупциягә каршы көрәш темпын киметергә ярамый.

Төзелеш документларын күрсәтмәсәң, объектны тапшыра алмыйсың

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин:»Коррупциягә каршы көрәш темпын киметергә ярамый.

Коррупция безнең икътисадның үсешенә, социаль өлкәгә, хезмәт базарына комачаулый. Эшлекле өлкәгә һәм инвестиция климатына тискәре йогынты ясый«, — диде Россия Эчке эшләр министрлыгының коллегиясе утырышында. 

9 декабрь — Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне. Әлеге дата уңаеннан «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференцияләре уздырыла. Татарстан Республикасының дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе дә үзләрендә быелның 9 аенда коррупциягә каршы үткәрелгән чаралары белән таныштырды.

— Коррупциягә каршы эшчәнлекне Татарстан Рәисе һәм Министрлар Кабинеты карарлары нигезендә алып барабыз. Инспекциягә эшкә урнашкан хезмәткәрләр тикшерелә. Казан федераль университетында оештырылган курсларда катнашабыз. Быел хезмәткәрләребез арасында «ышанычны югалту» тамгасы белән эшеннән азат ителүчеләр булмады. Инспекциядә «Кайнар элемтә» телефоны эшли, хатлар салу өчен махсус тартма бар.

Татарстан территориясендә төзелеш эшләре алып баручы оешма — республиканыкымы ул яки башка төбәкнекеме, Россия законнары нигезендә төзелеш документларын, чималларны күрсәтергә бурычлы. Инспекторларны кертмәү һәм санлашмау фактлары юк. Мондый хәл теркәлсә, алар объектларын тапшыра алмаячак, — диде Татарстан Республикасының дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе җитәкчесенең беренче урынбасары Илфарт Сафиуллин.

коррупция. фото автора

Инспекция хезмәткәрләре авыллардагы мәктәпләр, балалар бакчалары биналары төзелеше барышын да күзәтчелектә тота.

— Татарстанда «алданган өлешчеләр» дип бәяләнелгән, төзелешләре туктап калган күп фатирлы йортлар төзеп бетерелде. Республика буенча хәзер күп фатирлы 316 йорт төзелә, алардагы эш барышы җитди күзәтчелектә тотыла, — диде Татарстан Республикасының дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең өлешле төзелешкә хокук эшчәнлеге һәм күзәтчелек идарәсе җитәкчесе Радик Хәйруллин.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading