16+

Сәҗдә турында кызыклы фактлар

Мәсҗед (мәчет) сүзе сәҗдә сүзе тамырыннан.

Сәҗдә турында кызыклы фактлар

Мәсҗед (мәчет) сүзе сәҗдә сүзе тамырыннан.

Саҗидә исеме гарәп теленнән «сәҗдә кылучы», «үзен тулысынча Аллаһка багышлаган (намаз укучы) хатын-кыз» дигән мәгънәне белдерә.

Кыямәт көнендә сәҗдә кылган кешенең маңгае нурлы булыр. Пәйгамбәребез (с.г.с.) сәҗдә кылучыларны кыямәт көнендә ничек таныячагын болай аңлаткан: «Минем өммәтем кыямәт көнендә тәһарәт һәм сәҗдә эзләреннән (нурдан) йөзләре, куллары һәм аяклары ак булып (яктырып) килерләр» (Мөслим риваяте).

Намазда гына түгел, Коръән аятләре укыганда да сәҗдәгә китәләр. Коръән Кәримнең 14 урынында сәҗдә аяте бар. Шушы сәҗдә аятьләрен укыган кешегә дә, ишеткән кешегә дә сәҗдәи тиләвәт кылу – ваҗиб.

дога. фото ти

Кеше тормышында берәр шатлыклы вакыйга булганда, Аллаһка рәхмәт йөзеннән, шөкер сәҗдәсе кылына. 

Намаз вакытында хаталанганда, җитешсезлекне төзәтү өчен, сәхү сәҗдә башкарыла.

Сәҗдә сәламәтлек өчен файдалы. Бу вакытта кешенең баш мие йөрәктән түбәнрәк була. Шундый халәттә баш миенә кан һәм кислород күбрәк килә, шуның белән ул барлык кирәкле матдәләр белән туклана. Бу хәтерне, күрү һәм ишетү сәләтен яхшыртырга ярдәм итә.

Мөселман кешесе көненә 34 тапкыр сәҗдәгә китә. 1993 елда Австралиянең мөселман хәйрия проектлары ассоциациясе студентлары, җәйге ял вакытында, намазда вакытта сәҗдәгә киткән кеше позасында үскән агачка тап булган. Иң кызыгы – “намаз укый торган агач” Мәккә ягына юнәлгән. 
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading