16+

Россиядә машина йөртү таныклыгын MAX аша күрсәтеп булачак: моның өчен нишләргә кирәк?

Россиядә автомобиль йөртүчеләр машина йөртү таныклыгын электрон рәвештә MAX милли мессенджеры аша күрсәтә алачак.

Россиядә автомобиль йөртүчеләр машина йөртү таныклыгын электрон рәвештә MAX милли мессенджеры аша күрсәтә алачак.

Яңа сервисны эшләтеп җибәрү турында РФ Цифрлы үсеш министрлыгында хәбәр иттеләр.

Ведомство мәгълүматы буенча, цифрлы таныклыклар пластик документ белән бер үк юридик көчкә ия. Аларны кирәк вакытта электрон рәвештә күрсәтергә мөмкин.

Сервистан файдалану өчен MAX мессенджерын ачарга, экранның аскы өлешендәге «Цифрлы ID» бүлегенә керергә һәм «Транспорт» вкладкасында кирәкле документны сайларга кирәк. QR-кодны тикшерү өчен интернетка тоташу таләп ителә.

Цифрлы ID өчен мәгълүматлар дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинеттан йөкләнә. Сервисны куллану өчен расланган исәп язмасы булырга тиеш. Моннан тыш, машина йөртү таныклыгы һәм автомобильне теркәү турында таныклык порталның шәхси кабинетына алдан ук өстәлгән булырга тиеш.

Цифрлы үсеш министрлыгында мәгълүматларның ышанычлы саклануын һәм документларга керү мөмкинлеге бары тик аларның хуҗасында гына булуын белдерделәр.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading