Мондый сорауны терапевтларга һәм кардиологларга еш ишетергә туры килә.
Мәгълүм булганча, холестерин организмда мөһим роль уйный: ул күзәнәкләрнең тышкы катламы формалашуда, кайбер гормоннар һәм D витамины бүленеп чыгуда катнаша. Әмма канда аның, бигрәк тә «начар» холестеринның артык күп булуы, сәламәтлеккә зыян китерергә мөмкин. Ул кан тамырларында җыелып, аларны тарайта, кан әйләнешен начарайта. Нәтиҗәдә, йөрәк һәм баш мие кислород белән җитәрлек күләмдә тәэмин ителми башлый. Бу исә инфаркт һәм инсульт куркынычын арттыра.
Терапевт, кардиолог Ленар Кашапов сүзләренчә, холестерин югары булса, кайбер очракларда аны тиз арада төшерү мөһим. Ә кайвакыт дөрес туклану, хәрәкәтне арттыру һәм даими тикшеренеп тору да җитә. Иң мөһиме — йөрәк-кан тамырлары авырулары куркынычын бәяләү, ди табиб.
Моның өчен махсус исәпләү ысуллары кулланыла икән. Алар алдагы 10 елда инфаркт яки инсульт булу ихтималын исәпләп чыгарырга ярдәм итә.
Кайсы очракларда холестеринны кичекмәстән дарулар ярдәмендә төшерү мөһим?
1.Атеросклероз белән бәйле авырулар булса. Кеше моңа кадәр инфаркт яки инсульт кичергән, йөрәгенә стент куйдырган яки кан тамырларына операция ясаткан булса, холестеринны төшерү аеруча мөһим. Мондый очракта «начар» холестеринны 1,4 ммоль/лдан түбән тоту киңәш ителә. Бу кабат инфаркт яки инсульт булу куркынычын киметү өчен кирәк.
2.Нәселдән килгән гиперхолестеринемия булса. Бу — нәселдән күчә торган үзенчәлек. Мондый кешеләрдә «начар» холестерин яшьтән үк бик югары була. Әгәр аның күләме 4,9 ммоль/л яки аннан да күбрәк икән, бигрәк тә якын туганнар арасында яшьли инфаркт кичерүчеләр булса, шушы чир түгелме дигән шик туарга тиеш. Дәваланмаган очракта, ир-атларның яртысы 50 яшькә кадәр инфаркт яки инсульт кичерергә мөмкин. Шуңа күрә мондый хәлдә дәвалануны кичектерергә ярамый.
3.Шикәр диабеты булса. Бигрәк тә авыру озак еллар дәвам итсә яки башка органнарга зыян китерсә, йөрәк-кан тамырлары авырулары куркынычы арта. Шуңа күрә холестеринны контрольдә тоту бик мөһим.

Кайсы очракларда дөрес туклану һәм яшәү рәвешен үзгәртүдән башларга мөмкин?
Әгәр кешедә холестерин бераз гына югары булса, шикәр диабеты, кан тамырларында атеросклероз төерләре һәм нәселдән килгән авырулар булмаса, иң элек йөрәк-кан тамырлары авырулары куркынычын бәялиләр.
- Куркыныч түбән яки уртача булганда, башта туклануны үзгәртергә, күбрәк хәрәкәтләнергә һәм артык авырлык булса, аны киметергә киңәш ителә.
Ләкин шуны да истә тотарга кирәк: дөрес туклану холестеринны һәрвакытта да җитәрлек дәрәҗәдә төшерә алмый. Бигрәк тә 40 яшьтән узган кешеләргә дарулар билгеләнергә мөмкин.
Йөрәк-кан тамырлары авырулары куркынычын бәяләү өчен нишләргә?
1.Липидограмма тапшырыгыз. Бу анализ кандагы гомуми холестерин, «начар» һәм «яхшы» холестерин, шулай ук триглицеридлар күләмен күрсәтә.
2.ЭКГ һәм йөрәккә УЗИясатыгыз. Бу тикшерүләр йөрәк эшчәнлеген һәм аның төзелешен бәяләргә ярдәм итә.
3.УЗИда йокы артерияләрен тикшерегез. Бу кан тамырларында яшерен атеросклероз төерләре бармы-юкмы икәнен ачыклау өчен кирәк.
4.Табибка мөрәҗәгать итегез. Белгеч анализ нәтиҗәләрен һәм гомуми сәламәтлек торышын бәяләп, йөрәк-кан тамырлары авырулары куркынычын исәпләячәк. Шуннан соң, кирәк булса, дәвалау билгеләнәчәк.
.jpg)
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар