16+

Әбиегез ашаганнан соң дүрт фәрештә исемен әйткәнме?

Хәзрәт аларның кем булуын аңлатты.

Әбиегез ашаганнан соң дүрт фәрештә исемен әйткәнме?

Хәзрәт аларның кем булуын аңлатты.

 “Хәзрәткә соравым бар иде: кечкенә чакта әбием, ашаганнан соң дога кылганда, өстәлнең дүрт почмагындагы дүрт фәрештә исемен дә әйтә иде. Күпме генә тырышсам да, искә төшерә алмыйм шул исемнәрне. Алар кайсы фәрештәләр икән?”

Галия Биктимерова, Әлмәт

Сорауга “Карадиңгез” мәчете имам-хатыйбы Нурислам хәзрәт Вәлиулла җавап бирә: – Сез әйткән дүрт фәрештәнең исемнәре, мөгаен, Җәбраил, Микаил, Исрафил һәм Газраил булгандыр. Динебездә алар иң олы фәрештәләр санала.

Сез искә алган гамәл – халкыбыз арасында таралган гореф-гадәт, һәм дини китапларда ул искә алынмый. Мөгаен, совет чорында, дин тыелган вакытта, ничек тә булса Аллаһы Тәгаләнең фәрештәләрне бар кылуын һәм аларның барлыгын белеп тору өчен, әбиегез шулай эшләгәндер. Ә фәрештәләр барлыгына ышану иманның, мөселман булуның шарты булып тора.  

Шулай да, ашаганнан соң, Аллаһка шөкер итеп, Пәйгамбәребез (с.г.с.) өйрәткән доганы уку хәерлерәк: “Әл-хәмдү лилләәһилләзии әтъгамәнәә үә сәкаанәә үә җәгаләнәә минәл мүслимиин” (“Безне ашаткан, эчерткән һәм мөселман булуыбызны насыйп әйләгән Аллаһка мактау булсын). 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading