Күпме язсаң да язып, күпме сөйләсәң дә, сөйләп сүз бетми торган бер тема бар.
Ул - Әни. Адәм баласының теле шул иң җылы, иң нурлы, иң тәмле сүз белән ачыла. Чөнки әни дөньядагы иң кадерле, иң кирәкле кеше. Әнинең кочагы иң җылысы, иң назлысы. Тормышның бөтен җил-давылларыннан да сакларга-якларга сәләтле. Ә соңрак, аны югалткач, Әни сүзе моң-сагыш, юксыну белән тәңгәлләшә башлый. 2022 елда Татарстанның атказанган артисты, үзе дә күп балалы әни - Лилия Муллагалиеваның акыллы башына бик вакытлы, бик дөрес фикер килә. “Татарстан Яңа гасыр” каналында әниләргә багышланган, тамашачы егылып-елап карый торган тапшыру кирәк. Исемен таныш җыр юлларыннан аласы булыр - “Әниемнең җылы кочагы”
Сигез серияле фильм булып башлана ул. Беренчесе үк экраннар каршына шактый гаиләләрне, туган-тумачаны җыя. Аннары чын мәгънәсендә һәрберсе гаилә, нәсел бәйрәменә әйләнә. Бөтенләй белмәгән кешеләр булса да, экранга кереп китеп, күңелең аша уздырып, әниеңне, балачагыңны искә төшереп, дөньяңны онытып карыйсың. Шөкер, милли телевидениебызда шундый тапшыру бар. 48 минут барган бу тапшыруга элек дүрт геройны керткән булсалар, хәзер 3 кә генә калдырганнар. “Шул кадәр тәфсилләп тәмләп сөйлиләр, монтажлаганда кыскартырга кызганыч,” - диләр. Хәзер инде Татарстан белән генә дә чикләнмиләр. Мәскәү, Сембер, Чуашстан һәм башка күрше республикалардан да милләттәшләребез бик теләп катнаша икән.
Экран каршында утыруын да онытып, яшенә, дәрәҗәсенә карамый, күз яшьләренә дә ирек бирә. Геройлар белән бергә әлеге тапшыруның алыштыргысыз алып баручысы Лилия Муллагалиева да елый. Тапшыруда катнашып, моны мин үзем дә күрдем, кеше сүзен генә сөйләмим. Ә инде тапшыруның режиссеры Раил Рамазанов монтажлаганда үкси икән. Ирләр еламый дисәләр дә, күз яшьләрен тыеп кала алмый.
Кеше елаганда җаны чистара, диләр. Димәк, әлеге тапшыруны эшләүчеләрнең дә, аны яратып караучыларның да күңелләре ныграк сафлана, мәрхәмәт белән тула. Хәер, шушы максатны, замана кырыслыганнан ката язган күңелләребезне бераз булса да, йомшартыр, бер - беребезгә булган мөгамәләбезне җылытыр өчен башланган һәм безне сөендереп, бүген дә исән-сау яшәп яткан тапшыру бит ул. Моның өчен алар Татарстан Рәисе каршындагы туган телләрне саклау космиссиясенә (җитәкчесе Марат Готыф улы Әхмәтовка ) чиксез рәхмәтле.
Боларның барысы хакында кайдан белер идек. Ярый әле, бер көнне “Әниемнең җылы кочагы” ның директоры, режиссерлары һәм алып баручысы “Татар-информ” га матбугат конференциясенә килде. Һәм ачыктан-ачык сөйләшеп, эчендә җаны булган беркемне дә битараф калдырмый торган бу тапшыруның пәрдә читен күтәреп, кайбер серләрне дә ачтылар.
Шуларның иң сөенечлесе, әлеге тапшыруның экраннарга гына сыешмыйча, башкалабыз сәнгать йортларының сәхнәләренә дә менүе. Беренчесен концерт буларак кыш башланганда 2 декабрьдә уздырганнар. Уңышлар белән рухланып, инде менә февраль азагында икенчесен дә үткәрергә җыеналар. “Исән булсалар, әниләрегез белән килегез. Ә инде бакыйлыкка күчкәннәрен догадан калдырмагыз”! - диделәр бу чарага чакырып.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар