«Малай на белом Барсе» хиты аша танылган җырчы Лэйна күптән түгел ринопластика ясатты.
Бу адымга аны балачакта алган җитди травма, сулыш алу кыенлашу һәм... сәер төш этәргән.
— Борыныңны үзгәртү теләге күптән бар идеме, әллә бу көтелмәгән карар булдымы?
- Дөресен әйткәндә, ринопластика турында 12 яшьтән үк хыяллана идем, әмма төбенә төшеп уйлый башласак, барысы да иртәрәк башланган. Кечкенә чакта сабыйлар белән мәш килергә бик ярата идем. 10–11 яшьләр тирәсендә ишегалдында нәниләрне кулга алып уйната торган идем. Бер вакыйга хәтердә уелып калган: өч айлык күкрәк баласын күтәрдем. Башын үзе тота алмаганга, кинәт кенә артка ташлады да борыныма бәрелде.
Өйгә йөгереп кердем, күгәреп чыккан борыныма боз куюыбызны әле дә хәтерлим. Ул чакта «үтәр әле» дип кул селтәдек, киләчәктә моның борын формасына яки сулыш алуга зыяны тиясен башыбызга да китермәдек. Әмма шул хәлдән соң борында сизелерлек сөяк калкулыгы барлыкка килде.
15–16 яшьләрдә моңа аеруча нык игътибар итә башладым, фотоларда борынымны гел кечерәйтеп куя идем. Соңрак, «Малай на белом Барсе» җыры чыккач, экранда бер төрле, ә чынбарлыкта икенче төрле булу миңа сәер тоелды. Бөтен иске фотоларны бетереп, үземне ничек бар, шулай кабул итәргә булдым. Әмма соңгы биш елда теге калкулык тагын да үсә башлаган кебек тоелды.
Табиб аңлатуынча, бәрелгән урындагы сөяк тукымасы вакыт узу белән зураерга мөмкин икән. Моннан тыш, сулыш алу да кыенлашты — борынның бер ягы бөтенләй диярлек суламый башлады, эчке кимерчәге нык кәкрәйгән булып чыкты. Шуңа күрә бу матурлык өчен генә түгел, ә иң беренче чиратта сәламәтлек һәм үземне уңайлы хис итү өчен кирәк иде.
Татар Информ архивыннан — Табибны ничек сайладың, операция алдыннан курку булмадымы?
— Дөресен әйткәндә, башка хирургларның эшләрен карап та тормадым. Баштан ук эшләре бик ошаган бер белгеч бар иде, ул «курчак» кебек матур борыннар ясый. Аның эстетикасы шулкадәр ошады ки, хәтта ерак ара да туктатмады — мин аның янына Дагыстанга очтым һәм аны сайлавыма үкенмим. Мин аңа хәтта: «Сезне көнлим, башкаларда да минеке кебек идеаль борын булуын теләмим», — дип шаярттым. Ул чын тылсымчы.
2025 елда ук бәяләрен белешкән идем, ләкин ул чакта барып чыкмады. Ә менә 15 сентябрьдә миңа сәер төш керде: без хирург белән палатада, ә мин әнием белән Махачкалада апокалипсис аша аны эзлим икән.
Мин моны билге дип кабул иттем. Икенче көнне иртән үк табибка язып, төшемне сөйләдем һәм онлайн-консультация сорадым. Сөйләшкәндә ул: «Кайчан ясатырга телисең?» — дип сорады. Мин әзер булуымны әйттем. Нәтиҗәдә, бер ай да үтмәде — 15 октябрьдә миңа операция ясадылар. Карарны бер төн эчендә кабул иттем дияргә була.
- Борыныңның үзгәрүе сиңа җырларга комачауламыймы соң?
- Юк, әлбәттә, тавышым да шул ук. Иң мөһиме — борын белән сулауның бөтен рәхәтлеген тоя алдым.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар