16+

Таяк белән йөреп югары белем алган, онытылган һөнәрне яңарткан

Операция арты операция кичереп, бала вакытыннан ук аягына басып йөрергә хыялланган Рәмзия Фәттахованың тырышлыгына һәм үҗәтлегенә исең китәрлек.

Таяк белән йөреп югары белем алган, онытылган һөнәрне яңарткан

Операция арты операция кичереп, бала вакытыннан ук аягына басып йөрергә хыялланган Рәмзия Фәттахованың тырышлыгына һәм үҗәтлегенә исең китәрлек.

Онытылган челтәр үрү һөнәрен туган районында торгызып җибәргән кул остасы республика күләмендә генә түгел, Мәскәүдә узган күргәзмә-фестивальләрдә дә актив катнаша. Әлеге уңышларына ирешү өчен күпме сынаулар кичергәнен ул үзе генә белә. 

Рәмзия Балык Бистәсенең Олы Елга авылыннан.

  • Беренче сыйныфка үз аяклары белән укырга бара ул, әмма аягы сынып, хастаханәгә ятарга мәҗбүр була. Шуннан мәктәп бусагасыннан үз аяклары белән атлап йөрү насыйп булмый. Аяклары гел сынып азаплаган кызны укытучылар өйгә килеп укыта. Операциядән соң өч ай саен тернәкләнү курслары үтәргә кирәк булгач, укудан бүленмәс өчен, унынчы һәм унберенче сыйныфларны Казандагы махсуслашкан интернат-мәктәптә укый. 

– Безне анда кул эшләренә дә өйрәттеләр. Чигәргә яратуымны күреп, остазыбыз 40 нчы һөнәр училищесында укырга кыстады. Чигү бүлегендә буш урыннар калмаган иде, күн мозаикасы бүлегендә керергә тәкъдим иттеләр. Аны кызыл дипломга тәмамладым.

Чигү. Фото автора

Аннан укуымны шул елны Казан дәүләт мәдәният институтында ачылган декоратив-гамәли сәнгать кафедрасына дәвам иттем. Югары белем алу мөмкинлеген кулдан ычкындырасым килмәде, таяк белән йөреп булса да, биш ел шунда укыдым һәм шул ук кафедрада мөгаллим булып калдым. Икенче курста укытучыбыз Альбина Обрезкина челтәр үрү һөнәрчелеге белән таныштырды.

Студентлар белән танышып чыкканда, кемнең кайсы районнан икәнлеге белән дә кызыксынды. Мин Балык Бистәсеннән дигәч, сезнең төбәк челтәр үрүчеләре белән дан казанган булган дип, шуның тарихы турында сөйләде. Минем өчен бик зур ачыш булды ул, шул ук вакытта бу хакта белмәвем өчен оялып та куйдым. Шушы факт әлеге һөнәрне ныклап өйрәнергә этәргеч тә булды, – дип сөйли Рәмзия. 

  • Район мәдәният йорты директоры Фирдания Әхмәтҗанова челтәр үрү дәресләрен үзләрендә дә үткәрергә тәкъдим иткәч, теләүчеләрдән төркем төзеп, аларга яңа һөнәр серләрен өйрәтергә алына. Казан белән авыл арасында җиде ел йөрү җиңел булмый аңа, юлга җыенганда йә бураны чыга, йә бозлавык дигәндәй, институттагы эшен яратып өлгерсә дә, аннан китәргә мәҗбүр була.

Чи нү. Фото автора

Шуның өстенә ике катлаулы операция кичерә.

Бер аягы икенчесеннән 15 сантиметрга кыскарак була, операция ярдәмендә аны озайталар һәм Рәмзиягә бик сакланырга кирәк була. Бу вакытта инде ул машина йөртергә өйрәнә. 

  • – Авылда калуыма бер дә үкенмим. “Яңарыш” дип аталган студиядә челтәр үрү һәм күн мозаикасы дәресләрен бирәм. Грантлар алуга ирештем, шуның акчасына кирәкле кораллар алынды. Эшемнең нәтиҗәсе күренә –бүген үк үзләре дә өйрәтерлек берничә шәкертем бар, – ди ул.     

Кул остасы сөйләвенчә, Балык Бистәсендә челтәр үрү белән 16 гасыр ахырында ук шөгыльләнгәннәр.

Ә бу һөнәрчелекнең чәчәк аткан чоры 18 гасырга туры килә. Алпавыт Донауровлар, шушы җирлеккә килеп урнашкач, крепостной хатын-кызлардан торган үз остахәнәләрен булдырып, үзләре уйлап тапкан рәсемнәр буенча матур челтәрләр үрдерә башлыйлар. Балык Бистәсе осталары үргән челтәрләр бөтен дөньяга таныла, һәм аларны, нигездә, чит илләргә саталар. Аршынлы челтәрләр хәтта Америкага да китә. Әмма  дөньяда барган сугышлар аркасында, бу һөнәрчелек акрынлап сүрелә. Модасы да үзгәрә, заказлар азая. 

Чигү. Фото автора

2009 елда Рәмзия Фәттахова челтәр үрү эшен кабат җанландырып җибәрә.

 “Элеккеге челтәрләрнең үрнәкләре музейларда сакланган, аларны фотога төшереп алып, шул схема буенча үрәбез. Район Кама янында урнашкач, эшләнмәләрдә күбесенчә балык рәсемен күрергә була, солы, кояш рәсеме дә очрый. Безнең челтәрләрнең үзенчәлеге шунда – алар зәңгәр яки зәңгәрсу төстәге калын җеп куеп үрелгәннәр”, – ди кул остасы. 

Челтәр үрү өчен махсус мендәрчек-валик һәм коклюшка дип аталган таякчыклар кирәк. Рәсем контуры буенча энәләр кадап чыгалар да, коклюшка ярдәмендә җеп белән үрәләр. Челтәр үрү сабырлык, пөхтәлек һәм төгәллек таләп итә. Ә Рәмзиядә бу сыйфатлар барысы да бар. Кулга осталык аның нәселеннән дә килә.

Чигү. Фото автора

Әбисе авылда оста тукучы булган. Әнисе чигәргә һәм бәйләргә яраткан. Әбинең эшен дәвам итеп, тукырга өйрәнәсем килә, ди әңгәмәдәшем. Һәм булдырачак та, мөмкинлеге чикле булу карамастан, Аллаһы Тәгалә ярдәме белән куйган бөтен максатларына ирешеп бара Рәмзия.

Һөнәр үзләштерәсем килә дигән, бүген ул үз эшенең остасы, шәкертләре өстәлеп кенә тора. Югары белем алу теләге дә чынга ашкан. Машина йөртергә өйрәнәм дигән – инде өченче машинасында җилдерә. Хыяллары исә аның әле байтак, барысына ирешергә язсын!

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading