16+

Йөкле хатыннарга 10 мең, үзләренә - 81 миллион

Җиде ел эзләгәннәр! Йөкле хатыннарны кәгазьдә генә эшкә урнаштырганнар, миллионлаган сум пособие алганнар, ә хатын-кызларга 10 мең сум гына калдырганнар.

Йөкле хатыннарга 10 мең, үзләренә - 81 миллион

Җиде ел эзләгәннәр! Йөкле хатыннарны кәгазьдә генә эшкә урнаштырганнар, миллионлаган сум пособие алганнар, ә хатын-кызларга 10 мең сум гына калдырганнар.

Казанда зур күләмле социаль түләүләр мошенниклыгы буенча чираттагы суд процессы башланды.

Элек Татарстан Социаль иминият фондының 1 нче филиалы директоры урынбасары булып эшләгән Алексей Беляков гаепләнүчеләр эскәмиясендә. Тикшерү версиясе буенча, ул фиктив йөкле хатыннар аша дәүләттән миллионнар урлау схемасын оештыручыларның берсе булган.

Иң гаҗәбе - бу эштә йөкле хатын-кызларның документларын да җинаять схемасында файдаланганнар. Аларны кәгазьдә генә югары хезмәт хакы белән эшкә урнаштырганнар, фондтан йөклелек һәм бала табу буенча пособие алганнар. Акчаның күпчелек өлеше исә җинаятьчел төркем кесәсенә киткән.

Тикшерү мәгълүматлары буенча, 2013–2015 елларда фиктив фирмалар аша якынча 20 миллион сум акча үзләштерелгән. Ә 2015–2018 елларда схемага йөкле хатын-кызларны да җәлеп иткәннәр. Бу чорда тагын 61 миллион сумлык зыян турында сүз бара.

Хатын-кызларга пособие рәсмиләштерергә ярдәм итәчәкләрен вәгъдә иткәннәр. Моның өчен паспорт, СНИЛС, ИНН һәм банк картасы мәгълүматларын сораганнар. Аннары аларны беркайчан да эшләмәгән фирмаларга хезмәткәр итеп теркәгәннәр, хезмәт хакларын кәгазьдә арттырып күрсәткәннәр. Пособие хатын-кызның картасына күчкәч, аңа 10 мең сум тирәсе калдырып, калган акчаны кире алганнар.

суд. фото ти

Беляков бу эш буенча үз гаебен танымый.

Аны җиде ел эзләгәннәр. 2025 елда Новороссийскида тоткарлап, Казанга китергәннәр. Хәзер ул сак астында.

Әлеге схемада катнашкан башка кешеләр инде хөкем ителгән. Филиалның элеккеге директоры Айдар Йосыпов 6 елга, Илмира Сәитова 3 елга, Вера Санникова 3,5 елга ирегеннән мәхрүм ителгән. Аларның башка кул астындагыларына да төрле сроклар билгеләнгән.

Хәзер төп сорау: дәүләт акчасын үзләштерүдә гаепләнүче элекке түрәгә нинди җәза бирелер?

Суд карары әлегә чыгарылмаган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading