16+

«Балаларыңа акча кирәк булгач, аягыма егылып килерсең»

«Шәһри Казан» укучысы гаиләдәге хыянәт, ялгыз калган хатын-кыз һәм балалар язмышы турында фикерләре белән уртаклаша.

«Балаларыңа акча кирәк булгач, аягыма егылып килерсең»

«Шәһри Казан» укучысы гаиләдәге хыянәт, ялгыз калган хатын-кыз һәм балалар язмышы турында фикерләре белән уртаклаша.

Бу хәлне читтән генә күзәтеп торган кеше буларак, минем дә берничә сүз әйтәсем килә. Танышымның ире – хәлле, акчалы кеше. Гомер буе хатын-кызлар белән чуалып яшәгән, башка хатын-кызлардан балалары да булган. Бу хакта хатыны алар бергә яши башлагач кына белгән.

Ир кеше малай теләгән.

Аның башка хатын-кызлардан туган балалары кызлар булган икән. Башта танышымның кызлары туган. Ул икенче баласын да табарга тәвәккәлләгән: бәлки, малай булыр, дип өметләнгән. Һәм, чыннан да, уллары туган. Әмма башка хатын-кызлардан да балалары булган иргә үз гаиләсендәге балаларның берсе дә кирәк булмаган булып чыкты...

слезы. фото ии

Танышым – бик сабыр хатын. Башыннан үткәннәрне белсәгез, чәчләрегез үрә торыр иде. Элек мин дә аңа: «Нигә болай түзәсең, ахмактыр син», – дип әйтә идем. Хәзер исә, бәлки, дөрес эшлидер, дип тә уйлыйм. Ул акча сорамый, очрашулар таләп итми. Ир белән мөнәсәбәтләрне җайларга тырышып та караган, әмма тегесе аны кире каккан.

Мондый кешедән нәрсә көтәргә дә белмисең. Имеш, ул танышыма: «Балаларыңа акча кирәк булгач, аягыма егылып кил дә сора», – дигән. Танышым: «Синең дә балаларың бар бит», – дигәч, ул: «Малай үсеп җиткәч, фатир һәм акча сорап килер әле», – дип җавап биргән.

Танышымның нервылары инде тәмам какшаган.

Иң авыры – балаларның әтисе аларга ике сәгатькә дә булса ярдәм итмәгән бит!

Әлбәттә, тормышта яхшы ир-атлар да бар. Хатын-кызны кадерләп, хөрмәт итеп яшәүчеләр дә җитәрлек. Һәркемнең бәхетле гаилә корып, үзенә терәк булырдай кеше белән гомер итүен телисе килә. Ләкин андый бәхет һәркемгә дә тәтеми шул.

Бу иргә тормыш үзе сабак бирер, дип юанам. Мин ишеткәннәрне ишетсәгез, сезнең дә чәчләрегез үрә торыр иде.

Иң мөһиме – танышым сау-сәламәт булсын, балаларын аякка бастырырга көч тапсын. Әгәр язмышына язылган булса, үзен чын күңелдән яратып, кадерләп яшәрдәй яхшы кеше дә очрар әле.

Айсинә, Казаннан

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading