16+

Әниләрегезне котладыгызмы?

Узган якшәмбедә илебез белән Әниләр көнен бәйрәм иттек. Матур бәйрәм, кирәкле!

Әниләрегезне котладыгызмы?

Узган якшәмбедә илебез белән Әниләр көнен бәйрәм иттек. Матур бәйрәм, кирәкле!

Бәйрәмнәр күбәеп китте, ди халык. Килешәм. Календарьны ачып карасаң, көн саен 6-7 шәр. Булмагае ни! Көн саен типтереп күңел ачу дигән сүз түгел бит, уйлап карасаң, тәрбия чарасы да әле. Менә шул ук әниләр көнен генә алыйк. 

Баланы тапкач, сөеп-назлап кына үстерәсең: бишек көен дә көйлисең, әкиятен дә укыйсың. Биләүдә чакта тәмлелекләре ул бөтерчеккәйләрнең! Тәпи киткәч, бөтенләй кул курчагына әйләнә. Аннан балалар бакчасына китә, өстәмә түгәрәкләргә йөртәсең, әкренләп кенә калебенә тәрбия, гыйлем, зирәклек орлыклары чәчәсең. И, ул баланы кеше итәм дип янып-көюләр. Мәктәп хәлләрен, яшүсмер чорындагы мәшәкатьләрне сабырлык белән кичәсең, йөрәкне, кыскасы, мең ямауга төрәсең. Кайбер әниләргә баласының хәрби хезмәте сагышы да өстәлә, югары белем бирәсең, һөнәрле итәсең. Гаилә корам дигәч, балаң хакына башкача яшәргә өйрәнәсең, булганын югалтырга, ә югын бар итәргә әзерсең. Менә шушы чорны кичә әниләр. Аларга бәйрәмнең рәсми булмаганы түгел, елына өч бәйрәм рәсмиләштереп куйсаң да әле аз кебек! 

Җитә бер вакыт, шушы юлың өчен әҗерең татый башлыйсың. Дөрес, балалар бакчасында сабыеңның кәгазь битенә чәчәк ябыштырып ясаган апликациясе дә зур бүләк. Үзе буй җиткәч, синең каршыңа чәчәк йә бүләген күтәреп килеп баскач, әлбәттә, күзләр яшьләнә. 

Узган ел музыка мәктәбенә йөрүче улым, әниләр көне уңаеннан миңа бүләккә дип, остазы киңәше белән җыр яздырган. Махсус студиядә яздырыйк дигән тәкъдимнән баш тартып, үземчә, ничек бар, шулай җырлыйм дигән. Иртәдән шуны телефоныма җибәргән иде. Көне буе кулдан телефон төшмәде, карыйм да елыйм, тыңлыйм да үксим. Хөрмәте, яратуы! Моннан да зуррак бүләк була аламы? Быел исә чәчәк букеты алып кайтып куйган. Ашарына дип мин биргән акчаларны “кискәләп” мая туплаган. Чәчәк бәяләре дә арзан түгел, белеп торам биш хризантема чәчәгеннән торган букет – 2 500 сумлык! Мондый көннәрдән файдаланып кала белә сәүдәгәрләр!  9 нчы сыйныфта укучы улым, әни мин сине бик яратам дип, биттән генә килеп үпсә дә риза мин, газиземнең бу адымын хуплап, өйләнгәч, хатыңны да иркәләргә җаен тап, дип, наказ сүз дә әйтеп куйдым.

Гадәтем шул, өстәлдә чәчәк торса, көненә шул чәчәкләр таҗын ун мәртәбә генә барып үбәмдер. Улым да күрсен дим, һәр матур гамәл кешеләргә әнә нинди күтәренке кәеф, кояштай җылылык бүләк итә – яшәгән саен яшисе килә!

Ә бит бу якшәмбе һәр әниле өйдә шундый күңеллелек гөрләде. Әниләрнең йокысыз төннәре өчен тиешле әҗерләр кайтарылды! Дөньясын тоташ шатлыкка, сөенечләргә күмгән бәйрәмнәр күбрәк булса икән лә! 

Уллары махсус хәрби операциядә булган әниләргә дан җырлаучы бәйрәм бу. Күңелләрдән күңелләргә ашкынган хисләр аша ике арада иң якты теләкләр теләнгәнен беләбез, батыр ирләргә бүген ил таяна, ә сезнең барлык аларга көч һәм куәт өсти, озын гомерләргә тиенеп яшәгез!  

...Бу шимбәдә җәмәгать мунчасына барган идем. Нигездә анда өлкән яшьтәгеләр йөри. Иртәнге сәгать сигезләрдә шыгрым булып килеп утыра торганнар иде, бу атнада ник бер гүзәл зат күренсен. Сәбәбе дә аңлашыла, әниләрнең күңелләре болай да гел балаларында, мунчага килмәүчеләр дә иртәдән балаларын көтеп, өйдән чыгып китәргә кыймадылар, күрәсең.  Дөрес эшләгәннәр. Балалары белән оныклары күчтәнәч күтәреп килсәләр дә, буыннардан буыннарга күчәсе тәрбия шул бит ул. 

Ләкин... Бәйрәм алдыннан кайгыларга дучар ителгән әниләр дә бар бит әле. Шимбә көнне Васильево бистәсендә 9 яшьлек сабыйны тукталышта этләр талады. Үзәк өзгеч хәл. 10 сукбай эт барып ябышкан бу кыз баланың хәлен күз алдына китерүе дә куркыныч. Әнисенең уйларын күңелемә якын китерергә куркам, әрнүе, сагышы, пычак теле сызып торган йөрәгенә сабырлык теләсәм дә аз. Кем гомерен өстен куеп яшибез соң без? Җәмгыятькә кемнәр кадерле? Менә шундый аянычлы хәлләрдән имин булып, бала хәсрәтләре кичермичә яшәсеннәр иде әниләр!   

Ә сез әниләрегезне котладыгызмы?     
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик зур рәхмәт. Шундый дөрес, үтемле, тәрбияви һәм бик актуаль язма.

    Мөһим

    loading