16+

Аренда квартираларын сатып алып буламы?

Татарстанда быел 3 миллион 260 мең квадрат метр торак файдалануга тапшыру планлаштырыла. Республика буенча күп фатирлы 544 йорт төзелеше бара.

Аренда квартираларын сатып алып буламы?

Татарстанда быел 3 миллион 260 мең квадрат метр торак файдалануга тапшыру планлаштырыла. Республика буенча күп фатирлы 544 йорт төзелеше бара.

Планны үтәү фарыз

– Бүгенгә 2 миллион 997 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылды, бу – еллык планның 92 проценты. Планны үтәүгә ышаныч зур. Татарстан торак төзелеше күрсәткечләрендә Идел буе федераль округында – беренче, Россия буенча бишенче урында. Татарстанда торак төзелеше – максатчан эшчәнлек юнәлеше, 2021 елдан башлап ел саен 3 миллион квадрат метрдан артык торак сафка бастырыла,– диде республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин Хөкүмәт йортында үткәрелгән брифингта.

Республикада төзелешләр Казан, Кама һәм Әлмәт агломерацияләре кысаларында гамәлгә ашырыла. Министр әйтүенчә, Казан агломерациясендә төзелешләр аеруча кайнап тора.

– Шәхси торак төзелешендә дә җанлылык хөкем сөрә. Быел 1 415,6 мең квадрат метр шәхси торак төзелеше бара. Махсус хәрби операциядә катнашучыларны торак белән тәэмин итүгә игътибар бирелә. Быел әлеге категориядән 14 кеше чиратта тора, – диде Марат Айзатуллин.

Торак төзелешендә “гаилә ипотекасы”, “авыл ипотекасы”, “IT-ипотека”, “ташламалы ипотека” алымнарыннан файдаланырга мөмкин. Быел 450 ятимгә, 69 яшь гаиләгә, 27 күп балалы гаиләгә фатир бирү планлаштырылган.

Биш елдан соң хуҗа бул

Татарстан Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды оешканга – 30 ел.

– Шушы вакыт эчендә Фонд катнашында 11 миллион квадрат метр торак төзелде. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов башлангычында “Яшь гаилә” программасы гамәлгә ашырыла. Яшь гаиләләргә фатир алуда, йорт  төзелешендә ярдәм күрсәтелә, – диде Татарстан Рәисе каршындагы Дәүләт торак фондының башкарма директоры урынбасары Булат Гыйльманов.

Татарстанда аренда квартиралары төзелешендә Россия төбәкләре арасында әйдаман. Мондый квартираларның күпчелеге Иннополис шәһәрчегендә урнашкан. Башка төбәкләрдән килгән укытучылар, белгечләр әлеге аренда квартирларын куллана. Быел да республикада 5 мең аренда квартирасы тапшырылган. Татарстандагы эре сәнәгать предприятиеләре үз эшче-хезмәткәрләре өчен аренда квартирларын файдалана.

– Аренда квартирасын акрынлап үзеңә сатып алырга буламы, әллә бу гамәл рөхсәт ителмиме? – дип, “Шәһри Казан” газетасы исеменнән сорау бирдем.

– Биш ел узганнан соң, аренда квартирасын сатып алу буенча килешү төзү мөмкинлеге бар, – дип җавап бирде Булат Гыйльманов.

Яшь чактан җаен кайгырт

Республиканың яшьләр эшләре буенча министрының беренче урынбасары Софья Галиева-Мостафина яшьләрне торак мәсьәләсендә активрак булырга чакырды.

– Татарстанда 7 елда 3 885 яшь кеше торак шартларын яхшыртты. Торак төзелешендә катнашу шартлары турында конференцияләрдә игълан итәбез, хәбәрләр җибәрәбез. Ләкин, яшьләр активрак булсыннар иде, – диде Софья Галиева-Мостафина.

“Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү” федераль программасы гамәлгә ашырыла. Катнашучыларның яше 36 яшьтән артмаска тиеш. Республикада 18-35 яшьлекләр өчен яшьләр хәрәкәте активистлары арасында “Яшьләр торак конкурсы” да оештырыла. Биредә кредитның еллык ставкасы 7 процент, беренче кертем фатир бәясенең 10 проценты күләмендә.

#ЖильеМолодымРТ мәгълүматлары белән даими танышып бару файдалы.

Укытучыларга торак сертификаты

– Республикада 2013 елдан башлап 5 346 ятим торак белән тәэмин ителде. Алдагы елларга чират исемлегендә 4 375 ятим тора. Ятимнәрнең фатир алу хокукы 18 яше тулганнан соң башлана. Махсус хәрби операциядә катнашучыларга торак шартларын яхшыртуда булышлык күрсәтелә. 2026 елның гыйнварыннан яшь укытучыларга торак сертификаты бирелә башлый. Моның өчен укытучы мәктәптә кимендә 3 ел эшләгән булырга тиеш һәм сертификат алганнан соңында да тагын 5 ел мәктәптә эшләве таләп ителә, – диде Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Рәмис Мөҗипов.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading