16+

Банк картасы урынына NFC-стикер, фейкны ничек танырга һәм карта ни өчен блоклана?

Өстенлекләреннән тыш, игътибар итәргә кирәкле үзенчәлекләре дә бар.

Банк картасы урынына NFC-стикер, фейкны ничек танырга һәм карта ни өчен блоклана?

Өстенлекләреннән тыш, игътибар итәргә кирәкле үзенчәлекләре дә бар.

Хәзер банк картасын һәрчак үзең белән йөртү мәҗбүри түгел. Бүген аны кечкенә генә түләү стикеры алыштыра ала. NFC-чип урнаштырылган бу җайланма контактсыз түләү мөмкинлеге бирә. Стикерны телефонга, ачкычка яки башка җайланмага ябыштырып йөртергә мөмкин. Әмма аның өстенлекләре белән беррәттән, игътибар итәргә кирәкле үзенчәлекләре дә бар. Шулар хакында сөйлибез.

NFC-стикер ничек эшли?

Стикер банк картасына яки исәп-хисап счетына бәйләнгән. Әмма аның өстендә карта хуҗасының исеме, карта номеры һәм гамәлдә булу вакыты кебек мәгълүматлар юк.

NFC-чип гадәти карта реквизитлары урынына махсус цифрлы токен тапшыра. Аннары мәгълүмат түләү системасына һәм банкка җибәрелә.

Стикер белән ничек түләргә?

Стикер ярдәмендә түләү контактсыз түләү мөмкинлеге булган барлык урыннарда да гамәлдә.

Әгәр сатып алу суммасы зур булмаса, ПИН-код кертергә кирәкми. Гадәттә лимит – 3 мең сумга кадәр. Зуррак сумма өчен гадәти банк картасы кебек ПИН-код кертелә.

Өстенлекләре

банк картасын үзең белән йөртү кирәк түгел; 

стикер белән түләгәндә картадагы барлык кэшбэклар һәм бонуслар саклана; 

телефонның заряды беткән очракта да кулланып була. 

Кимчелекләре

стикерны, гадәттә, өстәмә түләүгә чыгаралар (650-900 сум), әзерләү вакыты – 10 көнгә кадәр; 

стикерны югалту яки бозу җиңелрәк; 

аны телефон тышлыгы астына ябыштырырга киңәш ителми – чип начаррак укыла, шуңа күрә түләү узмаска мөмкин; 

стикер белән офлайн кибетләрдә генә түләргә мөмкин, ә акчаны NFC ярдәмендә генә эшли торган банкоматларда алырга була. 

Түләү стикеры никадәр куркынычсыз?

Стикерда карта реквизитлары юк. Шуңа күрә ул югалса да, чит кешеләр сезнең карта мәгълүматларын белә алмаячак.

Ләкин стикерны блоклаганчы, аны зур булмаган суммаларга түләү өчен кулланырга мөмкин.

Куркынычны ничек киметергә?

көнлек чыгымнар лимитын билгеләгез; 

акча салдыру мөмкинлеген тыегыз.

Стикерны ничек алырга?

Банкка мөрәҗәгать итегез яки мобиль кушымтада әлеге хезмәтне табыгыз. Стикерны кайсы картага бәйләп була икәнен ачыклагыз.

Аннары стикерны банк бүлегеннән алып китәргә, курьер аша китертергә яки почта белән җибәрүне сорарга мөмкин.

Бу – фейк!

Дөрес хәбәрне фейктан аеру өчен мәгълүматны дөрес тикшерә белергә кирәк. Ялган хәбәрләрне танырга өйрәник әле.

Чыганакка игътибар итегез

Дәүләт органнары, рәсми учреждениеләр һәм хезмәтләрнең рәсми сайтларына ышанырга мөмкин. Ә менә авторы билгесез каналлар һәм социаль челтәрләрдәге язмалар еш кына уйдырма «сенсацияләр» тарата.

Мәгълүматның дөреслегенә инанырга теләсәгез, аны берничә рәсми чыганактан тикшерегез. «Билгеле булганча», «Шаһитлар хәбәр итә», «Белгечләр фикеренчә» кебек гомуми сүзләргә генә таянмагыз.

Кычкырып торган башисемнәргә ышанмагыз

«Ашыгыч!», «Шок!», «Моны сездән яшерделәр!», «Барысы да паникада!» кебек сүзләр кулланылган башисемнәр шик уятырга тиеш. Мондый язмалар артында еш кына фейк хәбәрләр яшеренә.

Фото һәм видео һәр чакта да дәлил түгел

Яңалыкка беркетелгән фото яки видео иске булырга, монтажланган булырга яисә бөтенләй башка вакыйгага кагылырга мөмкин. Шуңа күрә аларның кайда, кайчан һәм нинди шартларда төшерелгәненә игътибар итегез.

«Серле» документларга сак карагыз

«Тиз арада таратыгыз», «Яшерен документны тараттылар», «Серле боерык» кебек хәбәрләрне аеруча җентекләп тикшерергә кирәк. Онытмагыз: рәсми документлар бары тик рәсми чыганакларда гына басыла.

Комментарийлар дөреслек күрсәткече түгел

Пост астындагы күпсанлы фикерләр дә, лайклар да аның дөрес булуын аңлатмый. Аларны ботлар ярдәмендә ясалма рәвештә арттырылырга мөмкин.

Истә тотыгыз!

Хәтта зур һәм абруйлы массакүләм мәгълүмат чаралары да ялгышырга мөмкин. Шуңа күрә теләсә кайсы мәгълүматка тәнкыйди караш белән карагыз һәм аны һәрвакыт берничә ышанычлы чыганак аша тикшерегез.

Син мошенник түгелме?

Көтмәгәндә банк тарафыннан картаны куллануга чикләү кертелүе һәркем өчен күңелсез хәл. Әмма күп очракта бу мошенниклардан саклау чарасы булып тора. Кайсы очракларда банк картаны куллануны вакытлыча чикләргә хокуклы, нинди гамәлләр шик тудыра һәм картаны яңадан ничек активлаштырырга мөмкин? Бу хакта гамәлдәге законнар һәм белгечләр киңәшләре нигезендә аңлатабыз.

Законнар нәрсә ди?

161-ФЗ номерлы закон нигезендә, мошенниклык билгеләре ачыкланса, банк картаны куллануны вакытлыча чикләргә тиеш. Әмма счетка акча кертергә мөмкин, шулай ук аны банкка паспорт белән килеп алырга да була.

115-ФЗ номерлы закон буенча акча юу, салым түләүдән качу яки террорчылыкны финанслау шикләре булганда, картага гына түгел, ә счетка да чикләү кертелә.

Ни өчен картаны блокларга мөмкиннәр?

Россия Банкы мошенниклык билгеләренең махсус исемлеген булдырган. Әгәр акча күчерү шул билгеләрнең кимендә берсенә туры килсә, операция шунда ук туктатыла, ә картага блок салына. 

Әйтик:

Гадәти булмаган операцияләр. Мәсәлән, пенсионер, гадәттә, карта белән кибеттә генә түли, әмма кинәт берничә мәртәбә  зур суммада акча күчерә.

Клиент соңгы ярты елда акча җибәрмәгән кешегә акча күчерә. Моңа кадәр ул үзенең башка банктагы счетыннан СБП аша 200 мең сумнан артык акча күчергән булган.

Банк клиент җайланмасында шикле гамәлләр ачыклаган. Мәсәлән, акча күчерүгә ике тәүлек кала зарарлы программа урнаштырылган яки онлайн-банкта яисә «Дәүләт хезмәтләре» порталында телефон номеры үзгәртелгән.

Банкка ниндидер оешмалардан хәбәр килгән. Әйтик, элемтә операторы акча күчерүчегә шикле шалтыратулар йә SMS-хәбәрләр булуны теркәгән.

Ни өчен ялгышлыклар килеп чыга?

Банк системасы кешеләрнең акчасын саклау юнәлешендә эшли. Әмма оешма кайчак ялгышырга да мөмкин. Мәсәлән, кеше үзмәшгуль булып эшли башлаган һәм көненә төрле кешеләрдән 10нан артык акча күчерү теркәлгән. Система моны «дропперлык», ягъни акча юу схемасында катнашу дип бәяләргә мөмкин.

Картаны ничек яңадан эшләтеп җибәрергә?

Банктан блоклау сәбәпләре турында язмача аңлатма һәм операциянең законлы булуын раслау өчен кирәкле документлар исемлеген сорагыз. 

Кирәкле документларны җыегыз, фотога төшерегез. Әгәр банк сораулар бирсә, аңлатма языгыз. 

Барлык документларны банкка тапшырыгыз. Иң яхшысы – шәхсән үзегез илтү, әмма аларны ярдәм чаты яки электрон почта аша да җибәрергә мөмкин.

Документлар кабул ителүен хезмәткәр расларга тиеш.

Банк картаны куллануны чикләмәсен өчен

Зур яки гадәти булмаган операция планлаштырасыз икән, банкны алдан ук кисәтегез.

Телефон номерын алыштырганда, банк кушымтасындагы мәгълүматларны яңартыгыз һәм 2-3 көн дәвамында зур күләмдә акча күчермәгез.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading